Хөкемнәр дә төрле була

Хөкемнәр дә төрле була

Сәер тормыш, сәер вәзгыять минем туган илемдә. Инде хәйран яшәлде. Ярты гасырлык гомеремдә, без тарих дәресләрендә укыган иҗтимагый формацияләрнең барысын да күрергә өлгердем. Колбиләүчелек белән крепостной хокуклы җәмгыятьне генә күрмәдем. Хәер, нәтиҗә ясарга ашыкма, Илфат! Күрдең һәм күреп торасың. Коллык та, крепостнойлык та бар. Әнә бит элеккеге союздаш республикалардан эш эзләп килгән гастарбайтерлар ничек яши?! Әнә чит ил гражданнары гына түгел, авылдашларым ничек көн күрә?! Минем авылымда «Вамин» ширкәте хуҗа. Хезмәт хакы хисабына сыйфаты шикле сыр, казылыклар белән сыйлый ул үз хезмәткәрләрен. Бүген үләксә базы буш диләр авылдашлар. Дөрестерме, юкмы, ә менә үлгән мал әрәм китми. Хәтта, яңа туган бозауларга кадәр, җан тәслим кылсалар, казылыкка озатыла, дип сөйлиләр. Белмим, моны тикшереп йөргәнем юк әлегә, тик колбаса ашамас булдым. Менә шулай булгач, колбиләүчелек юк ул дип кем әйтә ала?!

Әйе шул, кулыңда хакимлек дилбегәсе, акчаң булса, бар да бар һәм сине кешегә дә саныйлар. Әле узган атнада гына Краснодар краеның Кущевский район суды Сергей Цеповязны 150 мең сум штраф билгеләп итте. «Бердәм русия»нең элеккеге әгъзасы һәм булган бу адәм 12 кешене, шул исәптән 4 баланы үтерүчеләрне яшергән. Хәтерлисездер, бар дөнья тетрәнде әлеге коточкыч канлы вәхшилеккә. 2010нчы елның 4 ноябреннән 5енә каршы төндә Кущевский станицасында Аметов, Касьянов, Мироненко, Игнатенколар гаиләләре, чын мәгънәсендә, суеп чыгылган иде. Хәтта 9 айлык сабыйны да җәлләмәгәннәр. «Новая газета» язганнарга ышансаң, Сергей Цеповяз бандитлар төркеме әгъзасы булган. Әлеге криминаль оешма 1991нче елда оеша. Анда бандитлар саны 200гә җитә. Һәм алар тирә якны дер калтыратып яшәтә. Канлы эшләре арасында үтерүләр, балигъ булмаган балаларны көчләүләр… Эшмәкәрләр һәм фермерлар аларга оброк түләп торган. Ә Сергей Цеповяз «Бердәм Русия» фиркасе әгъзасы, һәм хакимият структураларына бик якын адәм. Ул полициядә һәм хакимияттәгеләр арасында «түбә» булдырган. Шунысы гаҗәп, бандитлар төрле срокларга хөкем ителгән, әмма булып торган Сергей тикшерү барышында ук төркем әгъзасы булу статусыннан «чистартылган». ябык ишекләр артында үткән. Тикшерү эшләренә журналистлар артык борын тыга алмаган.

Сергей Цеповязның хакимияттәге «крыша»лары әле дә урынлы эшләрдә. Шул исәптән губернатор да. Шулай булгач, кем хуҗа булып чыга да, кем – коллар? Аныклап тору урынсыз. Шушы урында барысы да аңласын өчен урысчалатып, «Без комментариев» дип төгәлләр идем дә… шул ук «Бердәм Русия» фиркасенең икенче әгъзалары урамнарда күмәк чараларны тыярга җыена. Әйтик, тиздән урамда ризасызлык пикетлары, митинглар оештырсаң, һәм сине гаепле дип тапсалар, 300 мең сум штраф түләтәчәкләр. Бу иң арзаны. Әле ул 1 миллионга җитәргә мөмкин.

Аңлатма бирү урынсыз дип тагын бер кат кабатлыйм. 12 кеше үлемен белә торып булдырмый калмаган, эзләрне яшерергә тырышкан, урыны төрмәдә булырлык кешегә 150 мең сум штраф, ә менә син урамга чыгарга, хакимиятне сүгәргә җыенсаң – 300 мең сум белән яныйлар. Кайсы гадел хөкем? Ни әйтсәң дә, Русиядә кемгә яшәргә кыенрак дигән сорауга җавап анык: хакимият фатихасын алмаганнарга, урлый белмәүчеләргә авыр…

Беркөнне юл кырыенда бер шигарь-плакат күрдем. «Коррупция өчен барыбыз да түли» диелгән анда. Минемчә, ул язылып бетмәгән: «Коррупция өчен барыбыз да түли, ә акчасын хакимияттәгеләр ала…» – дип дәвам итәсе иде. Шул плакатларны язып элеп кенә көрәшәбез дә бит инде коррупциягә каршы. Ә судлар нинди?! Хәер, бу хакта бер язма әзерлим. Күптән түгел, бер судта булырга туры килде. («Укытучылар – суд залында» (11 апрель, 2012 ел), «Укытучылар суд залында – 2» (16 май, 2012 ел)). Анда укытучыны хөкем иттеләр. Хәзер ул укытучыга «дөя түгеллеген» исбатлыйсы гына калды. Тикшерүчеләр дә, судья да акка кара белән язганны күрми, сукыр, чукрак системалы илдә яшәгәнлегебезне тагын бер кат аңладым мин ул процесста.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Хөкемнәр дә төрле була , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии