Мөмкин кадәр өйдән чыкмаска тырышыйк!

Мөмкин кадәр өйдән чыкмаска тырышыйк!

Бүген бөтен дөнья паникада. Ниһаять Русиядә дә мәсьәләнең катлаулылыгын аңлау сизелә башлады бугай. Урамнарда кеше азая. Гәрчә аңламаучылар, санга сукмаучы ваемсызлар, күренгәләсә дә.

Беркөнне азык-төлек алырга Ашан кибетенә кердем. Урта яшьләрдәге бер ир 4–5 яшьләрдәге баласын кибет арбасына утырткан да, иркенләп йөри. Икесе дә битлексез. Икенче башта 5-6 яшьләрдәге малай чаба… Менә шушындый ахмаклар аркасында эпидемия фаҗигага әверелә дә инде. Мөмкин кадәр өйдә утырырга кирәк бит югыйсә. Безнең һәркайсыбыз бу афәтне җиңәргә бары тик өйдә утырып кына ярдәм итә ала.

Русиялеләрнең менталитеты бәйрәмчә бит ул. Әле бик күпләр бәйрәм итә. Аракы кибетләре кешесез тормый. Әйтсәң, вакытны ничек үткәрәсе, диярләр… Әлеге афәт бер атналык кына түгел, хәтта бер айлыкка да охшамаган. Моңа инде ничә айлар фаҗига эчендә калган илләр дәлил булып тора. Шуңа күрә, шушы авыр чорны мөмкин кадәр тизрәк ерып чыгу өчен ӨЙДӘ УТЫРЫРГА КИРӘК!

БИТЛЕК КИЯРГӘМЕ?

Битлекләр авырудан сакламый, авыру кешедән генә вирус таралуга комачау итә, дип аңлата күп белгечләр. Бәлкем… Тик нишләргә соң? Бу вирусның мәкере шунда, аның яшерен вакыты озын. Кайберәүләр үзе дә сизми авырып үткәрергә, әмма шул вакытта аны башкаларга «бүләк» итеп йөрергә мөмкин. Димәк, кияргә!!! Аны дөрес кияргә. Үзеңә тегеп кияргә. Үзеңне генә түгел, башкаларны саклау, инфекцияне таратмау өчен кияргә.

Русия әлеге пандемия зонасына соңрак килеп керде. Бары шул сәбәптән генә әлегә без күңелсез күрсәткечләр буенча дөньяда «алдынгы» түгел. Ләкин соңгы көннәрдә авыручылар да, авырудан үлүчеләр дә зур тизлек белән арта.

Мин редакциябез тәрәзәсеннән урамны күзәтәм: кешеләр «Өйдә утыр!» дигән чакыруның әһәмиятен аңлап бетерми һаман. Тәрәзә төбеннән балалы әти-әниләр дә, чаңгы таягы белән скандинав йөрешенә чыккан әбиләр дә, болай гына һава суларга чыкканнар да үтеп китә. Кибеткә керсәм, кибетчеләр дә битлексез, кайсысы аны иягенә генә элеп куйган (болай иткәндә аның бөтенләй дә файдасы юклыгы мәгълүм бит инде). Кешеләр бер-берсенә эштеренеп чиратта басып тора. Акчаны кулына тотып кесәсенә сала… Кыскасы, карап-күзәтеп, күрәселәр кәттә булмагае, дип куркып куям.

Шәһәрләрдән керү, чыгу юлларында машиналарны туктатып, эштән бирелгән белешмәләрне тикшерәләр. Ә менә шәһәр эчендә киләп сарып йөргән халыкны тикшергәннәре турында хәбәрләрне әле ишеткәнем юк. Минемчә, машинада утырып йөргән кешегә караганда, бернинди максатсыз урамда йөрүче куркынычрактыр… Әмма бездә һәрвакыттагыча килеп чыга шул. Эпидемияне алдан аяк киенеп каршы алу хәстәре күрелмәде. Бүген кем ничек булдыра, үзе битлек тегеп аңа каршы көрәшергә җыена.

БЕЗ ӘЗЕР ТҮГЕЛ

Телевизордан депутатларны да күрсәткәлиләр. Алар респиратордан. Халыкны әйтмим, больницаларга, поликлиникаларга кереп карагыз – табиблар гадәти битлектән. Битлек, әйткәнемчә, авырудан сакламый, үзең авыру булсаң, аны таратуга гына комачау итә. Чистарту мөмкинлекләре зур булган фильтрлы респираторлар кирәк. Ул дефицит. Депутатларга гына…

Бөек Ватан сугышы башлангач, берничә ай эчендә СССР бөтен промышленностьны хәрби техника, сугыш кирәк-яраклары җитештерүгә күчерә алган. Ә бүген? Бай, без мәгърур дип масаеп күкрәк кага торган илдә яшибез… Гап-гади битлекләр дефицитын бетерә алмадык. Кытай, Италия кебек, пандемия безне дә ялмап алса, медицинабыз көче җитәрме? Белмим, ничә еллар дәвамында оптимизацияли торгач, больницалар, поликлиникалар саны шактый кимегән иде шул. Бар ышаныч – табибларның фидакарьлегендә…

АКЧА КАЯН ТАБАСЫ?

Инде дәүләт нәрсә эшли, ни вәгъдә итә? 30нчы апрельгә кадәр мәҗбүри ял. Хезмәт хакы түләнә… Ә ничек, каян алып. Ярый да бюджет тармагында эшләсәң… Эшмәкәрләр аренда өчен, хезмәт хакын каян алып түләргә тиеш? 30ыннан соң эшли башласак та, майның яртысы тагын ял…

Бүген әле һаман да гадәттән тыш хәл кертелми. Гап-гади генә – өйдә утырасы. Бу дәүләт өчен арзан. Форс-мажор шартлары игълан ителсә, түләүләр, страховкалар системасы үзгәрә. Дәүләт барын да кайгыртырга тиеш була. Газетабызның 6нчы битендә бу хакта яздык. Ә моның урынына ирекне чикләү: СМС-кодлар белән генә хәрәкәт итәргә рөхсәт итү, штрафлар, янаулар… Әле минем шушы көнгә кадәр вәзгыятьне аңлатканнарын, үзеңне ничек тотарга дигән темага аңлаешлы акыллы сөйләшүләрне ишеткәнем юк, өйдә утыр, алай ит, болай ит, дигән социаль роликларны санамаганда.

Кыскасы, бүген суга батучының – үз эше… Димәк, өйдә утырып, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз! Әле бик озак өйдә утырырга туры килмәгәе. Шуңа күрә карантин берничә айга сузыла калса, барын да хәстәрләп, җитәрлек итеп планлаштырып, бүлеп, артыгын исраф итми өйдә утырыгыз. Коронавирус безгә сугыш ачты. Безне ул өйдә утырсак кына таба алмас.

БЕЗ ЭШЛИБЕЗ

Редакциябез «Өйдә утыр!» шартларында эшли. Һәркайсыбыз өйләребездә. Мин генә улым-дизайнер белән редакциябездә яшәп-эшләп калган идем. Иртәгедән без дә таралышабыз. Мин туган авылыма китәм. Рәхмәт, хәлемне аңлап, бүген «Таттелеком»ның Арча районы бүлеге хезмәткәрләре интернет ялгады. Анда инде кызым гаиләсе белән 2 атна яши. Улым гаиләсе янына Яшел Үзән районына китә. Эшләве кыенрак булыр. Хаталар китә калса, гаеп итми, гафу итәрсез, дип өметләнәм. Газета график буенча чыгачак. Почта әлегә эшли. Кайбер киосклар да эшкә кереште. Бу атнада «Серләр гәҗите», «Шифалы гәҗит»нең апрель саннары да таралды. Редакциягә шалтыратырга, элеккечә үк гозерләрегезне, фикерләрегезне җиткерергә була. Эшебезне мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк итеп оештырырга, укучыларыбызга пандемия проблемаларын сиздермәскә тырышырбыз.

Барыбыз да исән-имин булыйк, үзебезне саклыйк!

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии