- 06.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №18 (7 май)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Газетабызның узган санында Медведевның халыкның яхшырак яши башлавына куануы турында язган идек инде. Баксаң, русиялеләр хәзер елга 2 кило балыкны күбрәк ашый башлаган… Премьер-министр илдәге хәлләрне белеп бетермидер шул. Ә менә «АиФ» газетасы быел Русиядә язгы чәчү өзелергә мөмкин дип чаң кага. Чәчүне башкарып чыгарга техника һәм акча җитми. Мәсәлән, Курган өлкәсе бу нисбәттән гадәттән тыш хәл игълан итүне сорый икән инде. Авыл елы дип игълан ителгән Байкал артында да чәчәрлек техника калмаган. Ягулык алырга акча юк. Сәбәбе – Русия ашлык берлеге башлыгы Аркадий Злочевский аңлатканча, 3 ел рәттән корылык булу аркасында кредитлар 3 ел дәвамында түләнмәгән. Быел аларны түләр чак җитте. Төбәкләрдә «Росселхозбанк» бирә торган кредитның күләме дә киметелгән: 150 миллион сумнан 100 миллионга гына калдырылган. Зуррак күләмне Мәскәү раслый, һәм документлар шулай ике арада йөри. Бюрократик каршылыкларны үтеп, ул мохтаҗ урынга барып җиткәнче чәчү вакыты да чыгып бетәчәк. Кырларда технологияләр үтәлми. Җиргә акча азрак керткән саен – отышлы, ярдәм гектар саныннан бирелә, ә уңыш күләменә карамый. Җиргә берни генә кертми ашлыкны потлап кына алсаң да, гектарыннан 40–50 центнер үстерерлек итеп технологияне үтәсәң дә – бәя бер. Шул рәвешле җирне үтерүчеләр ота. Русиядә кылган баскан, урманга әйләнеп барган кысыр җирләр никадәр. Татарстанда да бар алар. Әле генә авылыма кайтып килдем. Туңга сөрүнең ни икәнен онытканнар инде. Авылдан читкәрәк китсәң, кысыр калган җирләр җәйрәп ята. Абыем гомер буе агроном булды, ул бүгенге кырда эшләүгә аптырый, ашлык алай да ничек үсә әле, ди. Көтүлек болыннар ташландык хәлдә, печәнен дә чабучы юк, көтүгә чыгарырга малы да бетте, диярлек. Печәнлекләргә тигәнәк хуҗа. Шулай булгач, Русиядә нефть-газыбыз бетмәсен, Аллаһы Тәгалә биргән байлыкны ҖирАнадан күбрәк талап алырга телисе, табигатьтән, һава торышыннан рәхим шәфкать кенә көтәргә кала. Юкса, бүген кырларыбызда ясалма сугара торган торбаларны да әллә кайчан металл калдыклары итеп урлап тапшырып бетерделәр. Кайчандыр Совет чорында табигатькә бәйлелекне киметәбез дип корылган сугару җайланмалары булганлыгын искә төшереп плотиналары гына калды. Әле аларны ишеп бетермиләр, саклап торалар.
Гомумән, без горурланабыз: тезләнмибез, аягыбызга торып бастык дибез. Ә сез, укучым, Русиягә нинди бәя бирер идегез? Ул аягында нык басып торучымы, әллә чүккәнме?
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Чәчәргә техника юк,

Комментарии