Байыйсылар бар бугай. Тик бугай гына...

Байыйсылар бар бугай. Тик бугай гына...

Хезмәт хакы артачак. 2028нче елга ул хәтта 51 процентка үсәчәк, дип хәбәр итәләр Русия Икътисадый үсеш министрлыгында. Ведомство фаразларына ышансаң, инде ул быел ук 16,8 процентка үсәсе икән. Дөрес, бу НДФЛ һәм инфляция күләмен исәпкә алмаган күрсәткеч, дип искәртелә. Инде моны халык сизәрме? Шул сорауга җавап эзләп карыйк:

Росстат мәгълүматлары буенча, былтыр хезмәт хаклары 18,3 процентка арткан. Хәзер ул 87952 дип күрсәтелә. Ә быел, 16,8%ка артканнан соң 102700 сумга җитәчәк, дип ышандыралар. 2026нчы елда 11,4%ка артасы һәм 114420 сумга җитәсе. 2027нче елда русияленең уртача хезмәт хакы 123880 сум, ә 2028нче елга 133 мең сумга якын буласы. Бу уртача күрсәткеч бездәге чынбарлыкны бик үк хак күрсәтми дә. Акчасын кая куярга белмәгән миллиардерларның да керемнәрен (хезмәт хакларын дияргә тел әйләнми) һәм хәерченекен дә бергә кушып укмаштыргач, шул уртача күрсәткеч килеп чыга. Ләкин шуңа да карамастан, рәсмиләрне тыңлагач, шәп бит, череп баейсылар бар икән әле дип сөенәсе... Ләкин күңелдә гадәттәге сорау кала: бу муллык безнең кесәләребездә дә сизелерме соң? 

Вәгъдә биреп була, Русиядә «тел сөяксез», вәгъдәләр үтәлеше өчен беркем җавап тотмый. Аннан соң халыкның яшәү дәрәҗәсен үлчәгәндә, ничек хисаплау да мөһим бит. Бүгенге уртача хезмәт хакларын статистика өчен салымнарны да кертеп хисаплыйлар. Ягъни эш бирче күпме акча билгели. Әле ул билгеләнгән хезмәт хакына да һәртөрле взнослар, салымнар өстәлә. Монысы эш бирүче кесәсеннән. Әмма статистлар монысын да хезмәткәр кесәсенә кергән акча дип исәпкә ала. Бүген эш бирүче сиңа окладны 100 сум билгеләсә, ул әле тагын 50 сумга якын акчаны өстәп түли. Ягъни синең акчаң 150 сум дип тәгаенләнә. Кыскасы, статистика кем әйтмешли, «исәпкә бар, санга юк» принцибын бик белеп куллана. Өстәвенә кесәгә кергән акчаны инфляция дә бик тиз умырып тартып чыгара. Былтыр Росстат мәгълүматлары буенча ул 9,52% иде. Быелның апрель аенда 10% дип күрсәтелде. Монысы да дөрес күрсәткечтерме. Чөнки монда да иң мөһиме саный белеп санау. Әнә мин «Безнең гәҗит»нең моннан нәкъ 14 һәм 7 ел элек язылган мөхәррир сүзе сәхифәсендә чыккан язмаларга (6нчы бит) күз салырга тәкъдим итәм. Югыйсә, АЗСта таблодагы саннарны һаман үстерә баралар. Ә инфляция турыдан туры ягулык-энергетика бәяләренә бәйле икәнен беләбез. 2011нче елда АИ-93 маркалы бензин уртача 24 сум 15 тиен булган. 2018нче елда ул – 40 сум 50 тиен. Бүген 53 – 54 сум аралыгында. 11нче ел белән чагыштырганда бензин 125 процент тирәсенә кыйммәтләнгән. Ә 18нче елдан 33 процентка.

Шулай булгач, Икътисадый үсеш министрлыгындагылар халыкны шатландырырга тырыша инде үзе. Хәер, дөрес итеп исәпләргә «өйрәнгәч», алар алдамый да. 

Кесәгә кергән акчаны да инфляция һәм салымнар комсызланып йотачак. Салымнарның ниндиләре генә уйлап табылмый. Хәзер бакчаларда фундаментка утыртылган теплицаларга кадәр салым түләнергә тиешле. Ул документаль теркәлмәгән икән, хәтта штраф яный. Капиталь теплицаларга гына түгел, башка капиталь корылмаларны да кадастр исәбенә куярга кирәк, болар – мунча, хуҗалык блоклары, җәйге кухнялар, сарайлар. Аларның барысына да салым салына башлады.

Бюджетка акча кирәк бит. Аны каян аласың, халык кесәсеннән әлбәттә. Миллионерлар, миллиардерлар өлешенә керәсе түгел. Әнә депутатларыбыз гаилә институтын ныгытырга алынды. Аерылышырга җыенган ир белән хатын, никахларын өзәргә җыенсалар, 100 мең сум түләргә тиешле. Моны ДәүДуманың бик акыллы депутаты Виталий Милонов тәкъдим итә. Әлбәттә, монда гаилә бөтенлеген саклау нияте күренми. Төп максат – бюджетка акча кертү. Соры корт булып яшәүче сәрхуш иреннән, яки хатыныннан (хәзер монысы да гаҗәп түгел) котылырга теләүче 100 мең сум түләргә тиеш буласы. Ә теге «соры корт» кесәсеннән бер тиен дә чыгармаячак, ул аның юк та, ул аерылышырга теләми дә... Башка сәер акыллы кануннар да кабул ителер әле. Түләп кенә өлгер. 

Кыскасы, кесәгә ярым-йорты гына керергә торган зур акча да, бик тиз шуып чыгарга мөмкин. Кәгазьдә, телевизорда бар да әйбәт... Ә кибет торган саен күргәзмә залына гына әверелә бара. 

Өстәвенә Украина низагына да нокта куелырга өмет сүнә бара. Дөньяны уңлы-суллы яңакларга тырышучы Трамп Украинаны тез чүктереп булса да, солых төзетеп, дан-шөһрәт казанмакчы иде дә, барып чыкмас ахыры. 

Америка дөньядагы һәр сугыштан баеп кына кала бит ул. Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышларыннан да баеды, хәтта Украинадан да ул файдага ирешеп калачак. Ә Русия? Русия санкцияләр чолганышында көн күрүен дәвам итәчәк. Европаның карашы Русиягә карата җебеми. Дөрес АКШ ниләрдер вәгъдә итә. Ләкин... 

Кыскасы, вәгъдә ителгән хезмәт хаклары ул вәгъдә ителгән саннар гына. Ведомствоның үзендә дә реаль хезмәт хакының күпкә кимрәк дәрәҗәдә артачагын әйтәләр. Быел ул 6,8% булса, киләсе елда 5,7%, 2027дә 4,1%, 2028дә 3,2% буласы ди. Ә бу рәсми инфляция процентларыннан да түбән. Димәк, бер генә киңәш: бүгенге белән яшәмәскә, гаилә бюджетын берничә елга исәпләп куярга, ипотека-кредитларга чуммаска, чынбарлыкны дөрес аңлап эш итәргә. Нәрсә сөйлим, киләчәккә гаилә планын кору мөмкинме соң?! Кесәдәге булыр-булмас акча да, банкта сакланганы да очсызлана... Нәкъ, җырдагыча: уңга карасаң да, юк, сулга карасаң да... Кайчан шикләнми карый башларбыз як-якка? Ышандыралар инде үзе. Миңа 64 яшь. Үземне белә башлаганнан якты киләчәккә ышанып яшим, һаман шуны көтәм болай... 

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии