Почта... Өмет бармы?

Почта... Өмет бармы?

Русиядә почтаның тәмам җимерелүе турында без бер генә тапкыр язмадык, әле тагын күпме моң-зарлар түгелер, билгесез. Чөнки почта эшчәнлегендә яхшыруга өмет юк дәрәҗәсендә. Газета-журналларның югалуы, язылуда проблемалар булу бер бәла булса, инде хатлар югала, адресатларына барып ирешми. Шундый шартларда «Безнең гәҗит» алга таба басманы саклап калу ниятеннән чыгу ешлыгын айга бер калдырырга мәҗбүр. Газетабыз Яңа елдан А4 форматында 64 битле булып чыгачак. Аналитик язмалар, актуальлеген югалтмый торган мавыктыргыч мәкаләләр белән газетабыз абруен югалтмас, киресенчә, тагын да кадерлерәк дәрәҗәгә күтәрелер, дип өметләнәм. Газетабызның атналык басма форматына әйләнеп кайта алуына өметләнеп, эшләвебезне дәвам итәрбез. 
Инде сүз башым почта турында иде бит. Исегезгә төшерәм, хакимият үзе дә күптән түгел Русия Почтасының торышын «финанс тишеге» сүзләре белән бәяләде. 
Дөнья почтасы нинди икән, бүген сүзем шул хакта булыр. «Коммерсант» басмасы берничә илдәге почта системасын өйрәнгән. Почта бүгенге заманга ярашлы рәвештә бар дөньяда трансформация кичерә. Кайда ничек, ни эшлиләр? «Коммерсант»ның мәкаләсен кыскартып «Безнең гәҗит» укучыларына да тәкъдим итәргә булдым.
АКШ Почта Хезмәте (USPS) 1971нче елдан федераль хакимиятнең бәйсез агентлыгы булып тора. Идарә итү советы әгъзаларының күпчелеге президент тарафыннан Конгресс ризалыгы белән билгеләнә. Закон буенча, почта бүлеге – үз-үзен финанслаучы учреждение, ул почта хезмәтләре күрсәтү керемнәренә яши.
Дөньядагы бүтән почта хезмәтләре кебек, USPS хат алышу күләме кимү сәбәпле финанс кыенлыклары белән очрашты. 2000нче елдан 2021нче финанс елына кадәр аның эшчәнлеге зыянлы булды. 
USPS үз хезмәткәрләренең пенсия фонды түләүләрен 2010нчы елда берничә тапкыр дефолтка куйды. Оешма чыгымнарны оптимальләштерү өчен чаралар күрде, шул исәптән филиаллар һәм сортировкалау үзәкләрен кыскарту, персоналны эшкә алу һәм эш сәгатенә уңайлырак караш, процессларны автоматлаштыру һәм шәхси компанияләргә берничә функция тапшыру оештырылды. Пандемия вакытында Covid тест комплектлары таратылды. Почта сайлауларда да активрак катнаша. 2020нче елда Президент сайлауларында һәр ун америкалының дүртесе почта аша тавыш биргән.
2022нче елда, озак еллар сөйләшүләрдән соң, Конгресс АКШ почта хезмәтен реформалау турында закон кабул итте. Почта хезмәтенә оештыру-техник үзгәрешләр кертелде. Почта хезмәткәрләренең пенсияләрен оешманың оператив керемнәреннән финанслау таләбе бетерелде. Нәтиҗәдә, инфляция чыгымнары күтәрелүгә карамастан, АКШ Почта хезмәте 2022нче финанс елын 56 миллиард доллар чиста керем белән тәмамлады, ә бер ел элек чиста югалту 4,9 миллиард доллар иде.
АЛМАНИЯ дәүләт почта оешмасы Deutsche Bundespost, 1989 һәм 1995нче еллардагы почта реформалары нәтиҗәсендә, өч бәйсез акционерлык җәмгыятенә бүленде: Deutsche Post AG, Deutsche Telekom AG и Deutsche Postbank AG. Беренчесе почта хезмәте күрсәтсә, икенчесе телекоммуникация компаниясенә әйләнде, өченчесе банк булды (хәзер Дойче Банк бүлеге).
Башта, Deutsche Post AG дәүләт контроле астында калды, ләкин аның директорлар советына модернизация процессын башлап җибәргән шәхси секторның тәҗрибәле менеджерлары керде. 2000нче елдан җәмәгать компаниясе булды. Башта акцияләрнең 29%ы сатылды. Хәзерге вакытта акцияләрнең дүрттән өч өлеше ирекле әйләнештә. Дәүләт KfW банкы аша 20,49%ын контрольдә тота.
1990нчы еллар ахырыннан, ул почта, логистика һәм аңа бәйле халыкара хезмәтләр күрсәтүче дистәләгән компанияләрне сатып алып, халыкара дәрәҗәдә киңәйде. Һәм шул 1990нчы еллар башыннан Германия Почтасы зыянга эшләүче дәүләт структурасыннан 200дән артык илдә бизнес алып барган керемле компаниягә әверелде. Ширкәт 2022нче елда 94 миллион евро торган хезмәт күрсәтеп, 5,35 миллион € чиста табыш алды. 
ЯПОНИЯ дәүләт почта монополиясе Japan Post 2000нче еллар башыннан дәүләт корпорациясе булып эшләде. Бу илдәге барлык дәүләт хезмәткәрләренең өчтән берен эш белән тәэмин иткән, иң зур эш бирүче иде. Почта бүлекчәләрендә 2005нче елда 330 триллион йен (3 триллион доллардан артык) акча тупланган банклар һәм иминият офислары системасы эшләде. Япон гаиләләренең якынча 70%ының анда исәп-хисап счетлары һәм страховка контрактлары булган.
Почта хезмәтен хосусыйлаштыру мәсьәләсе озак еллар бәхәсле тема иде. Реформаны яклаучылар җыелган ресурсларны шәхси финанс компанияләренә тапшыру эшне нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирер дип санады, ә оппонентлар тармакта эштән күпләп азат ителүләрдән курыкты.
2005нче елда ул вакыттагы Премьер-Министр Дзюнъитиро Коидзуми инициативасы белән ясалган реформа планы хөкүмәт кризисына һәм парламентны таркатуга китерде. Шулай да, яңа сайлаулардан соң реформа хупланды.
Дәүләт корпорациясе өч бәйсез бүлеккә – почта, Саклык банкы һәм страховка компаниясенә таралды. Инде 2015нче елда ук эш алга китте. 2023нче финанс елында чиста табыш 431 миллиард йен (2,9 миллиард доллар) тәшкил итте. Шул исәптән почта бүлегенең чиста табышы 62,1 миллиард йен (0,4 миллиард доллар) булды, бу узган ел белән чагыштырганда 33% ка кимегән. Почта холдингтагы өч бүлек арасында иң аз керемле булып кала, ләкин соңгы ун елда ул 2017нче елда гына зыянга эшләп алган. 
Бүген Казахстан почтасы да ныклы адымнар белән табышлы юнәлешкә борылып ята. Бары тик Русия почтасында гына алга китеш сизелми. Әнә бүген интернет сәүдә челтәрләре хәтта сәүдә үзәкләренең үкчәсенә басып килә, кеше кирәкле товарын интернеттан соратып ала. Бу эш белән әллә ничә компания шөгыльләнә, ә почта йокымсырап ята. Юкса, аның инде эзгә салынган логистик схемасы эшли иде, яңа компания булдырасы да түгел. Әле дә өмет уятырлык реформалар турында сүз юк. Колак салырга мөмкин булган дөнья үрнәге дә бар. Бүгенге мәкалә шуңа дәлил. Бары тик кибеттәгегә караганда кыйммәтрәк булган үтмәс товар сату челтәрен тотып, кыскартулар белән генә почтаны яшәтергә азаплану сизелә. Кызганыч, иң аз хезмәт хакы бүген почтада. Нинди авыр сугыш елларында да почта эшләгән. Җәмгыять өчен үтә мөһим булган социаль тармакны җимереп ату җиңел, әмма аннан соң аны торгызу мөмкин булырмы икән?! Кызганычка каршы, Русиядә реформалар булсынга оештырылмый бугай, һәрхәлдә, мондый пессимистик карашымны инкарь итәргә дәлилләрне мин белмим.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии