Доллар тәмам гаҗиз итте

Доллар тәмам гаҗиз итте

Долларга чираттагы тапкыр кизәнмәкчеләр: Петербургта узган халыкара икътисадый форумда Русия финанс министры Антон Силуанов Русиянең милли иминлек фондының валюта активларыннан долларның чыгарылуы турында белдерде. Бу фонд илнең кара көнгә запасы, димәк анда доллар булмаячак. Бүген фондның 35әр проценты доллар һәм евро белән тупланган иде. Калган өлешне Кытай юаны, Британия фунты һәм япон иены бүлешә. Доллар урынына алтын барлыкка киләчәк, евро белән юань артачак.

Минем тормышымда долларга карата негатив мөнәсәбәт белдерергә омтылу, аны тыярга, хәтта ярамаган сүз итеп кабул итәргә маташу беренче тапкыр гына түгел инде. Кизәнә торалар – доллар яши бирә. Долларны бетерергә дигән тәкъдимнәр яңгырый башлаган 2 меңенче еллар башыннан соң инде долларның бәясе котчыккыч дәрәҗәдә кыйммәтләнде. 1998нче елда акча алышынганнан соң 1 доллар 5-6 сум торса, 23 елдан соң 74 сумга җитте. Узган 2020нче елда гына да доллар рубльгә карата 19 процентка кыйммәтләнгән. Ничек кенә теләмик, ничек кенә хыялланмыйк, кем әйтмешли, яшел акча янында үзебезнең «деревянный»лар үтә дә мескен булып күренә, әле алга таба да мескенләнүен дәвам итәчәк. Доллардан җирәнергә чакыручы шул ук патриотларыбыз да чит илләрдә дәваланганда, андагы виллаларында ял иткәндә рубль күтәреп йөрми, доллар белән евроны кыштырдата.

Русия киң күңелле, ярдәмчел мәмләкәт. Без бик күпләргә булышабыз, бурычларын гафу да итәбез. Тик без булышкан дәүләтләр ни өчендер демократик казанышларга ирешкән илләр тарафыннан хөрмәт ителми, кеше хокуклары кысыла, дип санкцияләргә эләгә. Менә шундый дусларыбызга да рубльләтә булышмыйбыз – доллар бирәбез. Әнә чүт кенә канәфиен саклап калган Лукашенко дустыбызга да рубль түгел, доллар тоттырдык. Минскидагы вәзгыять киеренкеләнгәч, Лукашенконың позициясен ныгытырга, оппозицияне авызлыкларга көч структураларын көчәйтергә бу ярдәм бик ярап куйды. 2020нче елның декабрендә Русия Беларуська 1 миллиард доллар бирде. Гомумән, без соңгы 20 елда шушы күршебезгә 137 миллиард доллар тоттырганбыз. Бу бурычларның кире кайтарылачагы икеле, әлбәттә. Сүз уңаенда искәртим: Русия кемгәдер булыша икән, ул ярдәм русиялеләрнең үзләреннән арткан өлеш дияргә җирлек юк. Пенсионерлар тиеннәрен саный, гаиләсен тәэмин итәр өчен кеше берничә эштә бил бөгә… Башкалар Русия газын якканда, ватандашларыбызның 69 проценты гына табигатьнең бу бүләгеннән файдалана ала.

Кыскасы, долларсыз алыш биреш, долларсыз зона булдыру мөмкин түгел әле. Доллар богауларыннан котыла алсак, безгә АКШның санкцияләре дә чүп кенә булыр иде дә, тик, юк шул… Димәк, сәясәтчеләр тарафыннан долларны санга сукмаска чакырулар, әлегә буш сафсата гына булып кала. Бу гына АКШ һәм Европа илләре санкцияләренең тискәре йогынтысыннан коткара алмас.

Минем әлеге мәкаләмне укып утыручы пенсионер, бу Илфат ни дип доллар турында чүбек чәйни инде, диядер бәлкем. Әйе, безнең халыкның кулында доллар юк дәрәҗәсендә. Әмма бар тормышыбыз безнең кесәбездә булмаган шул долларга барып төртелә. Менә әле генә АЗСлардагы бензин хакларын алыштырдылар. Металл янына килә торган түгел. Кибеттә гел яңа бәяләр. Һәм… менә сез кулыгызга алган газетабыз да кыйммәтләнә. Чөнки урман илендә яшәп без кәгазьне чит илдән сатып алабыз, буяулары чит илнеке. Почта бар чыгымнарын шул доллар белән үлчәп безгә яңа тарифлар белдерә. Кыскасы бәяләр арта.

Исегезгә төшерәм: 7 – 17нче июнь аралыгында газеталарыбызга ташламалы язылу мөмкинлеге бар. Бары шушы ункөнлектә генә «Безнең гәҗит» 98 сум 94 тиенгә, ә «Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗите»нең һәркайсы 31 сум 50 тиенгә арзанрак буласы. Мөмкинлекне файдаланып калыгыз.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии