- 08.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №14 (9 апрель)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Менә тагын вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланды. Дәүләт мәгълүмат җиткерү эшен чираттагы тапкыр төп башына утыртты. Мин моны сүз иреген кысуның аерым бер яшертен, икътисадый ысулы дип кабул итәм.
Инде «Дождь» телекомпаниясе СОҢГЫ СУЛЫШын ала: телефон хокукы кушуы аша юкка чыгарыла. Юк, ул тыелмый. Әмма телетапшыруларны халыкка җиткерүче операторлар, үзара көндәш булсалар да, бу очракта кинәт кенә берләштеләр һәм «Дождь»ны сүндереп куйдылар. Әле өстәвенә бина хуҗасы да чыгып китәргә боера. Бинасыз, тамашачысыз телеканал нишли ала?! Җитәкчесенең фатирына күчсә генә инде, анда да күршеләре табылыр шикаять язарга, язмаса, киңәш итәрләр, зарланыгыз, журналистлар сезгә дә комачау итәләр, диярләр… Ә бездә халык бердәм, тыңлаучан. Әнә бит Украинадагы хәлләр өчен нинди югары рух кичердек. Тик нигәдер, дөнья җәмәгатьчелеге алдында, Кырым татарлары алдында чираттагы тапкыр оялдым мин үзебез өчен. Безнең ватаныбыз саналган Русия нәзакәтләнеп тормый шул. Дөнья кануннары, халыкара нормалар «непочем». Мондый вәзгытьне аңны томалап, кешеләрдә башкача фикерләү сәләтен юкка чыгарып кына алгарып була бит. Шуңа күрә бүген тышкы дошманнар табып, аларга карата бар халыкта нәфрәт уятырга кирәк. Ә бу цензура, ирексез сүз ярдәмендә генә мөмкин. Узган атнада БУ ХАКТА тәфсилләп яздым. Сүзем сүз ирегенең Русиядәге бар матбугатны хәерчелек хәленә төшереп, кысылуы турында.
Әйе, 1нче апрельдән вакытлы матбугатка язылу хакы 40–80%ка артты. Редакцияләр үз хакларын арттырмады, ПОЧТА КЫЙММӘТЛӘНДЕ. Әйтик, «Безнең гәҗит»кә 2014нче елның икенче яртысына 6 айга 31нче мартка кадәр 339 сумга язылып калып булса, инде 1нче апрельдән аның язылу хакы – 447 сум. 108 сум аерма. Һәм бу арту почтаның үз хезмәте тарифлары күтәрелүе генә. Редакция бәя күтәрмәде. Шунысы аяныч, тарифлар әлегәчә билгесез булды.
Сырхау кыяфәттә булса да, бүген Русиядә СҮЗ ИРЕГЕ бар дим мин, дөресрәге әле ул үлмәгән. Димәк, ачыктан ачык тыю ярамый, МАТБУГАТНЫ ҮЗ ҮЛЕМЕ белән үлә торган хәлгә куярга кирәк. Дәүләт шундый фикергә килгән, күрәсең. Юкса, почтага бирелә торган субсидияне туктатмас иде. Сәбәбе – бюджетта мөмкинлекләр юк. Моңарчы Русиядә язылу кампаниясе өчен 9 млд.сум кирәк булган. Аның өчесен почта язылудан үзе эшләгән, ә өчесен дәүләт биргән. Калган җитмәгән 3 миллиардны почта башка эшләрдән кергән табыш хисабына каплап барган. Димәк 6 млд.сум җитми. Дәүләттә бу акча юкмы? Кораллануга ничә миллиардлар исраф ителә?! Шул ук Украинада гына да ничә миллиард сумнар юкка чыкты? Сугышка акча бар, ә матбугатка юк. Хәер, спортка да күпме акчалар бирелә. Казандагы Универсиада, Сочидагы Олимпиада дөньяда иң кыйммәтле спорт ярышлары булды. Бюджет боларга түзә. Ә менә барлы-юклы матбугатны яшәтер, халыкка ирекле мәгълүмат җиткерү өчен – 3–6 миллиард сумга – юк, түзә алмый, әллә теләмиме?!
Әлеге бәяннән чыгып шуны гына әйтә алам, Русия хакимияте сүз ирегенә каршы кануннар, һәм артык туры сүзле, дөреслекне тасвирлаучы коллективларга аерым һөҗүм белән генә түгел, ә БАРЛЫК ЖУРНАЛИСТИКАНЫ БУЙСЫНДЫРУ өчен киң масштаблы фронт ачты. Бу икътисадый вәзгыятьтә дәүләт карамагындагы басмалар түгел, ә беренче чиратта бәйсез һәм ярдәм алмый эшләүче басмалар зыян күрәчәк. Дәүләт хисабына яшәүчеләргә дә җиңел булмас, әмма хакимият аларны берләштереп булса да, үз карамагында яшәтеп калачак. Аз хезмәт хаклары алып эшләүче журналистлары, үзләрен эшләткәнгә рәхмәт йөзеннән, ни кушсалар – шуны язарлар.
Бу минем ерак киләчәккә фаразым түгел. Инде мин 2015нче елны ук өркеп көтәм. Әле бу язда үскән бәяләр – башы гына. Көзен тагын күтәрелер ул. Евро-долларга карата рубльнең мәтәлүе аркасында кәгазь–буяулар да кыйммәтләнеп, нәшриятлар да тарифларын арттырырга мәҗбүр. 30 елдан артык журналистикада, 2 дистәләп ел газета белән бәйле эшчәнлегем аша чыгып әйтә алам, хакимият үтә хәйләкәр. Аның планнары тормышка ашса, сүз иреге кануннар аша гына авызлыкланмас, ә бәлки ирекле сүзне язар урын да калмас.
Әлеге вәзгыятьтән чыгып, ни эшләргә була соң? Әлбәттә, зарланып кына утырырга түгел. Хәрәкәт итәргә. Почтадан тыш АЛЬТЕРНАТИВ ТАРАТУ ЫСУЛЛАРЫн эзләргә. Газета-журналлар җитәкчеләренә бер өстәл артына утырып киңәшләшеп, кризистан чыгу юлларын бергәләп эзләргә. Әйтик, сәламәт көндәшлек булдырган хәлдә, бар басмаларны да укучыларга үзебезгә илтеп бирү. Бу «Безнең гәҗит» ялгыз булганда икътисадый яктан мөмкин түгел. Ә менә дистәләп булып берләшсәк – була. Ә урында укучылар кайсыбызны сайлый, бу аның эше. Кызганыч, бүген мондый берләшү тәкъдимен дәүләт тарафыннан финанслана торган басма җитәкчеләреннән ишеткәнем юк, бу хакта башын авырттырырга тиешле «Татмедия» да тыныч яши. Ә мин үзебез турында ГАЙБӘТЛӘР ГЕНӘ ИШЕТӘМ. Социаль челтәрләрдә борчылып мөрәҗәгать итүчеләр бар: «Язылган идек инде, «Безнең гәҗит» ябыла икән, дип әйтәләр…» дигән сүзләргә ничек аптырамыйсың?! Кайдан ишеттең дигәч, эштә сөйләшәләр, кемдер кайдадыр әйткән… Ә бу сүзләрне гади укучы түгел, иманым камил, миндә көндәшче күргән, үзе булдыра алмаган коллегалар тарата. Мондый сүзләр, журналистлары, мәкалә язу урынына, абунәчеләр җыю планын үтәү белән шөгыльләнгән редакцияләрдә туа.
Юк, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» ЯБЫЛМЫЙ, киресенчә, инде бүгенге көнгә үк 10 мең кеше язылып өлгергән аңа. Әле язылу кампаниясе башланды гына. Озакламый «Абунәче ункөнлеге» булачак. Мин укучыларыбызга аңарчы язылмый торырга киңәш итәм. Арзанаюны көтегез.
Һәм тагын бер гозерем: мәктәпләрдә, башка бюджет оешмаларында аерым газета-журналларга мәҗбүри яздыру соңгы елларда инде гадәти хәлгә әверелде. Рәсми даирәләрдә, андый хәл юк диләр, ә халык зарлана. Быел мондый гаделсезлеккә бергәләп чик куыйк. Кайда мәҗбүри яздырту оештырыла, безгә хәбәр җиткерегез. Аноним калачаксыз. Ә мәсьәләне журналистларыбыз урынга барып тикшерәчәк. МӘҖБҮРИ ЯЗДЫРУ ЗАКОНСЫЗ ГАМӘЛ. Алайса, газетабызның узган санында инде бер хат басылды. Бүген укытучы кемдер әйткән басмаларга да, районга килгән артистларга да мәҗбүри язылырга-йөрергә тиеш икән.
Укучыларыбыз белән без вакытлы матбугатка язылу кампаниясенең монысын да ерып чыгарбыз, бергә булырбыз, аерылышмабыз, бергәләшеп, кызыклы, мавыктыргыч, кыю гәҗит нәшер итәрбез, дип өметләнәм.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
«Безнең гәҗит»не кем ябарга тели?,

Комментарии