Яңа ел төне нәрсә туе һәм сугышлар гына булмасын!

Яңа ел төне нәрсә туе һәм сугышлар гына булмасын!

Туйды кеше, ашап-эчеп туйды
Йоклап туйды, туйды барыннан
– Бу ялларны нигә сузалар соң? –
Ишетелә халык зарыннан.

Кунагыннан туйды авыллар да
Көн дә кызып туйды мунчалар
Хуҗалары бәлеш салып туйды:
– Бәлкем китәр болар туйсалар…

Шәһәр туйды авыл баласыннан
Каникуллар кайчан бетә соң?
Көндә урау чыршы тирәсендә
Туйдырды шул, ни хәл итәсең…

Туйды дөнья озын бу яллардан,
Ялкаулык басты күпләрне
Уфтаналар инде кайберәүләр:
– Ничек күтәрербез, эшкә күтләрне…

Бу яллардан туймаганнар бардыр,
Депутатлар диңгез буенда
Бик тиз үтә көннәр, диеп йөри
Ялны озайту алар уенда.

Туйды халык, эче пошып ята
Жәлләп бушка узган вакытны
Эшкә сусап, җаны әрнеп ята
Мәгънәсез ял булмый шатлыклы!

Мирһади РАЗОВның бу яңа шигыре күрәсең. Әлеге баш мәкаләне язарга җыенганда, аны миңа Аксубай районында яшәүче дустым Искәндәр җибәргән. Мөгаен ул да ялыккандыр инде. Гәрчә авыл кешесе эштән бүленми, аның көнен үткәрергә шөгыле даими җитәрлек. Ә менә шәһәрдә… Мин быел авылыма кайтмаган идем, беркая да сәфәргә дә чыкмадым. Һәм бу каникулның коточкыч күңелсез, ялыктыргыч икәнен аңладым. Кибетләргә йөрер идем, бердән яратмыйм, аннан кирәкмәгәнгә ни калган анда. Оныкларым белән бераз вакыт сарыф итәргә тырыштым, киноларга бардык һ.б.лар. Һәм шушы яллар вакытында үзем өчен бер нәтиҗә чыгардым: Русия мөгаен болай яшәвен дәвам итсә, беркайчан да аягына торып басмас. Гомеребез тоташ бәйрәмнәрдән генә тора сыман. Ә бәйрәмнәр бездә лыкынганчы ашау һәм эчү дип кабул ителә. Бар да спорт мәйданнарына чыкканнардыр, чыршы яннарында, парклардадыр, диярсез. Белмим, халык күмәк төстә спорт белән шөгыльләнәдер, дип әйтә алмыйм. Спортзалга даими йөрим, әмма анда да кеше аз булды. Урамнарда да машиналар юк дәрәҗәсендә. Димәк бер генә уй калка: бар да чын бәйрәм итүен дәвам итә: машинага утырыр иде, авыздан ис килә…

Минем язганым бар инде: чит илләрдәге велосипед юлларына, кешеләрнең урамнарда иркенләп үз хаҗәтләренә велосипедта йөрүләренә кызыгып яшим. Безнең юллар велосипедлар өчен дә, җәяүлеләр өчен дә түгел, хәтта машиналар өчен дә түгелдер… Мөмкинлек булса да, велосипедка утырып эшкә йөрүчеләр күпме булыр икән?! Бер тукталыш өчен дә автобус көтәбез бит. Инде менә үзебезнең ялкаулыгыбызны тагын да куәтләргә депутатларыбыз Яңа ел каникулларын да уйлап таптылар.

Бала чакта кадерле бәйрәм иде ул үзе Яңа ел. Әфлисунлы бәйрәм булып истә калган. Чөнки әфлисунны елга бер генә тапкыр күрә идек, суык бабай гына «алып килә» иде. Бүгенге Кыш бабайларның хәзерге балаларны шаккаттырырга фантазияләре дә җитми инде, ә безгә күп кирәкми иде бит. Шул кибеп беткән әфлисун да ел буе сагынып сөйләргә җитә иде, кабыгын да суырып йөри идек…

Аннан соң мин бүген уйланам, 31нче декабрьдән 1нче гыйнварга күчү 30нчы ноябрьдән 1нче декабрьгә күчүдән ние белән аерыла? Петр 1нче үз вакытында җүләрләнүе аркасында, европалашам дип шашып, аны мәҗбүри кертеп җибәргән дә, менә һаман бәйрәм итәбез. Сәбәбен дә аңламыйбыз, и әзерләнәбез дә соң. Аннан соң башыбыз чатнап ярыласын да беләбез, әмма көтеп алабыз. Чәркәләргә кыйммәт бәяләргә агу сатып алып тутырабыз да, шуңа карап теләкләр телибез: дөньяларның имин, үзебезнең бәхетле булуыбызны шул аракыдан сорыйбыз. Бәхетне чәкештереп «теркәп» куябыз да – гөпелдәтәбез… Шәп безнең традициябез ә!!! Теләкләрне Аллаһыдан гына сорыйсы икәнен дә аңлый алмыйбыз… Кая ул, баш киткән бит, ничә еллар, ничә гасырлар эчәргә өйрәнә торгач… Бу нисбәттән татарларның стажы зур түгел анысы, татар эчәргә сугышта өйрәнеп кайтты, дип сөйли иде элек әбиләр. Шул «боевой 100 г» өйрәткән. Мин бит татар авылында үстем, минем чорда да хәтта туйларда да хатын-кыз алдына чәркә кую юк иде.

Тагын шул традициягә кайтып Яңа елны «сүтик». Ярый, декабрьдән гыйнварга күчеп, өр-яңа ел көннәрен чутлый башлыйк ди, моның берәр магик сере, кодрәте дә булсын, ди… Тик уйлап та карамыйбыз, тормышыбызга нидер телибез, яңа үзгәрешләр ниятлибез икән, аны төнлә түгел, әйтик, кояш чыкканда, көн туганда, табигать уянганда эшләргә кирәктер. Элек яңа ел ул нәкъ менә шул табигать терелгәндә булган да бит, безнең Нәүрүзебез нәкъ менә шул яңа тормышка юл алу, язны каршы алу белән бәйле бит. Ә без яңа елны каршылыйбыз дип төнге 12дә ду килеп бәйрәм итәбез. Минем әнием төнге 12дә мунчага да керергә ярамый дия иде. Чөнки бу шайтан туе вакыты, җыен пычрак яман көчләр тантана иткән вакыт. Без дә дусларыбызны җыеп шундый төнге тантана оештырабыз. Әле, быел фәлән җәнлек елы буласы, ул ни ярата, дип баш ватып табын корабыз.

Быел күсегә ярарга тырышасы… Ул барын да ярата. Аннан җыкланганнар инде?! Авыл тормышын белгәннәр аңлар, мин әле дә килолап агу сатып алып тамакларын «туйдырам», авылымдагы өемдә даими кеше яшәмәсә дә, ашлык булмаса да, һич бетерә торган түгел. Умарта кортларына, бакчадагы җиләк-җимеш агачларына зыян салалар… Шул җәнлеккә ярарга тырышып аны хөрмәтләп эчеп утырырга тиешмен…

Менә шундый бәйрәм үткәрәбез. Ялыктыргыч бәйрәм… Мирхадига рәхмәт, бик дөрес язган…

Булсын иде мондый каникул язын май бәйрәмнәренә… Юк шул депутатларыбызга хәзер кирәк, алар «тегендә» ял итә. Диңгезгә аякларын тыгып эчәләр, ә без монда кышкы салат ашап сыйланабыз. Һәркемнең үз урыны, үз язмышы… Хәмерле табын янында утырырга яраткан халык хакимияткә файдалы ул. Аның протест, ризасызлык белдерергә чамасы да, теләге дә юк, башы да эшләмәскә мөмкин.

2020нче ЕЛ НИ ВӘГЪДӘ ИТӘ СОҢ?

Беркөн «2020нче ел магик көчкә ия, ул мең елга бер генә була, бу хәбәрне 20 кешегә җибәрсәң, бәхетле буласың», дип язылган смс хәбәр килеп төште телефоныма. Мин исә: «бу ялгандыр, 1010нчы елда шулай смслар таратып карадым, барып чыкмады», дип өстәп аны барлык дусларыма тараттым… Күпләр, күңелемне төшермәскә өндәде, сынап карарга кирәк, монысы барып чыкмаса, әле 3030нчы ел бар бит, шунда да таратырсың, диделәр…

Мондый чүп-чар хорафатларга болай көлке итеп түгел, чынлап ышанучылар да юк түгел бит. Без бүген менә шулай ниндидер могҗиза көтеп яшәргә, күрәзәчеләр ни дип әйткән, дип кызыксынырга күнеккән инде. Ә могҗизаны багучылар түгел, үзебез тудырырга тиешбез. Аек акыл белән эш итеп. Аек акыл бигрәк тә ил башындагыларга, халык язмышы өчен җавап бирүчеләргә кирәк. Урыс булмаган халыкларның телләрен печеп түгел, коррупция чәчәк атар өчен шартлар тудырып, үз халкыңны бөлгенлеккә төшерә торган реформалар белән түгел. Протест, ризасызлык белдерергә курыксыннар өчен демократияне бугазлап, законнар иҗат итеп, гаделсез алымнар белән көч кулланып, кешеләрне нахакка төрмәләргә утырту, эзәрлекләү юлы белән түгел.

Мин бүген пошаманда. Әнә Якын Көнчыгышта ниләр булып ята?! Америка Кушма штатлары президенты фәрманы белән Иранга һөҗүм оештырылып, бу суверен дәүләтнең популяр генералы Касем Сөләймани үтерелгәннән соң, хәл чиктән тыш киеренкеләнде. Бүген төнлә Иран АКШның Гыйрактагы хәрби базасына һөҗүм итте. Иран мәгълүматлары АКШның 80 хәрбие юк ителде, дип белдерсә, рәсми АКШ зыян бик зур түгел, үлем юк, дип ышандыра.

Соңгы көннәрдә Иранда АКШ илчелегенә каршы агрессив протест акцияләре уза башлаган иде. Трамп, Тәһранга авиа һөҗүмен үз гражданнарын яклау, дип аклады. Әмма бу һөҗүм аның үзбашлы кабул ителгән карары булып, Американың үзендә дә гаепләү тапты. Дөнья җәмәгатьчелеге дә бу киеренкелеккә борчуга калды. Газетабызга нәшриятка җибәрелер өчен соңгы штрихлар куелган вакытта, АКШ президенты ил халкына вәзгыять уңаеннан белдерү белән чыга иде. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул, АКШ көч кулланудан мөмкин кадәр баш тартачак, дип белдерде. Ышанасы килә, вакыйгалар телетайпыннан аңлашылганча, Трамп ачыктан ачык танымаса да, үзенең ашыгып карар кабул итүен төшенгән сыман. Моңарчы АКШ җиңел генә басып алган, яисә кистереп йогынты ясый ала торган ил түгел Иран. Аның куәте бар, гәрчә хәрби көчләре АКШныкыннан күпкә калышса да. Хәрби хәрәкәтләр киңрәк җәелеп, АКШ Иранны басып алса да тынычлык килмәячәк, АКШ кына түгел, бу басымга теләктәшлек белдергән бар дөнья да яңа террорчылык куркынычын алачак.

Трамп сайлангач безнең илебез бәйрәм иткән иде. Мин шаклар каттым, без инде үз президентларыбызның гел президент булуларына күнеккәнгәме, үзебез өчен дә болай сөенмибез. Америкага бездәге мәгълүм сәясәтче Жириновскийның игезәк сыңары килде дип яздым шул вакытта. Шулай булып чыкты да.

Безнең халык, барына да түзәрбез, сугышлар гына булмасын, дип яши. Бу игътибарны реаль чынбарлыктан читкә юнәлтү, дошманны читтән эзләү белән шөгыльләнүче пропаганда җимеше дип уйлый идем. Ә шулай да «сугышлар гына булмасын» дип теләү актуаль икән әле, мин Трамп кыланмышларыннан шуны аңладым.

Әлбәттә, Якын Көнчыгыштагы вәзгыять нәтиҗәсендә нефть бәясе күтәрелер. Без акчалы булырбыз. Әмма бу безгә бәхет китермәс.

Ә ил эчендәге 20нче елдагы яңа тормышка килгәндә, эшкә керештек, Явыз Иван, Петр беренче кебек тиран патшаларны данларга тырышу, тарихны яңача иҗат итү, телсез калу һәм башка сырхаулыкларыбыздан әле быел гына дәвалана алмабыз.

Иң мөһиме шул: без быел да бергә. «Безнең гәҗит» укучылары кимеми. Күп булыйк, бердәм булыйк. Дөреслекне бергәләп эзлик.

Иң изге теләкләр белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии