Бурычлы үлмәс диләр дә бит...

Бурычлы үлмәс диләр дә бит...

Бүген тормышка зарланабыз, бәяләр үсә, әмма төзелеш материаллары, мебель сата торган кибетләргә керә торган түгел, әйтерсең, бар халык төзелеш, ремонт белән шөгыльләнә. Дөрестән дә, төзелеш фирмалары, ремонтлаучылар эшсез тормый. Кемдер фатир сатып ала, кемдер шәхси йорт төзи. Бу максаттан дәүләт ташламалы ипотекалар бирә. Машиналар да моңарчы күрелмәгән рекордлы бәяләрдә. Базарда башлыча Кытай машиналары гына, үзебезнекеләрне алырга теләмәгәннәр өчен бу бердәнбер юл. Бәяләр буй җитмәслек тоелса да, машина алучылар да бихисап. Тагы да шул кредит ярдәмгә килә. Мин танышларыма карыйм да, Русиядә һәркем бурычка яши ахры, дип нәтиҗә чыгарам. Бер караганда бурычка батып нидер сатып алу затлылык, рәхәт тормыш артыннан куу кебек күренергә мөмкин. Әмма баш өстеңдә түбәң, йөртер машинаң булу бүген тормыш алып бару өчен үтә мөһим. Тулай торакка урнашып торып, дәүләт бушлай фатир бирә, дип көтә торган заманнар артта калды бит. Фатир арендалап тору өчен дә, тормыш көтәргә җитәрлекне эшләп табар өчен дә җан-фәрман эшләргә кирәк. Авырый калсаң, тагын медицина ярдәме сүздә генә түләүсез кебек... Торак коммуналь түләүләр, кибетләрдәге бәяләр... барын да саный башласаң, математик булырга кирәк, ә менә җиткерә башласаң – башың әйләнер. Кеше «бичарадан ни чара» дигәндәй, әнә шулай бурыч сазлыгына бата. Бүген үзләрен оҗмах ияләре итеп күз алдына китерә торган дин әһелләренең «Ипотекалар, кредитлар зур гөнаһ» дигәннәрен шәрехләп тормыйм, аларча, кеше өстендә яшәү – бүген куып чыгаралармы, иртәгәме, дип күчмә халык статусында гомер итү – яхшырак... 
Ләкин кешене бурыч сазлыгына батырудан банклар ота бит. Мәсәлән, ипотекаңны түләп бетергәнче сатып алган фатирың синеке түгел. Түли алмасаң, аны тартып алалар. Банк оттырмый, ә менә ипотека алган кеше ярык тагарак белән кала. Моңарчы түләгән акчасын да ул тулаем кайтаруга ирешә алмый. Банк югары процентлар өстенә кешене тагын өстәмә чыгымга – үзенә страховка да рәсмиләштерергә мәҗбүр итә. Шунсыз ипотекага ризалык бирелми, яисә проценты зуррак була. Бурычыңны вакытыннан алда каплаганда да банк ота, чөнки кеше башта ничә елга хисапланган процентын түли, ипотека ахырына гына төп бурычы кала. Шулай итеп килешүдә билгеләнгән вакытта син алган хак ике тапкыр артырга өлгерә. 10 миллионлык фатир 20 миллионга җитәргә мөмкин. Әле фатир бәяләре туктаусыз үсә тора. Һәм халык сазлык бурычына бата бара. Бурычлы халык дәүләт, режим өчен файдалы. Ул дәшәргә курка, чөнки эш урыныннан колак какса, урамда калачак, ипотека, кредит бугазлап буып алачак. Ләкин иртәме соңмы кайтарылмаган бурыч күмәк төс алып, банкларның үзләрен банкротлыкка чыгарып, ил икътисадын көрчеккә терәячәк. Илебез икътисадын ал да гөл диярлек түгел юкса, аңа аз гына тетрәнү дә җитә калырга мөмкин. 
Бүген русиялеләрнең 20%ы кредитларын кайтару графигын үти алмый. Бу Берләшкән кредит бюросының быелның ноябрь аена биргән мәгълүматы. Шул статистика мәгълүматларына караганда, Русиядә 10 миллион кеше бурычларын кайтара алмаучы банкротлыкка кандидат. Уйлап карасаң, бу ун Казан дигән сүз бит. Физик затларның кимендә өчәр ай түли алмый тоткарланган суммасы 6 триллион сумга җитә. Кайтарылмаган кредитларның күләме арта бара. Мәсәлән бер ел элек бурычлылар 8,8 млн кеше булып, аларның бурычы 5,68 триллион сум булган. Хәзер банкротлык чигендә торучылар бер миллионнан артыкка үрчегән. 
Шул ук вакытта Үзәк банк мәгълүматларына караганда, 2023нче елның беренче яртысында кредит алучылар саны 2 миллион кешегә арткан һәм 47 миллионга җиткән. Вәзгыятьне тагын да киеренкеләндерә торган хәл: 3 һәм аннан да күбрәк кредитлы русиялеләр 11 миллионнан артып киткән.
Үзәк банк та куркып калды булса кирәк, киләсе елның гыйнварыннан кредитлар бирүгә таләпләр кырысланачак. Ә быел әле кеременең 80 %ы бурыч түләүгә китә торганнар да кредит алып кала ала. Ә менә аны кайтара алырмы ул, монысы шикләнергә мәҗбүр итә. Ләкин моңарчы дәүләтнең моңа артык исе китмәде. Чөнки бу кредит оешмалары проблемасы һәм «суга батучы» бурычлының үз эше итеп кабул ителде. Әлеге дә баягы өстә телгә алган хәл – бурычлы күндәм булырга мәҗбүр бит, аны тыңлату җиңел. Режим өчен бу үтә кирәкле масса. 
Аңлашылганча, кредитлар, ипотекалар янына якын килмәгез, дип әйтеп булмый. Бүгенге вәзгыятьтә син тормышыңны җайлау, балаларыңны кеше итү өчен үлгәнче эшләсәң дә, тиз арада җитәрлек акча туплый алмаячаксың. Атаң-анаң хакимият канәфиендә утыручы «фәрештә», яки табигый байлыкларга хуҗа булып алган олигарх булмаса әлбәттә.
Бурыч тоткынлыгыннан коткара торган банкротлык процедурасы бар. Ләкин үтә дә аңлаешсыз һәм аны бурычлы кеше мөстәкыйль рәвештә ерып чыга торган түгел. Ул суд аша гына мөмкин. Димәк адвокат ялларга кирәк булачак. Болай да бурычлы аңа акча каян тапсын?! Гомумән бу тармакта мошенниклар да рәхәтләнеп эш итә. Мәсәлән, көн саен диярлек телефоныма шалтыраталар: миңа бурычларымнан котылырга булышырга вәгъдә итәләр. Шулай ук «Быстроденьги» ише микрофинанс оешмалары да халыкны төп башына утыртуларын дәвам итә. Кеше артыгын уйлап тормый, капкынга үзе барып керә. Шул ук ломбардларның эш үзенчәлеге дә хәерчене талауга нигезләнгән. Шуңа күрә бүген Русиядә «суга батучының суга батуы» һаман да үз эше булып кала. Бу суга батуларның ташкын булып икътисадны дерелдәтү ихтималы туганда гына дәүләт даирәләрендә дә уйлану турында ишетелә. Ә аңарчы... Юкса, микрофинанс оешмалары күптән инде законсыз дип игълан ителер иде.
Менә шушындый шартларда алданмаска, үз хокукларыңны белергә, гаделлекне табарга «Безнең гәҗит» ярдәм итә. Бары тик 14нче декабрьгә чаклы гына ташламалы язылу була (тулы мәгълүмат 1нче биттә). Арзан чакта газеталарыбызга язылып калыгыз. Тик кисәтәбез, киләсе елдан газетабыз айлык басма булып калачак, әмма калыная, А4 форматында 64 битле булачак. Инде аңлаттым, без бу адымга барырга мәҗбүр, ризалашмаучы укучыларыбызны аңлыйбыз, үзебез дә риза түгел. Кызганыч, бүгенге вәзгыятьтә башкача мөмкин түгел.
Бергә булыйк, бердәм булыйк! Аллаһыбыз исәнлектән, иминлектән аермасын һәм бурычлардан сакласын!
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии