Сугышлар булмас, тик тынычлыгы да юк...

Сугышлар булмас, тик тынычлыгы да юк...

Инде менә ничә атна Русия Кадыровны сөйли. Аның журналистларга йодрык күрсәтүе, экс-федераль судья гаиләсенә шәхси үче булуы, аларны физик яктан юк итү белән янавы турындагы бәхәсләр Украина тирәсендәге вәзгыятьне дә томан артына кертеп җибәрде сыман. Мин газетабызның 26нчы гыйнвар санында бу җәнҗал турында тәфсилләп язган идем инде. Русиядә урнаштырылган хакимият вертикаленең ныклыгына шигемне дә белдердем. Элеккеге Югары суд судьясы Сәид Янгулбаевның балалары ачыктан-ачык Кадыровны тәнкыйтьләүләре аркасында килеп чыккан низаг, тулаем Мәскәүдән биргән акчага яшәп тә, Чечнядагы хакимиятнең үз кагыйдәләре буенча яшәүләре турында әйттем. Төнлә Нижгардан судьяның хатыны Заримә ханымны өстенә дә кияргә бирмичә, яланаяк кар өстеннән машинага төртеп кертеп Грозныйга алып киткәннәрен дә күрдек. Шикәр диабеты белән чирләүче ханым үзен ничек хис итәдер, бу хакта ышандырырлык мәгълүмат юк. Аның гаебе юк иде үзе, шаһид буларак кына урланды ул, хәзер бар: Заримә ханым Грозныйда полиция хезмәткәрен кыйнаган. Безнең көч структураларында эшләүчеләр бик бәллүр бит, аз гына кагылып китсәң дә зыян күрәләр...

Менә шундый тамаша, һәм ул дәвам итә. Кремль дәшми, дәшсә дә, күрмәмешкә салыша. Дөрес Кадыров тиз генә Кремльгә чакыртып алынды, ул төнлә Путин белән очрашты. Әмма бу очрашудан ул бик канәгать калды, аңлашу таптык, дип белдерде. Димәк, аңа, чамалап, дигән кисәтү ясалмаганга охшаган. Әле шул очрашудан күп вакыт үтмәде, Сәид Янгулбаевтан судья кагылгысызлыгы да алынды. Димәк, аның хәзер башын кисәргә ярый инде. Әйе, Русия ДәүДумасында «Бердәм Русия» фиркасе вәкиле Адам Делимханов Янгулбаев гаиләсен кан дошманы итеп игълан итте, әле бу мөрәҗәгатьне урысчага тәрҗемә итүче булса, аны да шушы язмыш көтә, димәк башларын кисәчәкләр, дип куркытты. Мин мөрәҗәгатьне татарча гына шәрехлим, бәлкем, татарча әйтүченең башын кисмиләрдер, дип өметләнәм.

Мондый мөрәҗәгатьләрдән янаулардан куркып калдым: без нинди илдә яшибез?! Бездә кануннар хакимлек итәме, әллә шундый бандитлар вәзгыятеме? Әгәр мин шундый янау белән чыксам, ни булыр иде икән? Бездә ризасызлык петицияләренә, аккаунтларга лайк куйсаң да террорчы дип хөкем итәргә мөмкиннәр бит. Ә монда башларыгызны кисәчәкбез дип ачыктан-ачык яныйлар. Судсыз да кемнәрнедер террорчы дип атарга мөмкиннәр. Безнең илебездә үлем җәзасы бетерелгән. Ә монда судсыз-нисез башларны кисмәкчеләр. Кая барабыз?!

Мәрхүм Борис Немцовның дусты, сәясәтче Илья Яшин Кадыровка ачыктан ачык видеомөрәҗәгать белән чыкты. Ул куйган сораулар арасында мин әйткәннәре дә бар. Илья Яшин Кадыровның отставкасын таләп итеп петиция игълан итте. Әлеге мәкалә язылган вакытта аны инде 123 меңгә якын кеше имзалаган иде. Бу 1 тәүлек эчендә җыелган имзалар. Мин дә имзаладым. Минем фикерем, көч куллану, бандитларча эш итү Русиядә булырга тиеш түгел. Ул илне фаҗигагә, бөлгенлеккә китерә. Бары тик законнар хакимлеге булганда гына алгарыш өметле булыр.

Миннән Украина белән сугыш булырмы, дип тә еш сорыйлар. Юктыр, бу мәгълүмати яссылыктагы сугыш кына булып калыр сыман, шөкер. Дөресрәге, хәрби низаг булу ихтималы вакыты үтеп бара. Чөнки бу сугыш була калса, аның бәясе бик кыйммәткә төшәчәк: Русия тулаем изоляциядә, моңарчы күрелмәгән икътисадый блокадада калачак. Ә бу моңарчы булган чикләүләр турында, алары баласы гына булган икән дияргә мәҗбүр итәчәк. Аннан соң сугыш корбаннарсыз булмый. Анда кемнәр корбан буласы? Әлбәттә, түрәләрнең, сугыш турында хыялланучыларның туганнары түгел. Бу да ризасызлык протестларын арттырачак.

Гомумән, мин Көнбатыштагы истерияне, паниканы һич аңламыйм. Русия атом бомбасына ия булса да, үз ракеталарын беркайчан да, бер илгә дә төбәмәячәк. Чөнки һәркайда үз кешеләребез бар, алар безнең иминлегебез гарантлары. Шул ук Федераль каналлардан көнбатышка безнең бер сняряд җитә дип янаучы патриотларыбызның да шул снаряд тәгаенләнгән илләрдә, шәһәрләрдә виллалары бар, балалары, оныклары шунда яши, белем ала, үзләре дә шунда барып дәвалана. Бу патриотлар Русиядә хезмәт хакы гына ала бит. Шулай булгач, Русия безгә сугыш куркынычы тудыра, дип чаң кагу, минемчә, ул лаф ору дип кенә бәяләнә ала.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии