ГАЗЕТА КИЛМӘСӘ, ПОЧТАДАН СОРА!

ГАЗЕТА КИЛМӘСӘ, ПОЧТАДАН СОРА!

2011нче елның икенче яртысына газета–журналларга язылуның иң кызган чагы. Бүген матбугат базары зур. Нинди газета телисең, шунысына языл. Әлбәттә, булсынга эшләүчеләр дә бар, җиңелчә генә, аннан урлап, моннан күчереп көн уздырырга алынган редакцияләр дә яши. Ничек кенә булса да, халык табар үзенә кирәкле басмасын, дип уйлыйм. Административ ресурслар кулланып мәҗбүри яздырту гына булмасын. Юкса, бүген газетага яздыру да, сайлаулар кебек үк: хакимият хәл итә кайсы газетаны укыйсын. Шуңа күрә, мәҗбүри яздыру очракларын безгә җиткерегез. Ул булырга тиеш түгел. Газеталар сайлаганда, каталогны карарга иренмәгез, аның чыгу ешлыгына игътибар итегез, һәм мөһим фактор – граммына да күз салыгыз. Газетаның граммы аның калынлыгына бәйле. Шуннан чыгып, бәяләрне чагыштырып карагыз.

«БГ»га язылыгыз, дип өндәмибез. Әмма киңәшем шул: укыган газетагызда эчтәлеккә игътибар итегез. Аннан соң, аның битләре реклама белән тулмаганмы? «»тә рекламага урын юк. Бары укучыларыбыз мәнфәгатен генә кайгыртабыз. «» республика каталогында 76нчы биттә, Татар­станда 6 айга язылу хакы – 270 сум.

Инде хәбәр иткәнебезчә, «Безнең гәҗит» газетасы укучылар игътибарына тагын өр-яңа басмалар тәкъдим итә.

1. «Могҗизалы дөнья». (Индексы: 16215. Каталогта 84нче бит). 2 айга бер чыга, язылу хакы – 36 сум. Газета 16 битле. Тормышыбыздагы серле, гаҗәп хәлләр турында. Сәер вакыйгаларга дини, дөньяви гыйлем ярдәмендә аңлатмалар бирә.

2. «Серләр гәҗите». (Индексы: 16109. Каталогта 87нче бит). Ул «БГ»ның сериал битенә сыймаган мавыктыргыч хикәя-повестьлардан тора. Ә авторлар – укучылар үзләре. 32 битле роман-газета. 2 айга бер чыга. Бәясе – 60 сум.

3. «Шифалы гәҗит» (Индексы: 16080. Каталогта 89нчы бит).

Дару үләннәрен кайчан җыярга, алар белән ничек дәваланырга, иң мөһиме, ничек авырмаска өйрәнербез. 16 битле. Айга бер тапкыр чыга. Бәясе – 72 сум.

4. «Мыштым тема» (Индексы: 16108. Каталогта 84нче бит).

Балаларны ничек инсафлы итеп тәрбияләргә, җенси темаларга ничек сөйләшергә? Үзебезне борчыган яшерен сорауларга җавап бирә алучы акыллы киңәшче-сердәш булачак бу газета. Чөнки дини күзлектән белгечләр теле белән гаилә, тәрбия мәсьәләләрен яктыртачакбыз. 2 айга бер чыга. Бәясе – 36 сум. 16 битле.

Яңа газеталарга Татарстаннан читтә язылып булмый, әмма аны редакциядән соратып алырга мөмкин.

Татарстан почта бүлекчәләрендә яңа чыккан газеталарның реклама үрнәкләре булырга тиеш. Беренче ярты еллыкка язылучылар аны инде өйләренә үк алды. Әгәр килмәгән булса, почтадан сорагыз һәм редакциягә шалтыраты­гыз. Аларны, танышу өчен, редакциягә килеп, я соратып алырга була (бушлай). 89046714090 телефонына адресыгызны күрсәтеп СМС юллагыз, я 2487040 телефонына шалтыратыгыз.

Почтада аңлашылмау очраклары турында да редакциягә хәбәр итүегез сорала. Кызганычка каршы, газеталарның килми калу очраклары турында еш ишетелә. Бу хәлләрне редакциягә җиткерсәгез иде. Редакция почтаның эшен нык­лы контрольдә тота. Һәр очрак тикшерелә. Редакция укучылары алдында үз вазыйфасын үти, почтаның да үз эшен тиешенчә башкаруын таләп итик.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии