- 07.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №18 (8 май)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Редакциябезгә, 9 майны яратмыйм, 9 май бәйрәме якынлашкан саен тагын елар чагым җитә, дип борчылам, исән ветераннарга гына дан-шөһрәт өләшәләр, гаделсезлеккә хурланам, дип мөрәҗәгать итүчеләр күп. Халык белән аралашканда да бу нисбәттән моң-зарларны еш ишетәм. Әйе, 9 май бер генә төрле карашлы бәйрәм түгел. Ирексездән сугышның башыннан ут эченә кереп, чолганышта калып, аздан гына әсирлеккә төшмәгән, шул чолганышта ач, яралы килеш 2 атна шуышып безнең якка чыгу юлын эзләгән, гарипләнеп кайтып, авыр тормыш күтәргән әтиемне уйлыйм. Әсирлектә җан асраган җизнәм… һәм башка бик күп фронтовик туганнарым күз алдына килә. Аларның күбесе шул сугыш яраларыннан арына алмыйча бу дөньядан бик иртә китте. Менә әтиемнең гүр иясе булганына да 44 ел. Әниемне 40 яшьтән тол калдырып, берсеннән берсе кечкенә 6 улын ятим итеп китеп барды ул. Без фронтовик балалары булып йөри алмадык. Әтием үзе дә рәхәт күрмәде. Ялган күрсәтәләр дип сугыш турындагы киноларны карамый торган булган ул. Немецлар андый куркак, аңгыра түгел иде, дигән. Гөмбә ашамаган. Чөнки чолганышта калгач, шул гөмбә, агач кайрылары кимереп кенә исән калганнар, җанына тигән.
Әтиемне хәтерләмим диярлек, белгәннәрем кеше сөйләгәннәрдән… Ә күрше авылдагы җизнәмне яхшы беләм. Ул 9 май көнендә өеннән чыкмады. Ул да сатлыкҗан булмаганлыгын ишетергә, күрергә өлгермәде. Әсирлектә булганы өчен гарьләнеп яшәде. Юкса ул, кыенны сугыштагыларга караганда да күбрәк ашаган. Агач чүбе ашап, ялан кул таш чапканнар… Хәлсезләнеп егылучыларны шунда ук атып калдырганнар… Югыйсә, әсирләрнең күп булуы шул ук Сталинның ялгышы – сугышка әзерлексез керү галәмәте. Бүген җиңүгә Сталин аркасында ирештек диючеләргә боларны онытмаска кирәк. 9 май безгә Сталин аркасында түгел, миллионлаган корбаннар хисабына килде. Жиңү язын илебез халкы үз каны һәм маңгай тире белән яулап алды…
Әнә шуңа да 9 май турында сүз чыкса, аны яратмаучылар күплегенә аптырамыйм. Ләкин шәхсән үзем, бу бәйрәмнең мәгънәсе, асылы беркайчан да үзгәрмәс, дип уйлыйм. Өстә телгә алынган, астарак әйтеләсе фикерләр – тарихыбыздагы кара таплар нәтиҗәсе. Ничек кенә сагындырмасын Совет чоры, кайберәүләр Сталинны һәм башкаларны ничек кенә мактамасын, Совет илендә үз халкын яратмаганнар. Русиядә хәзер дә дәвам итә бу хәл. Ватаныбыз дип саналган илдә үз халкына кадер-хөрмәт юк. Чөнки гаделсезлек юкка чыкмый. Әйтик, шул гаделсезлекләргә гарьләнеп моң-зарларын җиткерүчеләргә ни дип җавап бирим?! Бүген үземә шалтыратып елаган 2 кешене генә мисал итеп китерәм. Ә андыйлар меңнәр генә түгел, миллионнар…
Чүпрәле районы Сатлык авылыннан 78 яшьлек Солтания Халитова: «Мин Буада улымда кышлыйм, – дип башлап китте сүзен. – Әтием 1942нче елның 14нче апрелендә сугышка китте. Бу аның икенче сугышы иде инде. Беренче сугышта да күпне күреп кайткан. «Дошманны шәһәрдән куып чыгарабыз» дигән соңгы хаты Сталинградтан килде. Аннан хәбәрсез югалды. Әнием, соңгы көненә кадәр көтте. 1989нчы елда вафат булды. 19 ел сукыр булып яшәде. Әтиебезнең исеме Хәтер китабында гына. Шуның каберләрен генә дә күрә алмыйбыз бит, дип елыйбыз.
Әтилеләр рәхәттә яшәде. Ә без ятимнәр ниләр генә кичмәдек. Хәтеремдә, 19 яшьлек буй җиткән кыз, аягыма кияргә булмагач, баскан итек белән печән чабарга барганым. Әнием урман кисте. Иң авыр эшләрдә булдык. Хөкүмәт сугышка бармаганнарга да өй салып бирде. Кайда монда гаделлек?! Без сугыш ятимнәре шулай элек тә ҮКСЕЗ ИДЕК, хәзер дә ятиммени?!»
Шундый ук үпкә-зар белән Тукай районы Түбән Суыксу авылыннан Дания Идрисова да шалтыратты. «Әти сугышның башыннан китеп, ахырына кадәр катнаша. 1945 елда сугыш бетәр алдыннан гына хәбәрсез югала. Әни гел көтеп яшәде. 80гә җитеп үлде. Мин сатучы булып эшләдем. Дефицит товарлар ветераннарга гына иде. Ул һинд чәйләрен алар гына эчте. Мин кибеттә эшләп, әнигә алып кайта алмадым. Инде безгә дә 70әр яшь. Ирем белән армиягә яраклы 3 бала үстердек. Ирем вафат. Менә тагын 9нчы май җитә. Яратмыйм мин ул бәйрәмне. Ул фатирлар белән туганнарны дошманлаштырып кына бетерделәр бит…»
Мондый күз яшьләре аша бушануларны тыңлау, чынлап та бик кыен. Нишләргә, кеше кадере шулай гына булган ил-ватан өчен, аның башлыклары, президентлары өчен гафу үтенергәме? Минемчә, мондый күз яшьләрен Путин да, Медведев та, ишетми, күрми, әллә күрмәмешкә генә салышалармы? Юкса, ниндидер фатир программалары уйлап чыгармаслар иде. Сугыш ветераннарын, толларны фатир белән тәэмин итү программасы, аек баштан уйлап чыгарылган программа түгел иде ул, минемчә. Туган белән туган талашып бетте. Әнә Буа районында бу программадан хакимияттәгеләр ничек итеп акча эшләп калды?! 70-80гә җиткән ветераннарның бик азы гына фатирсыз, ялгыз бүген. Ә фатирларын балалары талаша-талаша үзләштерде. Бу нисбәттән аерым гыйбрәт алырлык мисаллар җитәрлек. Әгәр сугыш чоры ятимнәренә, балаларына, гомумән, шул авыр елларны иңнәрендә күтәргәннәрнең барысына да ярдәм бирелсә, ул 940 меңлек фатир булмасын, 50 мең сум, тагын да азрак тисен, әмма барысына да булсын. Менә бу кемнәрнедер кимсетү булмас иде.Кызганыч, кеше кадере Русиядә шундыйрак булды шул гомергә.
Тагын шунысы: без кайчан ҮТКӘННӘРДӘН САБАК АЛЫРГА өйрәнербез дә, хаталарыбызны танып, тарихыбызга дөрес бәя бирә башларбыз?! Инде имансыз, динсез чорлар да артта калды, югыйсә. Ә Совет иленә нигез салган Владимир Ильич Ленин һаман экспонат булып мавзолейда ята. Мәет экспонат була аламыни ул?! Кеше туфрактан яралган һәм шул туфракка кире кайта. Үзем хорафатларга ышанмыйм, әмма илебездәге чатаклыклар, никадәр җир асты һәм җир өсте байлыкларыбыз булуга карамастан, мантып китә алмавыбызга, менә шул имансызлык, Аллаһ кануннарын санга сукмавыбыз сәбәпчедер дим. Моңа узган көздә Мисырга барып кайткач, тагын бер кат инандым: бу ил дә хәерчелеккә баткан, төп кереме туристлардан килә һәм аларга фараоннарның мәетләрен күрсәтеп, сасы зират-пирамидаларга алып кереп акча эшлиләр…
Тарихыбыздагы Иван Грозный чорларыннан алып бүгенгәчә булган хаталарыбызны күрсәтеп, рәнҗетелгәннәрдән ГАФУ ҮТЕНЕР ЧАК җитте генә түгел, үтеп бара… Безгә үрнәк алырлык мисаллар җитәрлек. Әнә Алманиядә һәм Голландиядә «Инспектор Деррик» дип исемләнгән популяр телесериалны күрсәтүне туктатканнар. Сәбәбе шушы фильмда баш роль – Мюнхен полициясе инспекторын башкарган актер Хорст Тапперт заманында фашист булган, «Үле Баш» («Мертвая Голова») СС немец танк дивизиясендә хезмәт иткән, хәтта совет әсирлегенә дә эләккән. Популяр актер инде мәрхүм, ул чын үткәнен, СС дивизиясендә зенитчы булганын яшергән. Менә хәзер генә ачыкланган да, немецлар аны күрсәтүне тыйганнар. Бүген немецлар Гитлер белән бәйле үткәннәре өчен бик борчылалар, кыенсыналар һәм андый яман хәлләрнең кабатланмавы өчен барын да эшлиләр. Аларча, димәк халык арасында популяр булган кеше дә яман үткәнле булырга тиеш түгел. Ул онытылырга тиеш… Ә без онытмас өчен барын да эшлибез. Сталинны сагынабыз, аның миллионнар алдындагы җинаятьләрен аклап, чоры шундый иде дибез. Бүгенге гаделсезлекләр белән очрашкач, Сталинны кире кайтарырга кирәк, дибез. Тиранны беркайчан да акларга ярамый. Бүген Сталин җиңүче дия алмыйм, ул булмаса, бәлкем Бөек Ватан сугышы булмаган да булыр иде, дия алам. Ул илне бөлгенлектән чыгарган дисәгез дә, сүзем бар. Чыгарган, икътисад күтәрелгән, әмма маңгай тире хисабына, хокуксыз халыкны көн-төн эшләтеп. Авыл тулысынча бушлай эшләгән һәм үзе ач-ялангач була торып мәҗбүри салым түләгән…
…Бәйрәм белән хөрмәтле ветераннар, дәһшәтле авыр елларны кичкән каһарманнарыбыз. Гитлерлы үткәне булган, һәм сугышта җиңелгән алманлылар безгә, җиңүчеләргә караганда мең өлеш шәбрәк яшәгән өчен, ә тормышыбызны көлдән күтәргән үз әби-бабайларыбызга әле һаман да тиешле тормыш-яшәеш тәэмин итә алмаганыбыз өчен мең кат гафу!!!
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии