- 05.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №13 (4 апрель)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Беренче саны 2003нче елда дөнья күргән «Безнең гәҗит»кә инде 2012нче елның икенче яртысы өчен дә язылу башланды. «Безнең гәҗит» татар матбугатында үз сүзен иң кыю әйтүче, үтә катлаулы җитди темаларны да тикшерергә алынучы һәм иң зур тиражлы газеталарның берсе. Безгә ярдәм сорап кайлардан гына мөрәҗәгать итмиләр. Журналистларыбыз ара ерак, бу тема зур түрәләр белән бәйле дип тормый, юлга чыга. Әле өстәвенә башкалар басмаган язмаларны да безгә китереп бирәләр. Андыйларга да урын түрдән. Тик бер генә таләп – язма профессиональ яктан югары дәрәҗәдә әзерләнгән, төрле як фикерләренә колак салган, бәйсез, тарафсыз булырга тиеш. Без заказ үтәмибез, бары тик хаклыкны табарга ярдәм итәргә телибез. Бу нисбәттән инде шактый гамәлләребез бар. Бүген күп кенә язмаларыбызда бәян ителгән вакыйгаларны прокуратура, хакимият органнары тикшерә.
Әлбәттә, газетабызны редакциябездәге кыю журналистлар гына (алар иң булдыклы үткен телле каләм әһелләре, моңа газетабызның бүгенге санын укып карагач та инанырсыз) ясамый, аны беренче көненнән үк якын дусты иткән һәм аңа яңа килеп кушылган укучыларыбыз языша. Укучыларыбыздан килгән гыйбрәтле хикәяләр, вакыйгалар – газетабыз бизәге. Аларны укыйсың да күзләр яшьләнә, нинди куркыныч һәм ябык заманнар булганын исеңә төшерәсең. Бүген дә михнәтләр кичереп көн күрүчеләр булуын аңлап, Аллаһыга шөкер кыласың.
Укучыларыбызның мавыктыргыч хикәя-повестьлары да газетабыздан өзелми. Даими рәвештә төрле конкурслар оештырыла, шундый конкурсларның берсенә килгән язмаларны бүген 10нчы биттән укырга мөмкин. Кыскасы, газетабыз яклаучы, киңәшче булырга тырыша. Ул уйландыра, ял да иттерә.
Без кызыктырып яздыру өчен лотерея уеннары белән дә мавыкмыйбыз. Ул бит язылу хакын арттыру хисабына оештырыла. Рекламага да урын әрәм ителми. Шул ук вакытта, форматына караганда, иң арзанлы газеталарның берсе дә. «Безнең гәҗит»тән мәгънәсез гайбәт тә таба алмассыз, затсызлык та юк анда. Артистларның нинди кием киюе, кайда ял итүе безне кызыксындырмый. Без сары матбугат түгел. Шуңа күрә әлеге газетаны беренче тапкыр кулыгызга алгансыз икән, игътибар белән укып чыгыгыз. Киңәшем шул: сүземнең хаклыгын сынар өчен аңа ярты елга ук язылмагыз, бер генә ай алдырып карагыз. Ошаса – алга таба язылырсыз, юк икән – бүген татар телендә чыгучы матбугат арасыннан сайлап алу мөмкинлеге бик зур, Аллага шөкер. Без мәҗбүри яздыруны оештыру өчен түрәләр тирәсендә дә бөтерелмибез, аларга тәлинкә дә тотмыйбыз, татар телевидениясендә эшләгән чорда үземә өлге итеп алган принцибым – «Без халык өчен эшлибез, халык мәнфәгатен яклыйбыз, халык турында сөйлибез».
Татарда газеталар сайлап алу мөмкинлеге зур дидек. Үзебез дә шул мөмкинлекне арттырырга тырышып, узган ел яңа 4 газета чыгара башладык. Чөнки «Безнең гәҗит»кә язмалар бик күп килә, сыйдырып булмый. Һәм аеруча популяр булган кайбер сәхифәләр, «Безнең гәҗит»нең эчтәлегенә хилафлык китерми генә аерым басма булып «башка» чыкты. Укучыларыбыздан килгән мавыктыргач хикәя-повестьлардан гына торган роман-газета, 32 битле «Серләр гәҗите» һәм тормышыбыздагы сәер, гаҗәп хәлләр турында сөйләүче «Могҗизалы дөнья» газеталары әле 2 айга 1 чыга. Тормыш итәргә өйрәтүче, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләү проблемалары, җенси тәрбия… һәм башка шундый четерекле темаларга дини һәм фәнни яктан аңлатмалар бирүче «Мыштым тема», сәламәтлек турында кайгыртучы «Шифалы гәҗит» газеталары киләсе яртыеллыкта 1 генә тапкыр чыгачак. Шунысын да искәртәм, бу газеталарга язылу хакы бик арзан, каталогтан карап чагыштырып, хат ташучылар белән киңәшләшеп язылырга киңәш итәм.
Әле безне белмәгән, күрмәгән, хәтта ишетмәгән укучылар да бардыр. Шуны истә тотып, бу сан 120 мең данәгә артык тираж белән почта бүлекчәләренә таратыла. Бу хакта ишетсәгез дусларыгыз-туганнарыгызга да әйтегез. Татар авылларындагы почталардан газетаны сорап алсыннар. Әгәр дә безгә һәрвакыт тугрылыклы булып калган даими укучыларыбызга тагын яңа дуслар да өстәлсә, без тагын да җитдиерәк, кыюрак була алырбыз. Газетабызны бергәләп тагын да эчтәлеклерәк, кызыклырак итәргә тырышырбыз. Бу нисбәттән планнарыбыз бар, якын киләчәктә аларны үзегез дә күрерсез.
Киләчәктә дә бергә булыйк, татарча укыйк, исән-сау яшик.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Без халык мәнфәгатен яклыйбыз! ,

Комментарии