Хөрлек чорында яшәп калыйк... Ул кыска...

Хөрлек чорында яшәп калыйк... Ул кыска...

Сайлаулар җитә. Ул минем тормышымда ничәнчеседер инде, санын чутлый да алмыйм. Тик сценарий берүк: вәгъдәләр, алтын таулар... Һәм хәрәмләшүләр. Демократия институтын уйнап күрсәтү өчен фәлән миллиардлар сумнарда акча да сарыф итәбез.

Фальсификацияләр күп дип чаң кагабыз. Моның булуына ышанмаучы да юк. Минем үземнең дә үз күзләрем белән күргәнем, җинаять эше дип бәяләрлек гамәлләргә юлыкканым бар. Һәр сайлаулардан соң хәрәмләшүләр турында бихисап шикаятьләр турында мәгълүмат чаралары берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә шау итә, дөрес, башлыча бәйсез мәгълүмат чараларында була мондый хәбәрләр, ә дәүләт карамагындагы чыганакларда бар да тәртиптә, бар да әйбәт. Һәм шунысы, минем әлегәчә сайлауларда хәрәмләшүләр турында шикаятьләр буенча җинаять җаваплылыгына тартылган кеше турында ишеткәнем юк, бәлкем мин генә белми калганмындыр.

Быел шаулашып алырбыз. Әнә бит хәрәмләшүләр булачагына инде бүген үк дәлилләр бар. «Новая газета» Мәскәү өлкәсендәге Королевта думага сайлаулар буенча киңәшмәдән язып алынган аудио-язма игълан итте. Анда шәһәр башлыгы киңәшчесе Жанна Прокофьева тавышына охшаган тавышлы кеше сайлауларда җиңүгә ничек ирешергә кирәклеге турында инструктаж үткәрә. «Единая Россия» фиркасе 42–45 процент тавыш җыярга тиеш, ди ул. Бер мандатлы кандидатларның да фамилияләре санап кителә. Аларга тәгаен саннар булдыру таләбе куелмый, бары тик җиңүләрен тәэмин итәргә, дигән бурыч куела. Киңәшмәдә катнашучыларга бу эшне ак бит кебек чиста башкарырга дигән таләп дә әйтелә, беркем казынып, проблема тудыра алмаслык булсын янәсе. Сайлауларга халыкның азрак килүе безгә файдага, дип тә искәртелә киңәшмәдә.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе битарафлык күрсәтмәде үзе: әлеге хәбәр буенча прокуратурага, тикшерү комитетына, Мәскәү өлкәсе губернаторына һәм сайлау комиссиясенә тикшереп хәл итүне, дөрес булса, җинаять эше кузгалтуны сорап мөрәҗәгать итте. Әлегә җавап юк. Ләкин үзем фараз итәм, мөгаен, хәрәмләшүләрнең барлыгын исбатлаучы фактның монысы да сүздә генә калыр, әлеге аудио-язманың үзенең ялган булуын, фактларның дөреслеккә туры килмәвен аңлатырлар. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгеллегенә чираттагы тапкыр ышанырбыз.

БИК РӘХӘТ ЧАК ҖИТТЕ

Сайлаулар алдыннан гел шулай рәхәт булып ала. Әгәр дә депутат канәфиенә омтылучыларның барысын да Думага сайлап шунда утыртып куйсак, икенче көнне үк без гөрләп яшәп китәчәкбез бит җәмәгать. Иң мөһиме, пенсия реформасы юкка чыгарылачак, хатын-кызлар элеккечә 55тән, ирләр – 60тан лаеклы ялга чыгачак. Хезмәт хаклары, пенсияләр артачак. Медицина танып булмаслык дәрәҗәдә яхшырачак. Кыскасы, чираттагы тапкыр, безне бәхетле балачак, бәхетле яшьлек, бәхетле картлык көтә... Шушы кандидатларны йөгереп барып сайлап кына кайтасы моның өчен...

...Ай, Аллам, гәҗит чыгарасы барын да онытып утыра идем, редакциядәгеләр җиргә төшерде. Шундый глобаль тормыш турында хыялланып торганда, гап-гади гәҗит проблемалары барлыгын, андагы язмалардагы хаталар, дизайн турында уйларга кирәклеген искә төшерделәр. Ышанасы килә бит якты киләчәккә. Әнә Путин да сүзендә тора, 2нче сентябрьдән пенсионерларга 10ар мең сум «премия» таратыла башлады. Премия дип ул премия түгел инде, 1 тапкыр бирелә торган ярдәм булганга шулай атадым. Аны алган пенсионерлар сайлауларга күтәренке кәеф белән килеп, сайлау участокларында инструктаж алып, кирәкле кандидатларны якты киләчәгебез өчен урнага ташларга тиеш була.

Ләкин инфляция дигән нәстә бар бит әле. Үзәк банк тарафыннан рәсми инфляция 6,5% дип билгеләнә. Ләкин моңа ышануы кыен. Иң дөрес рәсми сораштырулар үткәрүче ВЦИОМ да, русиялеләрнең 63 проценты инфляциянең күпкә югары булын әйтә, дип игълан итә. «Новая газета» аны үз тикшерүләренә таянып 30 процент дәрәҗәсендә билгели. Димәк, бер тапкыр бирелгән 10 мең сумны пенсионерларыбыз урнаштырыр җай табар микән, дип кайгырасы юк.

«Новая газета» гади арифметика ярдәмендә инфляция дәрәҗәсен исәпләп тә күрсәткән. Миңа да бу кызык тоелды. Газета, сайлауларга карамастан, азык-төлек хакы бик нык күтәрелә, дип нәтиҗә чыгарган. Моны борщ пешереп исәпләп күрсәтә. Мәсәлән, июль аенда шушы ашның бәясе ел башына караганда 13 процентка кыйммәтләнгән. Экономия максатыннан ашка ит салмаска, бәрәңге белән генә пешерергә мөмкин. Ләкин бәрәңгенең дә бәясе артты бит. «2021нче елның беренче яртысында русияленең уртача хезмәт хакына 1232 кило бәрәңге алырга мөмкин иде. Бу 1 ел элек булган күрсәткечкә караганда 447 килограммга азрак. Шулай итеп коронавирус кризисы чорында русияленең хезмәт хакын бәрәңгеләтә исәпләсәк, ул 26,6 процентка кимегән», – дип нәтиҗә ясала газетада.

ИРЕК ИРЕК ВӘГЪДӘ ИТӘ...

Тагын бер мәгълүмат җиткерәсем килә. Шушы «Новая газета» журналисты, якташыбыз Ирек Муртазин бу араларда Татарстанда әвәрәләнә икән. Аның тере журналда калдырган постына юлыктым. «Татарстандагы мәктәпләрдә татар телен мәҗбүриләп укытуга каршы булдым, бу аларның хокукы, бурычы түгел. Әгәр син дәүләт яки муниципалитет хезмәткәре икәнсең, урындагы парламент депутаты, ДәүДумада Татарстанда яшәүчеләрнең мәнфәгатен якларга җыенасың икән, татар телен белергә тиешсең. Кичә мин, Дәүләт Думасына кандидат буларак «Татарстан радиосында» чыгыш ясарга тиеш идем, татар телендә аудио-язма да алып килдем. Шаккаттым, аның тиешенчә расланган тәрҗемәсен дә китерергә тиеш икәнмен бит. Мәскәү җибәргән килешү формасының 3.2.11 пунктында шундый таләп куелган. Ул Татарстанга гына түгел, Башкортстанга да, Чечняга һ.б.ларга юлланган (бар да ВГТРКның филиаллары санала, ред.иск.). Шаккаттым, «Татарстан радиосы» Татарстанда дәүләтнең ике рәсми телендә сөйли. Татар теле дә, рус теле дә тигез хокуклы. Гаҗәп, эшләүче депутатлар һәм хәзерге кандидатлар арасында телгә карата кылынучы бу геноцидка борчылучы юк. Араларында татарлар да бар. Ләкин алар татар теленә төкерәләр мөгаен», – дип сорау куя Ирек Муртазин.

Мин Русиядә милләтара кәефләр ничек икән дип әлеге пост астында комментарийларга да күз салдым. Реакция зур, язучылар да күп.

– Әгәр Мәскәү таләп итә икән, Татарстан хакимияте дә урыс телле кандидатлардан үз чыгышларын татар теленә тәрҗемә итүләрен таләп итәргә тиеш. Юкса, дискриминация килеп чыга.

– Командировкадагы кеше, турист һәм оккупант кына җирле халыкның телен белмәү хокукына ия

– Сезнең татарча чыгышыгыз урыс теллеләрне дискриминацияли. Бәлкем сез фашизм пропагандалыйсыздыр...

– Татар теле нигә кирәк ул?!

– Иван Грозный татарны яулап алып буйсындырган, диюгә бу сүзне әйтүче шунда ук ультра милләтче сафына кертелә, димәк толерантлык татар ягы тарафыннан гына күрсәтелә.

– Иван Грозный татарга цивилизация алып килгән...

Бу кайбер комментарийлар. Мин Ирек Муртазинның тере журналдагы сәхифәсе аша Русиядә милләтара вәзгыятьнең бик үк тәртиптә түгеллеген аңладым.

Ә Ирек үзе сайланса – ирек вәгъдә итә. Ниятен гамәле белән расларга теләпме, Мәскәү күрсәтмәсе нигезендә татар теленә шундый хөрмәтсез карашны прокуратурага шикаять иткән. Русия дәүләт телерадиоширкәте тарафыннан урыннардагы филиалларына юлланган килешүдән өстә телгә алынган татар телен санга сукмау турындагы пунктны юк итүне таләп иткән. Нинди җавап һәм нинди реакция булыр, без бу хакта да мәгълүмат җиткерербез. Шунысын гына әйтәбез, Ирек кандидат буларак яхшы шигарь алган: «Ирек ирек вәгъдә итә». Ул, исегезгә төшерәм, Русия телеканалының Татарстан буенча үз хәбәрчесе дә булды, аннан Татарстан президенты сүзчесе иде, бәхәсләшә-бәхәсләшә бергә эшләдек: мин телевидениедә баш редактор, ул – Кремльдә. Татарстан телерадиокомпаниясеннән ТНВ аерылып чыккач, ул ДТРКны җитәкләде һәм... төрмәгә эләкте. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев аны яла ягуда гаепләп суд хөкеменә тарттырды. Шунысы кызык, Ирек Муртазин сайлау алды чыгышларында боларның берсен дә яшерми, ачыктан ачык сөйли. «Мин барысын да күрдем: Кремльдә эшләдем, төрмәдә утырдым», – ди ул елмаеп. Гайбәткә урын калдырмаска, урлап, талап, кеше үтереп утырмаганлыгын җиткерергә телидер инде...

ХӘРӘМЛӘШҮЛӘРГӘ ҖИРЛЕК АЗРАК КАЛСЫН ӨЧЕН БАРЫРГА!

Сайлау алды көрәшенең иң кызган чагы. Минем һәр сайлауда кабатлый торган сүзем бар: монысы өченчесе. Хәрәмләшүләр булган очракта да бу мөмкин булган соңгы сайлаулардыр, дим. Бәлкем, киләсе сайлауларга моңа ихтыяҗ булмас. Русиядә чын демократия өстенлек итәр, аерым шәхесләр, түрәләр хакимлеге, «бертавыштан яклыйм, түрәм, син хаклы» принцибы бетәр, коррупция, әшнәчелек җиңелер... Өметләник. Ә моңа бәйсез, көчле мәгълүмат чаралары ярдәмендә генә ирешеп була. Без дөрес сүзне ирештерергә, хәрәмләшүләрне фаш итәргә, коррупционерларны җавапка тарттыруны оештырырга тиешбез. Әнә шуңа да почталарның никадәр начар эшләүләренә карамастан, бергә булыйк, бердәм булыйк, дип чакырасым килә.

АРЗАН ЧАКТА ЯЗЫЛ!

1нче сентябрьдән «Безнең гәҗит»кә язылу кампаниясе башланды. Тик искәртәбез, 4нче октябрьдән, 14нче октябрьгә һәм 6нчы декабрьдән 16нчы декабрьгә кадәр абунәче ункөнлекләре буласы. Бары шушы унар көнлек вакытта гына газетабызга язылу хакы 6 айга 720 сум була. Ә башка вакытта ул 819 сум 96 тиен. Димәк, форсатын көтеп 100 сум акчагызны янга калдырырсыз.

Русия буенча тарала торган газетабызга Русия исеме дә өстәлә һәм ул «Безнең гәҗит Россия» дип атала. Аңа абунәче ункөнлекләрендә язылу хакы 84 сумга арзанрак – 744 сум тирәсе була. Башка вакытта 828 сум тирәсе (төгәл бәяне үз җирлегегездәге почтадан белешегез).

Редакциябез тагын 2 гәҗит нәшер итә: «Серләр гәҗите» белән «Шифалы гәҗит»кә 6 айга язылу хакы 286шәр сум 80 тиен булса, абунәче ункөнлекләре вакытында ул 254 сум 10 тиен.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии