- 06.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №13 (6 апрель)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Бу дөньяда бер-береңне белеп-танып яшәүгә ни җитә? Туганнар, дуслар гына түгел, якташлар да чит җирләргә киткәч, бер-берсен эзләп таба. Әйтик, Казанда авылдашыңны, райондашыңны очрату ул туганың белән очрашуга тиң. Инде республикадан читкә китсәң, Татарстан кешесе синең өчен якынга әйләнә. Минем үземнән, Ватаның ни дип сорасалар, авылым Түбән Оры, дияр идем. Тагын, дип кызыксынсалар, Арча районы, диярмен. Аннан башкалабыз Казан, Татарстан килә, бары тик ахырдан гына Мәскәү, Русиягә барып чыгачакмын. Шуңа да Арча якташлык җәмгыяте оештырган очрашуларга бик теләп йөрим. Моннан 9 ел элек оешкан иде ул. Бу вакыт эчендә сайлап куелган президентыбыз Тәлгать абый Шиһабиев җитәкчелегендә якташларыбызны барлыйбыз, Казан арты, Арча төбәгенең тарихын, олуг шәхесләрен өйрәнәбез, танытабыз. Күптән түгел Казан милли-мәдәни Үзәгендә узган еллык хисап җыелышы да элеккеләреннән аерылмады. Якташларыбыз өчен оештырылган күңелле, җылы бәйрәм булды ул. Тәлгать абый соңгы бер ел эчендә ниләр эшләнгәнен сөйләде. Якташлык җәмгыятенә булышлык күрсәткән шәхесләребезне рәхмәт сүзләре белән искә алды.
– Арча – безнең кече Ватаныбыз. Якташларыбыз, кем ничек булдыра ала, булышса, Арча ягы тагын да данлырак, шөһрәтлерәк булыр иде. Күп авылларда мәчетләр салдырып, юлларын карашып, авыл халкына төрле ярдәм күрсәтүче, Арчада туып-үсеп, республика, ил күләмендә игътибарга лаек, зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләребез байтак. Алардан үрнәк алыйк! – диде Тәлгать абый. – Күп районнарның якташлык җәмгыятьләре эшләре тукталып калды. Без, Аллага шөкер, яшибез, яшәргә тиешбез! – дип тәмамлады ул сүзен.
Чынлап та, моннан берничә еллар элек бик күп районнар үз якташлык җәмгыятьләрен оештырып эшли башлаган иде. Кызганыч, хәзер аларның саны кимегән. Бу, әлбәттә, барыннан да бигрәк, аерым шәхесләргә бәйле. Әгәр үз артыннан ияртеп, булсынга тырышып йөрүчеләр табылса, җәмгыять эшли. Безнең Арча якташлык җәмгыяте бу нисбәттән Тәлгать абый Шиһабиевка һәм актив эшләүче президиум әгъзаларына рәхмәтле. Әлеге иҗтимагый оешма белән Арча районы хакимияте дә, Арча халкы да хаклы рәвештә горурланадыр, дип беләм. Әнә бу бәйрәмебезнең дә бизәге булган күренекле шәхесләребез – җырчылар ел саен бу бәйрәмне сагынып көтеп алабыз, ди. Быелгы бәйрәмне дә, якташларыбыз – танылган җырчылар Гөлзадә Сафиуллина, Шамил Әхмәтҗанов, Рабига Сибгатуллина кебек йолдызларыбызның катнашуы да, елдагыча, онытылмаслык итте.
Арча җирендә туып-үскән хөрмәтле якташларыбыз! Килегез, очрашыйк, бергә-бергә аралашып яшик!
Илфат Фәйзрахманов,
Арча якташлык җәмгыятенең президиум әгъзасы.

Комментарии