Фашистлар өркетә

Фашистлар өркетә

Кычытмаган җирне кашысаң, кычытмаган урын да кычыта башлый… Русиядә бу хакыйкатьне һич кенә дә аңламыйлар. Совет иле дигән тарихны оныттырыр, аны каралтыр өчен, ахыр килеп, безнең балачакта зур бәйрәм саналган Бөек Октябрь Социалистик революциясе көнен календарьдан гына түгел, хәтердән сызып ташлар өчен уйлап табылган 4нче ноябрь чын кызыл дата була алмады. Дөресрәге, ул кызыл, хәтта куркыныч кызыл, чөнки аңа карагач, бу көндә канга сусаган фашизмның илебездә торган саен чәчәк ата баруын күрәсең.

КӨНЕ БАР, БЕРДӘМЛЕГЕ ЮК

Менә быелгы 4нче ноябрь дә, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә урыс милләтчеләре маршы белән билгеләп үтелде. Халык бердәмлеге көне дип аталган, уйлап чыгарылган бу бәйрәм көнне илдә бердәмлекнең эзе дә юк икәнлеге күренә. Быел да «Бүген – мәчет, иртәгә – җиһад», «Национализм – сайлавы», « урыслар өчен», «Ак раса – чиста раса» кебек шигарьләр өлге итеп алынып, кайда кычкырып, кайда плакатлар тотып, халык урам аша үтте. Свастик тамгалар, кулларны фашистлар кебек күтәреп сәламләүләр… болар мине бик куркыта. Матбугат битләрендә хәтта урыс булмаганнарның үтерелү очраклары турында да хәбәрләр булды. Тик Русиядә урыс булмаган халыклар вәкилләрен үтерү гадәти көнкүреш низагы итеп тасвирлана, ә менә берәр мигрант тарафыннан җинаять кылынса, анысы милләтара низаг дәрәҗәсенә күтәрелә. Мәскәү Кремле, хәтта рәсми дәрәҗәдә дә, Русиядә бер генә титуллы милләт барлыгын ассызыклап, үзе үк чәчәк атуга юл куя, кайбер сәясәтчеләр аңа булышлык күрсәтә. Кирилл атакай Русиянең бар халкын да чукындырыр иде, моның өчен әледән-әле тәкъдимнәре, гамәлләре күренеп тора. Путин белән Медведев безгә, урыс булмаган милләтләргә, шул исәптән татарларга да урыс мәдәниятеннән үрнәк алып, урыс милләтенә елышырга чакыра. Жириновский барын да уздыра. Кодрәтеннән килсә, ул барыбызны да чукындырып, бары тик урысча гына сөйләшергә мәҗбүр итәр иде. Аныңча, урыс булмаган милләтләр Русиягә чәчәк атарга комачаулый. Әле ул Кавказда бала табуны чикләү кирәклеге белән дә сөрән салды. Хәзер аның бу чакыруын экстремистлыкта тикшерәләр. Ләкин Жириновскийның башка милләтләрне кимсетүе беренче тапкыр гына түгел инде. Юкса, бу сәясәтчене күптән психиатрлар тикшерергә тиеш кебек тоела. Кыскасы, бүгенге вәзгыять Русиянең урыс булмаган халыклар ватаны булмаганлыгын искәртә.

ХӘТЕР СӨРТЕЛМИ

4 ноябрь 2005нче елдан билгеләп үтелә. 2004нче елның декабрендә Русия Дәүләт Думасы тарихтан казып чыгарган бәйрәм ул. 1612нче елда Минин һәм Пожарскийлар (Минин чукындырылган татар булган) туплаган халык Мәскәүне Польша-Литва гаскәрләреннән азат иткән. Ул чагында халыклар бердәм булганнар, милләтенә, диненә карамый, Мәскәүне интервентлардан азат иткән, диелә әлеге көнгә бирелгән рәсми аңлатмаларда. Мондый бәйрәм оештырып Русия Польша белән Литва тарафыннан кыңгыр карашка да ия булды үзе. Чөнки тарихта да бу көннең чын асылы бәхәсле тасвирлана.

Рәсми Мәскәү 4нче ноябрьне чын халык бәйрәме итә алмады, 7 ноябрьдән дә котылу барып чыкмады. Чөнки революция көне халык күңелендә һаман да яши. Иҗтимагый фикер белешү фонды үткәргән халык сораштырулары нәтиҗәләренә караганда, русиялеләрнең яртысы диярлек, элек 7нче ноябрьдә үткәрелгән 1917нче елгы Бөек Октябрь Социалистик революциясе көнен календарьдан сызуны дөрес түгел дип саный. РИА Новости хәбәренә караганда, сораштырылучыларның бары тик 31%ы гына 4 ноябрьнең ничек аталуын әйтә ала. 46% сораштырылучы, гомумән, тәгаен җавап бирә алмаган. Русиялеләр аны ничек кенә атамый, хәтта Конституция көне дип санаучылар да бар икән. 81% Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәргә җыенмыйм, дип белдергән. Шулай да сораштырылучыларның 57%ы бу бәйрәмнең кирәклеген таныган. Ә 23% русияле аны кирәкле бәйрәм санамый. Инде революция көненә килгәндә, 50%ка якын русияле аны сагына. Сораштыруда катнашканнарның 40%ы революция көне 1612нче елгы тарихи вакыйгага караганда мөһимрәк, дип белдерә. Бары тик 20% респондент кына моның киресен уйлый. 38% җавап бирә алмаган.

Шулай булгач, Кремль күрсәтмәсе белән генә тарихны сызып ташларга тырышу, хәтерне дөресләргә маташу көтелгән нәтиҗәне бирми. Шуны аңлапмы, 7нче ноябрьдә Мәскәүдә элеккечә үк парад булачак. Тик ул 17нче елгы революция белән бәйле түгел, ә 1941нче елдагы Кызыл мәйданда үткәрелгән хәрби парад хөрмәтенә уздырыла. Ул чагында каты сугышлар бара. Совет гаскәрләре Мәскәү янына килеп җиткән фашистларга каршы сугышка Кызыл мәйданнан ук туп-туры кереп китә. Тик шунысы бар: 1941нче елгы парад та бит Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 24 еллыгы хөрмәтенә уздырылган. Безнең тарихыбыз, телибезме-юкмы, Совет чоры белән береккән. «Совет чорында рәхәт яшәдек, коммунизм булган икән», – дип бүген уфтанучы абый-апалар белән бәхәсләшеп булмый. Чынлап та, бүгенгедәй кыргый капитализм түгел иде ул чорда. Бушлай медицина, белем алу мөмкинлеге генә дә ни тора?! Адым саен ришвәтчелек тә көтеп тормады. Завод-фабрикалар да гөрләп эшләде. Бүген исә шул завод-фабрикалар биналарын сәүдәгәрләр арендалый, һәркайда базар, җитештерүче генә юк. Шулай булгач, хаталарны үткәннәрдән түгел, бүгенге гамәлләребездән, үзебездән эзләсәк иде. Коррупциягә кереп чумган илебездә гади халыкка җиңел түгел. Хәерчеләр белән байлар арасында аерма арта. Шушы фонда хәтерне «чистарту» мөмкинме? Аңа 4нче ноябрьләр генә булыша алмас шул. Социаль гаделсезлек, икътисадый проблемалар аркасында туган чуалышларга, милли-фашистик идея тарафдарлары да кушылса, эшләр хөрти булырга мөмкин. Моны гражданнар сугышы алшарты дияргә була.

РУСИЯ БӨТЕНЛЕГЕНӘ КУРКЫНЫЧ УРЫС МИЛЛӘТЧЕЛӘРЕННӘН ЯНЫЙ

Мәскәүнең Люблино районында 10 мең урыс милләтчесе марш белән үткән. «»нда катнашучылар Урта Азия илләре белән визалы режим кертүне, кыска көпшәле корал йөртүне рөхсәт итүне, Кавказны финанслауны туктатуны таләп итте. Әбиләр, балалар янында кара күн курткалардан, хирург битлеге кигән, һәм кулларын өскә күтәреп Гитлерны сәламләү ишарәсе ясап «Зиг Хайль» дип кычкыручы башкисәрләрне, «Русия урыслар өчен» дип акыручы кешеләрне күргәч, кем ничектер, миндә каз тәннәре чыга. Үзем, гаиләм, балаларым өчен курка башлыйм.

Минемчә, эш тирәнгә киткәнче, 4нче ноябрьнең урынсыз бәйрәм икәнлеген танырга кирәк. Хакимиятнең халыкларны берләштерү максатыннан уйлап чыгарган бәйрәме барып чыкмады. Мөселманнарга, мигрантларга каршы хәрәкәт итүче шовинистик оешмалар аны бары тик үзләренеке итеп кабул итте. Бөтен тулылыгы белән әйтә алам: 4нче ноябрь минем бәйрәмем түгел, бу көнне минем татарым өйдән чыгарга куркып утыра. Иртәгә урыс милләтчеләре минем өчен генә түгел, шул ук Кремль өчен дә куркыныч булырга мөмкин. Чөнки урыс милләтен кайгыртмый, Русияне «каралардан», түбән расалардан чистартмый дип, көчсезлектә гаепләп, бүгенге хакимияткә дә һөҗүм булмасмы? Кремльгә оппозициядә булган көчләр белән милли шовинистлар бер йодрыкка туплана башлады инде. Һәр ике маршта, митингларда «Русия Путинсыз» шигаре яңгырау шуны дәлилли. Илебездә урыс булмаган халыкларны яратмаучылар арта бара. Фашистларыбыз да бар. Өченче Рейх аләмнәрен җилфердәтеп йөрүче спорт фанатлары да җитәрлек. Ә 4нче ноябрь шуларны берләштереп, үзенә күрә бер күрсәтмә парад булып тора. Гитлерны данлаучыларның арта баруы, бу илдә бар да тәртиптә түгел, дигәнне аңлата түгелме җәмәгать! Ә дәүләт башында торучылар моны күрми. Әллә күрергә теләмиме? Юкса, Жириновский кебекләр тыелыр иде күптән.

Алла сакласын берүк, башсыз акылсыз башкисәрләрдән!

P.S. Шөкер, Татарстаныбыз тыныч. Милләтчеләр бер-берсен кумый әлегә. 4 ноябрьдә Казан урамнарыннан Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә тәре йөреше оештырылды. Анда 6 меңләп кеше катнашты. Арада урыс милләтчеләре дә үз байраклары белән катнашты. Берничә кешене полиция тоткарлады.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

  Фашистлар өркетә, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии