Бу Рамазанда чистарына алмадык

Бу Рамазанда чистарына алмадык

Кеше башына төшкән кайгы – кайгы түгел, ил өстенә төшмәсен, дип җырлау юкка түгелдер. Чынлап та, соңгы вәзгыять бөтен мөселман өммәтенә олы сынау булып килеп төште. Сынатмабызмы, сыналмабызмы, гаепсез булып кала алырбызмы, чын гаеплеләр табылырмы? Бу сораулар бүген үзен Ислам динендә дип санаучылар өчен аеруча мөһим.

Татарстан тарихында кара тап булып язылырлык вакыйгалар күбәеп китте шул. Моңа торгынлык, коррупция упкынына кереп баткан система да гаепледер, шул ук вакытта битарафлыгыбыз да.

Сүзем Татарстандагы мөселманнарны буташтырган, башын әйләндергән, аларны гына түгел, бар дөньяны аптырашта калдырган канлы вәхшилек турында.

Аптыратырлык булды шул. Толерантлык үрнәге дип һәрдаим мактап телгә алынган татар илендә, моңарчы кинолардан күргән һәм Кавказда гына булырга мөмкин дип саналган эш кылынды. Әлбәттә, бу эшнең килеп чыгышы да, шулай ук аны тикшерү эшләре дә, гаеплеләрне эзләү дә, хәтта бу җинаятькә бәя бирү төрлелеге дә гаҗәпләндерә һәм бу вакыйгага мифик серлелек бирә. Рәсми хәбәрләр ышандырмый. Интернетта форумнарны укысаң, рәсми чыганаклардан алынган хәбәрләр астында бөтенләй башка фикерләр урын алган. Рәсми хәбәрләр белән халык фикере аерыла. Һәм бу төрле имеш-мимешләргә сәбәпче булды да. Чираттан тыш җыелган Дәүләт Советы утырышы да, минемчә, хисап өчен генә җыелган иде. Кайбер чыгышларны тыңлаганда музыкаль фон кушасы килеп китте, яхшы әдәби-музыкаль композиция килеп чыгып, ул тәэсирлерәк яңгырар иде. Депутатларга ялларын өзеп, терактка нәфрәт белдерү өчен җыелып торасы булды микән?! Бу вәхшилекне ахмак һәм шул җинаятьне оештырган вәхшиләр генә яклар… Мин бу утырышта, тикшерүнең ничек баруын, күпме мөселманнарның ни өчен рәттән дистәләп кулга алынуын, ни өчен мәгънәсез тентүләр оештырылуын һ.б.ларны белермен дип уйладым. Кызганыч, сорауларым ачык калды. Бу хакта беркем дәшмәде.

БЕЗНЕҢ ӨЧЕН КУРКАЛАР

Бу көннәрдә редакциябезгә шалтыратучылар бик күп булды. Бер тема – 19нчы июль җинаятен кем оештырган, ник шулкадәр мөселман бүген тикшерү бүлекләрендә тотыла, Ислам динен тоту куркыныч була башлады… дип аптырый алар.

Казаннан Фәүзия апа үзенчә нәтиҗә дә чыгарып куйды: «Иртәгә сине асачаклар, дигәч, бауны анда бирәләрме, үзем белән аласымы, дип сораган ди берәү. Безнең халык шулай күндәм шул. Никадәр мөселман кулга алынган. Ә без шуңа риза. Аларның барысы да гаепле түгел бит инде. Сезгә рәхмәт, курыкмыйча сөйлисез. Инде сезгә кыен була күрмәсен», – диде ул, безнең өчен борчылып. Бик күпләр «Безнең гәҗит» журналистлары өчен куркабыз, диләр.

Куркуыгыз урынлы. Мин, 3нче август кичендә, 19нчы июль вакыйгалары белән бәйле рәвештә күпләп кулга алынган мөселманнарга, аларның гаиләләренә ярдәм оештыру өчен Әл-Ислах мәчете каршында булдырылган Мөселман үзәге ифтарында утыра идем. Әрсезләнеп телефоным шалтырый. Өзеп куюыма да игътибар итмәгәч, әле сөйләшә алмыйм, соңрак, дип куймакчы идем, трубкада борчулы тавыш – «Азатлык» радиосы журналисты Наил Алан Прагадан шалтырата: «Тукта, вакыт тап, Искәндәр Сираҗи кулга алынган…»… Бар да әйбәт әлегә, Искәндәр авылга китте, кыска ял алды. Ә иминлек мәсьәләсендә догада торыгыз. Өстебездә болытлар куера, дип җавапладым.

Искәндәр турындагы хәбәрне шактый кеше ишеткән булып чыкты. Миңа тагын да борчылып шалтыратучылар күп булды. Өйдәгеләрне дә куркуга салганнар.

Бу, бары тик ПРОВОКАЦИЯ генә. Кемнәрдер, шул рәвешле, әлегә кадәр төрле карашларны бирергә омтылган, рәсми булмаган фикерләрне дә күрсәтергә җөрьәт иткән басманың авызын томалау, аның хезмәткәрләрен куркыту өчен махсус чыгарган гайбәт. Аңарчы мин дә дусларым аша, аерым органнарны биографиям кызыксындыруын белдем. Искәндәр Сираҗиның да игътибар үзәгендә икәнен ирештерделәр. Әле безне «милләтара низаг чыгаручылар» да итмәкчеләр икән, «тикшерәләр». Бәлкем әле «наркоманнар» да булып куярбыз…

Рәсми булмаган төрле хәбәрләргә ышансаң, 400дән алып 600гә кадәрле мөселман тоткарланган. Безнең әлегә алар арасында булмавыбызга, бары тик резонанс тудыра алу ихтималы, безгә кагылган очракта шау чыгуы гына тоткарлап торганын да белдек. Хактырмы, юктырмы, белмим, бу мәгълүматның дөреслеген без тикшерә алмыйбыз. Әмма «Безнең гәҗит» томаланса, бик тә ипле булыр иде. Тик көч кулланыр алдыннан кайберәүләргә аек акыллы булу да кирәк, дип киңәш итә алам. «БГ» бүген үз сүзен кыю рәвештә һәм ишетерлек итеп әйтә ала торган бердәнбер басма, дисәм дә арттыру булмас һәм безне бүген Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә интернет аша укыйлар. Шуңа күрә, газетабызга кагылу белән хокук саклаучылар, иминлек тәэмин итүчеләр отмый. Бу минем күрше авылларымдагы мәчеткә йөргән мөселманнарны җыеп алып китеп ябу гына түгел, күпкә шау-шулы булыр.

БЕЗ «ГАЕПЛЕ»

Татарстан Дәүләт Советының чираттан тыш сессиясендә дә терактны тикшерүче рәсми затлар да, дин әһелләре дә «кайбер матбугат чаралары»ннан зарланды.

Үпкә адресланмаса да, шуны әйтә алам: дин әһелләре үз абруен үзләре төшерде, вәзгыятьне шушы хәлгә җиткерде. Күп кенә хәзрәтләр, шул исәптән югары чиндагы дин әһелләре дә диндә кәсеп күрде. Болгар мәчетендә имам булганда аның якын дусты идем. Аны тапшыруларымда даими эксперт итеп эшкә чакырдым. Шуның өчен күп шелтә дә алдым. Шикаять итүчеләрнең хаклы булуын соң аңладым. Газетабызда «Бабай алмасаң, колаша юк» ( №19, 9 май, 2010 ел) мәкаләсе шушы имам белән бәйле иде. Бу мәчеттәге бабайлар динне кәсепкә әйләндергән. Мәет өчен колаша кирәк булса, аннан бабай да чакырырга тиешсең. Үзем юам мин, үзебез укыйбыз, дигән сылтаулар ярамый. «Даешь» бабайга эш, сәдака!!! Шул бабайларның сәдакане азсынып сатулашуы турында ишеткәнем дә бар.

Колаша ала алмаганга аптырап, Илдус Фәизнең үзенә шалтыраттым. Булачак бөтенләй аяктан екты: «Мәчет ритуаль хезмәт күрсәтү урыны түгел, колашаны носилка итәләр, ватылып бетә», – ди бу, әдәп тә саклап тормыйча. «Соң арендага дип акча алып калыгыз, таякка кадакланган калай бит инде ул. Унны ясарсыз!» – дигәч, «Әнә минем әнием вафат булгач та, юрганга төреп авылга алып кайттык», – ди. Башка бәхәсләшү урынсыз дидем дә: «Ай, әниең машинада тәгәрәп кайткан икән, Алла сакласын, сез Казан имамнары сәдакадән маемладыгыз, мин, бәлкем, кичә исерек тә булган, ләкин бүген авылдагы хәерче мәчетне сафта тотучы, надан бабайны якынрак күрәм!» – дип трубкамны ыргыттым. Бу хактагы мәкаләм, шулай ук резонанс тудырды. Кемдер нәфрәтләнде мондый күренешкә, кемдер мине муллаларның дәрәҗәсен төшерергә тырышуда гаепләде. Әнә бит, журналистлар гаепле икән әле тагын да. Ләкин мин икейөзлелекне күтәрә алмыйм. Дин әһелләре, мөфтияттәге кайберәүләрнең икейөзле эш итүләренә мисаллар турында без инде шактый язгаладык. Урын җитмәү сәбәпле искә төшереп тормыйм. Болар да, кайберәүләр тарафыннан, муллаларның абруена кизәнү итеп кабул ителде. Без кизәнмибез, чисталык, тәкъвалык таләп итәбез.

Изге Рамазан айларында бар үпкәләрне онытып, чистарынып каласы иде. Бу Рамазан андый бәхет китермәде шул. Бәхәсләрне дә читкә куеп торып булмады. Вәзгыятьнең буталуына, буташтыруларына, нахак кыерсытылуларга битараф калып буламыни?!

Барыбызга да иминлек теләп, бер-беребез өчен хәер догада торуны үтенеп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Рәсемдә: Казандагы терактта шикләнелүче Роберт Вәлеев һәм Рәис Мингалеевка эзләү игълан ителде. Әмма аларны белүче, кемлеген аңлатучы әлегә юк.

Бу Рамазанда чистарына алмадык , 3.3 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии