- 07.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №35 (7 сентябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Мин артык хыялый бала идем. Йолдызлы кичләрдә ялгызым гына капка төбендә, я йортыбызга терәлеп торган болынлыкка китеп (колхоз фермасының җәйләве шунда корылганчы, бик матур урын иде ул), күккә карап уйланып йөри идем:
– Кайдадыр тереклек бардыр. Анда да безнең кебек бәхетлеләр яшидер, ә бәлкем… Америкадагы кебек интегәләрдер? Нәрсә җитми инде бу капиталистларга, череп барган капитализмлы ил корып, үз тормышларын үзләре ямьсезләп яшиләр. Әле безне яратмыйлар, бездән көнләшәләр, үзләре булдыра алмагач. Без бит киң күңелле, өйрәтер идек үзләренә бәхетле тормыш кору серләрен…
Берәр йолдызда да берәр малай үзенә йолдыз булып күренгән Җиргә карап, минем кебек шулай уйланып утырмый микән?! Аның белән танышасы иде…
… Әлеге уйлар белән хыялланып йөргәннәрем әле дә хәтердә. Хәтта ул чорга карашым, бәям чагылган, уй-кичерешләрем белән сугарылган көндәлегем дә саклана. Әтисез үскән авыр балачагымнан миңа таба Совет мәктәбе җимеше – агитация машинасы продукциясе карап тора. Димәк, коммунизм идеологиясен алга сөрүче кеше тәрбияләү бурычы яхшы үтәлгән, дип нәтиҗә чыгарам бүген.
Һәм бүгенге идеология машинасына күз салам: үзәк телеканаллар ир белән хатын мөнәсәбәтләрен тикшерә, талашалар, әй, ачу килә дә үзләренә. Ничек итеп бар дөньяга чыгып шулай талашып була?! Адәм көлкеләре. Аннан шау килеп җырлап-биеп алабыз да, сериаллар геройлары белән кайгырышып утырабыз: кара әле, монысы тегесенә хыянәт итә, ә бу ахмак берни сизми, әй, үзе дә әллә кем түгел, моннан 20 көн элек булган сериядә нинди генә тамаша күрсәтмәде…
Менә Совет, әй лә, Русия пропаганда машинасы тәкъдим иткән борчылырлык проблемалар шулар. Хәзер бу машина элеккечә аерым идеология тәрбияләми. Идеология, гомумән, юк. Ватанпәрвәрлек тә тәрбияләнми. Бары тик бу ысул белән кешенең игътибары читкә юнәлтелә, чын хакыйкать турында уйларга вакыты да калмый, тора-бара аңы да томалана.
Бүген бездә ике төрле тормыш кайный – берсе телевизорда һәм газеталарда. Икенчесе – реаль тормыш. Анысы башка. Әнә көн саен шалтыраталар: нишлик, балабызны нишләтик, мәктәбебезне ябалар… Уен эшмени, берьюлы 200гә якын мәктәп бит… Кичә бар иде, бүген юк. Тагын бераздан, кайчандыр гөрләп торган мәктәпләр, ишекләре каерылган, тәрәзәләре ватылган ташландык хәлдә, безнең бүгенге реформаторларыбызга һәйкәл булып «балкырлар». Әле завод-фабрикалар, колхозлар җимерелеп беткәч тә, җимерәсе эшләребез җитәрлек икән. Авыл больницаларыннан эстафетаны мәктәпләр алды.
Нишләргә, ничек яратырга соң бу олуг ватаныбызны? Шулай миннән сорамыйча, миңа уңайлымы икән, дип уйлап та карамыйча, больницаны, балам укый торган мәктәпне ябып куйгач, ничек итеп хөрмәт итәргә?!
Илбашлары, сәясәтчеләр бик еш кабатларга ярата: «Русия тезләнгән җиреннән торып басты!» Ул кайчан тезләнгән булган соң, мин көндәлекләремне укып карыйм да – заманында үсмер Илфат тезләнгән илдә яшәмәгән. Ул Ватанын бик яраткан, хөрмәт иткән. Аннан читкә китү турында уйлап та карамаган. Хәтта армиядә бик эшлекле тәкъдим булып, Сочида фатирлы эш табылгач та, туган ягын сагынып, татарча сөйләшергә зар-интизар булып кайткан… Ә бүгенге Илфат нишли? Илфатның бүгенгесе инде күпне күргән, чит илләрдә дә булган. Үзеңнең ниндилегеңне көзгедән карыйсың ич, менә тормышыңны да читкә чыгып карарга кирәк. Ә читтән бар да күренә. Анда син үзеңне гаять мескен итеп тоясың. Мескен булмас идең, әгәр кесәңдәге рубльне анда да куллана, я алыштыра алсаң. Русия акчасы – чит илдә бары тик бәдрәф кәгазе. Әгәр моннан кирәкле күләмдә валюта алыштырып китмәсәң, эшләр хөрти. Шунда үзеңнең әле һаман тезләнгән хәлдә булуыңны аңлыйсың.
Мин үсмер Илфаттан көнләшәм. Яшьлегем өчен түгел (әле картаерга ашыкмыйбыз), ныклы идеаллар, киләчәккә ышанычы булганы өчен. Ә бүген, без – бүген генә яшибез! Иртәгә ничек буласын белмибез. Бар хикмәт шунда. Тормыш кыйммәтләре үзгәрде. Рух ишелде. Бәхетнең нигезе акчада икәнен пропагандалый бүгенге агитация машинасы. Реаль тормыш та шуны раслый… Төрле ток-шоулар, сериаллар арасында, 25нче кадр булып, безнең иң яхшы ил булуыбыз, безнең белән хисаплашулары хакында, «Бердәм Русия» кайгыртуы астында гына тормышыбызның рәтләнәчәге турында ишетәбез. Безне беләләр, бар дөньяның безне генә сөйләгәнен дә ишеттерәләр.
Ә тегендә булучыларның сүзенә ышансаң, без ике ятып бер төшләренә дә кермибез. Хисаплашмыйлар безнең белән. Хәтта без үлеп киткән эстрада йолдызларыбызны да белмиләр анда. Алла апабыз Пугачева да безгә генә – примадонна. Урыс хитларын тыңламыйлар… Хәтта клоунада остасы Жириновскийга да игътибар юк. Булса да, бик аз. Русия туристларына сәерсенеп, өркеп карыйлар. Русия туристы гына кунакханәдәге бер тапкыр киелә торган башмакларны истәлеккә дип, чемоданына тыгып куя, бары ул гына поездда сувенирга дип стаканны урлый, һәм бирелгән кечкенә сабынны өенә алып кайта… Менә шундый әкәмәт кешеләр инде без. Әле мактанабыз. Ә үзебез авырып китсәк тә, аптекага кереп, Венгриядә, Франциядә, АКШта, Һиндстанда эшләнгән дарулар алабыз… Рәхмәт кытайлыларга. Алар безнең өчен генә эшли сыман тоела миңа. Аз гына мантысак, чит ил машиналарына утырырга тырышабыз, ял итәргә дә чит илгә барырга телибез, һәм чит илдә үзебезнең машиналарны, бездә эшләнгән товарларны күзлибез, әмма таба алмыйбыз. Туристлар безгә дә килә. Алар яратып алган сувенирны беләм мин. Чабата сатучыларның эше әйбәт бара. Без яхшы кием-салым, техника алып кайтабыз, ә чит ил туристлары бездән чабата ташый. Шәп бартер бит.
Менә шуннан соң сорыйсы килә: без, чынлап, «зур сигезлек»тә торабызмы ул? Рубль, чынлап та, резервтагы валюта булачакмы? «Тилевизыр»дан шулай сөйлиләр ич. Сәясәтчеләрнең күргән төшләрен чын итеп сөйләмиләрдер бит инде?!
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Чабаталы бартер,

Комментарии