Җиңү көне карнавалы

Җиңү көне карнавалы

Яңа елда гына түгел, майда да озын каникуллар барлыкка килде. Мөмкинлектән файдаланып, халык табигатькә ашкына, бакчаларда казына. Әмма Яңа ел каникулларыннан аермалы буларак, май бәйрәмнәре патриотик тәрбия өчен менә дигән форсат булып тора. Бөек Ватан сугышы елларының дәһшәтле авазын, илебезне фашист тираннарыннан саклап калган, өстәвенә ил эчендәге тоташ кылынган террорга чыдаган әби-бабайларыбызны искә аласы, кайгырасы, яңа сугышлар булдырмас өчен бар чараларны күрәсе урында, Җиңү көне ниндидер көлешү, күңел ачу чараларына әйләнеп кала. Бүген инде бу көн яшь аралаш елмаю бәйрәме түгел.

Әлеге темага бүген кагылып тормам, дигән идем. Газетабызның 6нчы битендә тәфсилле язма да урнаштырдык. Ләкин, түзмәдем… Пятигорскидан килгән хәбәр этәргеч бирде.

Бу көннәрдә шәһәрләрдә урам хәрәкәтләре чикләнеп, парадларга әзерләнәбез. Берәр оппозиция митинг үткәрергә җыенса, халыкка комачау итә, дигән сылтау табыла һәм гариза кире кагыла. Ә монда инде ничә атна парад репетицияләнә һәм күпме акчалар исраф ителә. Коралларыбыз белән масаясыбыз, куәтебезне күрсәтәбез бар бит.

Патриотик тәрбия дигәч, чама хисен дә югалтабыз ахры. Әнә Пятигорскида мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрби парады узган. «Кавказ Реалии» басмасы «мәктәпкәчә яшьтәге гаскәрләр» парадыннан репортаж да бирә. Пехотачы, танкист, очучы, диңгезче, артиллерист һәм шәфкать туташлары киеменнән мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәңгелек ут яныннан мәйданнан уза. 500ләп бала катнашындагы парадны Пятигорск шәһәре башлыгы Андрей Скрипник кабул итеп алган. «Бу безнең шәһәрдә беренче парад, аның яхшы традициягә әйләнеп китүе бик ихтимал» – дип белдергән ул сөенеп. Хакимиятнең Мәгариф идарәсе начальнигы Наталья Васютина фикеренчә, патриотик тәрбия ничек иртәрәк башланса – җәмгыять шулкадәр сәламәтрәк була. «Бу гади уен гына түгел. Бу безнең горурлык, безнең хәтер» , – ди ул.

Мин үзем нәкъ менә шушындый милитаризмга каршы. Мин аннан куркам, илебезнең милитаризм юлыннан китеп, упкынга, хәерчелеккә чумуыннан шүрлим. Кодрәтемнән килсә, хәрби уенчыкларны да тыяр идем. Шуннан соң, үтерү коралы җир йөзендә, бәлкем, онытылыр иде. Бүген бала уенчык автоматын терәп әнисенә ата, әнисе көлә, сөенә: бала уйный… Бу чынлап уйлап карасаң, сәламәт вәзгыятьме?! Компьютерда агрессив уеннар, телевизорда көч куллану… Көчленеке заман… инде күнектек. Менә Җиңү көнен дә уенга әйләндерәбез. Миллиардлар исраф итеп парадлар үткәрәбез. Шушындый патриотик тәрбиянең нәтиҗәсе күз алдында. Күрәсездер, урамнарда машиналарга ниләр генә ябыштырмыйлар: кемдер Берлинга юнәлә, бабайлар искә алына, үч алырга вәгъдә ителә… Георгиев тасмасын кая ябыштырып була, шунда тагалар. Ул кроссовкалар бавы да булырга мөмкин, машина тәрәзәсе юдыргычында да, антеннада да, көпчәктә дә… Кемнең фантазиясе ничек эшли.

Сугыш яраларыннан озак тормый, 6 улын ятим калдырып, бик яшьләй китеп барган әтием күз алдыма килә: 50 ел элек вафат булган әтием ни әйтер иде икән бүгенге көлкеле патриотизмга, нишләр иде бүгенге карнавал тамашасын күреп?! Мин кечкенә калганлыктан хәтерләмим, мәрхүмә әнием сөйләвеннән беләм, әтием сугыш турындагы киноларны карамаган, ялган ул, дигән. Яралы килеш чолганыштан чыга алган әтием, немецларны, кинодагыча, ахмак түгел иде, дигән. Сугыш турында сөйләмәгән, очрашуларга йөрмәгән. Ул патриот булмаганмы?! Юк, ул чынбарлыкны белгән.

Пятигорск хакимияте Мәгариф идарәсе начальнигы Наталья Васютина әйткән яшьләй шулай парадларда чыныгу алган балалар, үсә төшкәч, гаделсезлекләрне күреп, патриот булып кала алырлар микән?! Бүген машиналарына Берлинга барып җитәрбез, дип язган малай-шалай, 1941нче елгы вәзгыять кабатланса, нишләр?! Алла сакласын, бүгенге патриотлык белән нишләп кенә булыр соң…

Бала кулына корал тотып мәйдан буйлап гаскәр булып атларга тиеш түгел, үзенең бабалары батырлыклары турында ишетергә тиеш, көч куллану, корал тотуның никадәр зур гөнаһ икәнен аңларга, коралсызлану, имин, тыныч тормыш кору турында хыялланырга өйрәнергә тиеш. Менә бу патриотлык булыр иде, һәрхәлдә мин шулай уйлыйм. Кызганыч, кораллану, ракеталар, танклар белән масаю көчлелекне күрсәтми. Башка пилотка элеп, кай җиреңә тагаласың, георгиев тасмасын бәйләп кенә ватан төшенчәсен аңлап, аны саклап булса икән?! Дөнья бик нәзберек, аны саклый белергә кирәк, ә бу террорчылык, фетнә, көч куллану, рәнҗеш булмаганда гына мөмкин. Җиңү көнен ничек үткәрергә кирәклеген сугыш кырында балаларын югалткан, тол калган, сөйгәнен сугышка озатып кыз әби булып картайган ветераннарыбыздан сорарга иде. Сугыш ятимнәре, балачагын сугыш урлаганнар да бүген азаеп бара. Парадларга сарыф ителгән акчаны менә аларга бүлеп бирсәләр, бу вәзгыятьне Пятигорскидагы «яшь гаскариләр» дә күрсә, сизсә, менә булыр иде чын патриотик тәрбия. Бала кеше кадерен, олыларны хөрмәтләүне күреп үсәр иде. Ә болай… Кулга корал аласыны махсус өйрәтәсе юк. Әнә авылыма кайтам, бакча артында өстемнән очкан кыр казлары белән сөйләшеп йөрим, очмагыз, сакланыгыз, сезне аталар, бит дип үрсәләнәм. Авылым басуларын аучылар чолгап алган. Фронт сызыгымыни?! Шарт-шорт мылтык тавышы. Бу патриотлык белән бәйле. Кан кою кайчан туктатылыр икән?!

Бу көннәрдә радио, милли матбугат көннәре һәм бүгенге тормышыбызны булдырган Бөек Җиңү көне. Бәйрәм белән! Һәркем кемнеңдер кадерлесе булып, исән-имин яшәсен!

Исәнлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии