- 05.11.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №43 (2 ноябрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Бүген милли шовинизм идеясен кем генә кычкырмый?! Жириновский адым саен: «Россия – для русских!» – дип искәртеп тора. Медведев та безгә урыс мәдәниятен, православие нигезләрен өлге итеп алырга киңәш итте. Русия Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан Коммунистлар партиясе дә шовинизм модасына кушылды: партиянең Үзәк Комитет секретаре Сергей Обухов урыс халкын Конституциягә дәүләт коручы халык дип теркәтү һәм паспортларга милләт графасын кайтаруны тәкъдим итте.
Советлар Берлеге заманы паспортларында кешенең милләте турындагы бишенче графаның туксанынчы елларда бетерелүе җәмәгатьчелектә зур гына шау-шу тудырган иде. Моңа карамастан, Русия Федерациясе паспортларында милләт графасы бетерелде.
Дөрес, Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов Мәскәүдәге коллегасының урыс халкын дәүләт коручы төп халык итеп кую тәкъдимен, бу аның шәхси фикере, ул Коммунистлар партиясе карары була алмый, дип белдерде. Русиядә рус халкы кебек башка халыклар да бар, диде ул.
Хәер, Русия күпмилләтле ил дип саналса да, милли мәсьәләләрне хәл итә торган ведомство да юк. Алып барылган реформаларның барысы да бер милләт, бер тел булдыруга юнәлгән.
Мин коммунистларның да урысны титуллы милләт итәргә теләвен аңлый алмыйм. Совет чорында мондый сүз кычкыручыларны, һичшиксез, төрмә көткән булыр иде. Һәрхәлдә, телләр бетәрлек шартлар тудырылса да, сүздә генә булса да ирек, милләтләр дуслыгы дип сөйләнелде бит. Ә бүген инде гамәлдә генә түгел, сүз белән дә «старший брат»ның кем икәнен белеп яшибез.
Менә нәтиҗә: «Сова» хокук яклау үзәге мәгълүматына караганда, быел инде расизм өчен 43 хөкем карары чыгарылган. Бу елдан-ел арта бара.
Мәсәлән, 2002нче елда халыкның 60%ы башка милләт кешеләренә нәфрәт хисләре тоймаган. Ә 2011нче елда алар 50%ка гына калган. Сораштырылучыларның 44%ы хәзер национализм тәрбияли торган иҗтимагый фикер туды, дип саный. Ә 2002нче елда алай уйлаучылар 25% кына булган. Әлбәттә, бүген фашизмны яклаучылар күп дия алмыйм. Әмма бар. Үзен генә кешегә санаучы ультрамилләтчеләр җитәрлек. Һәм сәясәтчеләр авызыннан ишетелгән шигарьләр, чакырулар андый вәхшиләргә үзләрен иркенрәк хис итәргә ярдәм итә.
Бүген «Россия – для русских!» дип әйтүчеләргә гаҗәпләнмибез. Әмма: «Русия, һичьюгы Татарстан – татарлар өчен!» – дип әйтеп кара?! Шунда ук эш кузгалтылыр. Монысы ярамый…
Ә минем бар милләтләр дә тигез хокуклы, теленнән, милләтеннән оялмый, аны яшерергә мәҗбүр ителми торган, телем үсеше өчен иркен шартлар булдырылган илдә яшисем килә. Мин шундый Ватанымның чын патриоты булыр идем. Әмма әлегә минем мәктәпләрем ябыла, балаларымны татарча укытырга мәктәпләр, татарча тәрбияли торган балалар бакчалары таба алмыйм. Туган телем – татарчамны гыйлем тупларга да яраксыз, дип ышандыралар, балаларыбызны урысча гына укытырга кирәк, диләр… Юкса, минем балам татарчасы белән надан кала икән бит…
Безнең илебездә тырмага кабат-кабат басарга яраталар. Һәртөрле «изм»нарның яхшыга илтмәгәнен беләбез, юкса. Фашизм Гитлерны тудырды, коммунизм – Сталинны.
Әйе, бүген Русиядә башка халыклар да булганын истән чыгармаска иде. Илебездә иминлек, тынычлык һәм хөрлек булуын теләсәк, бу бик мөһим. Әмма бүгенге сәясәтчеләр, әллә белеп, әллә үзләре дә аңламастан, илне таркатуга илтә торган шигарьләр күтәреп йөри…
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Русия урысларныкы гына мыни?,

Комментарии