Пропагандалы низаг

Пропагандалы низаг

Мин үзем теләсә кайсы низагка, көч куллануга каршы. Украинадагы хәлләргә дә борчылмый мөмкин түгел. Әнә Донбасстагы сугышта 9 меңнән артык кеше һәлак булган (3нче биттән укы). Украинадагы киеренкелек Украина белән Русия арасындагы мәгълүмати сугыш кырына әверелде. Мәскәү Украинаны гаепли, анда яшәүчеләр фашистлар белән тиңләнә. Ә Киев Мәскәүне низагның сәбәпчесе итеп күрсәтә, дөньяны Русияне изоляцияләргә, төрле яклап чикләүләр кертергә чакыра. Русия болай да икътисади блокадада инде. Һәм, беркемгә дә сер түгел, моның төп сәбәбе – Украинаның Русия белән чиктәш республикаларындагы хәрбиләргә ярдәме һәм Кырымның Русиягә кушылуы.

Мин үзем бу киеренкелектән туйдым. Кайсы телеканалны ачма, анда җыр-биюдән туктап торган арада, Украинадагы хәлләрне сөйлиләр, бендерчыларны фаш итәләр. Хәтта хатын кулындагы үтүк тә украинлыларны сүгә башлар сыман миңа.

Чынлап та Украинада да сүз иреге, хөрлек буенча вәзгыятьнең шәптән түгеллеге мәгълүм. Моның шулай икәнлеген әле яңа гына Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) тарафыннан тәкъдим ителгән махсус доклад та раслады. Баксаң, анда ачыктан ачык Русиягә симпатия белдерүчеләр эзәрлекләнә, төрмәләрдә тоткыннар җәзалауларга дучар ителә, сәяси тоткыннар бар…

Нишлисең бит… Мин Украинадагы чуалышларга баштан ук шикләнеп карадым. Әмма аны, коррупциягә чумган режим – искелектән котылу чарасы, дип акладым.

Кызганычка каршы, мондый ук эчтәлектәге докладны Русиягә карата да төзеп булыр иде. Бездә дә кешеләр югала (әнә Сөләйман хәзрәт турында бернинди хәбәр-хәтер юк), төрмәләрдә тоткарланучыларны җәзалаулар, нахак хөкемнәр турында хәбәрләр күп.

Без бер халык – украиннар да, русиялеләр дә Совет чоры тәрбиясе балалары. Совет традицияләре, дошман эзләү гадәте һаман яши. Ул бүген пропагандага күчте, журналистиканы яулап алды. Әле безгә НКВДлардан калган репрессив мәктәп чорын җиңәр, онытыр өчен тулы бер буын алмашу кирәктер. Шунсыз Русия дә коррупциядән арына алмас кебек. Ә бу хөрлек чорын бер-беребезгә таш ату, бере-беребезне хурлау машинасы тагын да ерагайта. Шуңа күрә мин хәзер Украина турында сөйләүче язманы укымыйм, телевизор тапшыруларын карамыйм. Шулай ук каршы якныкын да… Ә менә бу хәбәр игътибарымны җәлеп итте.

Кайбер масса күләм мәгълүмат агентлыклары хәбәренә караганда, шул исәптән investpai Русия сайты һәм infokava Украина порталы, 2016нчы елның 4нче июнендә РФ Президенты кызы ире белән юл транспорт һәлакәтендә һәлак булган, дип хәбәр итә http://24onlinesmi.com.

Фаҗига, әгәр дөрес булса, Нидерландта Ротердам шәһәре янында килеп чыккан. Журналистлар хәбәренә караганда, Мария Путина ире Йоррит Фаассен белән булган. Алар утырган зур тизлектә баручы Audi S8 машинасы бер борылышка сыеша алмый каршы полосага килеп чыккан. Һәм шунда MAN авыр йөк автомобиле белән маңгайга маңгай бәрелешкән. Бәрелүдән автомобиль урталай өзелгән, дип хәбәр итә ipukr.com. Йөк машинасын йөртүче дә зыян күргән, бәхеткә исән. Ул ашыгыч рәвештә Ротердамдагы клиникаларның берсенә салынган.

Бу хәбәр Нидерландтан килгән, Голландия полициясенең рәсми хәбәре юк. Шуңа күрә ул хакмы, әллә дөрес түгелме дигән сорауга җавап юк, әмма һәлакәт булган, тиздән Нидерланд полициясе хәбәрнең дөресме – түгелме икәнен бәян итәр, дип яза 24onlinesmi.com.

Газетабызны нәшриятка әзерләгән вакытта без бу хакта башка мәгълүмат таба алмадык. Аның ялгыш мәгълүмат булганлыгына өмет зур. Чөнки хәбәр иң элек Украина мәгълүмат чараларыннан бәян ителгән. Аның махсус таратылган ялган булуы бик ихтимал. Һәм шулай гына булсачы… Әгәр ул ялган булса, журналистика нинди түбәнлеккә төште, дип нәтиҗә ясарга мөмкин булачак. Һәм бу пропаганда машинасының ике яктан да пычрак рәвештә эш йөртүен дәлилләячәк. Хәзер кемгә ышанырга белмәссең…

Барыбызга да исәнлек, иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Пропагандалы низаг, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии