Нәфрәт исе эшсез үтүктән дә аңкый сыман…

Нәфрәт исе эшсез үтүктән дә аңкый сыман…

Газетабызның узган санында мин дөнья масштабында паника тудырган афәт – коронавирус турында язган идем. Мөгаен бу чир гасыр чире статусына ия булырга «тырыша» булса кирәк. Инде авыручылар 20 меңнән артып китте, үлүчеләр дә 400дән артык. Ләкин бу рәсми статистика. Кайбер мәгълүмат чараларында күңелсез күрсәткечләрнең күпкә артыграк булуын фаразлыйлар. Вирусның таралу тизлеге шул кадәр зур, мөгаен, ул инде Кытай чикләрендә генә бикләнеп кала алмас – ашыгыч төстә ниндидер антипрепарат уйлап таба алмасалар… Бүген бу нисбәттән эш бара дип тынычландыралар үзе. Ләкин чир җиңелергә, таралу тизлеген киметергә уйламый.

Узган атна санында, бу афәт, Аллаһы Тәгалә тарафыннан Кытай җиренә махсус җибәрелмәде микән, дигән риторик репликамны әйткән идем. Юкса, бүген бу илдә, соңгы гасырда моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә, мөселман халкына үтә вәхши геноцид бара, мәчетләр җимерелә, зиратлар җир белән тигезләнә, Коръән китаплары яндырыла, чүплекләргә җыеп ташлана, дигән хәбәрләр күренә. Ә дөнья җәмәгатьчелеге дәшми: моны танудан, фаш итүдән курка, хәтта мөселман илләрендә дә моңа күз йомалар. Менә нәтиҗә: әгәр ахырзаман дигән куркытулар дөрес булса, дөньяны үлемгә кешелек үзе китереп җиткерәчәк, дигән фаразга мисал бу. Узыша-узыша коралланабыз, дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә алдашабыз…

Кайбер мәгълүмат чараларында шушы коронавирусны, махсус хәрби лабораторияләрдә уйлап чыгарылган бактериологик корал, дип фаразлау очраклары да булды. Мин моңа ишарәне узган атнада яздым. Ләкин бүген кабатлануыма бер сәбәп бар: шулай үзара сөйләшеп утырганда, шушы вирус турында сүз чыккач, мин әле берничә чыганактан бу хәрби бактериологик корал җитештерү нәтиҗәсе, дигән фаразларны укыдым, дидем. Янымда утырган берәү шунда ук ярсып: «Америкага нәрсә җитми инде, бу шуның гына эше. Кытайга күптән теш кайрый…» – дип әйтеп салмасынмы?!

Мин әйтәм:

– Әгәр бу хәрбиләр белән бәйле фараз дөрес булып чыкса, Кытай үзе моның белән шөгыльләнә ала, дип уйламыйсыңмы, – дим. – Ник менә шунда ук Америкага ябышасың соң?! Ә үзең шунда китәргә, андагы тормыш турында хыялланасың…

Танышым дәшмәде. Әйе, ул бервакыт мине дә «Госдеп»ка эшлисең, дип әйтеп маташкан иде. Үзе шул госдеп янына китәргә хыяллана. Мин беркая да китәргә җыенмыйм. Минем нигезем, соңгы сыеныр урыным да авылым, аның зиратында, якын кардәшләрем янында. Мин аларны калдырып беркая да китә алмыйм. Чит илләргә баргаладым, анда тормышлар рәхәтрәк булса да, сагынып, саргаеп кайтам.

Ә дустым уйлаганча, менә шулай дошманнар чолганышында яшәвебез – ул чалыш пропаганда чагылышы. Украина фашистларына, АКШ дураклыгына нәфрәт исе, аларның безне тезләндерергә теләүләренә гарьлек, ачу эшсез торган үтүктән дә аңкый кебек тоела миңа.

Ә шушы фонда эчке проблемаларыбыз игътибардан читтә кала. Аңа игътибар итү торган саен кыенлаша барачак. Әнә хәзер безгә рәсми төстә теркәлмәгән мәгълүмат чыганакларыннан файдаланырга ярамаячак. Инде «Ят агент» булу ихтималы болай да зур. Тагын да өстәмә штрафлар түләмәс өчен, мәсәлән Навальный фондларының коррупционерларны фаш иткән блогларына игътибар итәргә ярамаячак. «Безнең гәҗит» моңарчы «Азатлык» радиосы белән хезмәттәшлек итте. Ләкин шушы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә хәзерге канун нигезендә безгә дә «Ят агент» статусы алу куркынычы яный. Гәрчә, безнең хезмәттәшлек акча-финанс хисаплары белән бәйләнмәсә дә. Димәк, укучыларыбыз сораса да, без алга таба «Азатлык» радиосы белән элемтәләрне өзәргә мәҗбүр булачакбыз.

Ләкин тезгенне никадәр генә ныграк кыссаң да, ул тезген шартлап өзелергә мөмкин. Бүгенге сәясәтне ясаучылар моннан 1 гасыр элек булган вакыйгаларны оныткан бугай. Тарихны матур күзлекләр киеп иҗади яктан карап укый башлагач, саклану инстинкты югала күрәсең. 100 ел элек Русиядәге түнтәрешнең төп сәбәбе – Ленин бабай әйткәнчә, астагыларның искечә яшәргә теләмәве, өстәгеләрнең искечә идарә итә алмавы. Бүгенге вәзгыять тә әллә аңлап, әллә белештерми шул тырманы җентекләп әзерли сыман тоела миңа. Законнарны никадәр генә кырысландырсаң да, төрмәләр, җәзалар белән куркытсаң да мәхәббәтле булып, яраттырып булмый ул. Әнә бит илдән китәргә хыялланучылар никадәр?!

«Ромир» үзәге үткәргән сораштырудан күренгәнчә, русиялеләрнең 17 проценты чит илгә яшәргә бөтенләй күчеп китәргә тели. Шулар арасыннан 14 процент сораштырылучы АКШта яшәү турында хыяллана. 8әр процент Испанияне, Алманияне сайлар иде. 7 процент Канаданы хуп күрә. Тагын шул кадәр кеше Русиядән бөтенләйгә китәргә теләсә дә, кая урнашырга дигән сорауга җавап тапмаган. 5 процент сораштырылучы Италия, Австралия, 4 процент Израиль, Финляндия, хәтта Украина дип хыяллана, «кая булса да ярый Европа гына булсын» диючеләр дә бар. Эмиграциягә китәргә теләгән илләр арасында Черногория, Франция, Австрия, Швеция, Таиланд, Исландия, Һиндстан, Мисыр кебек илләр дә күренә.

Дөрес, сораштыруда катнашкан русиялеләрнең 83 проценты якын киләчәктә Русиядә яшәячәкләрен белдергән. Ләкин минем уйлавымча, бу 83 процент ныклы күрсәткеч түгелдер. Чөнки бик күпләр юкка хыяллануны хуп күрми, язмышлары белән килешә, минем кебек тормышларын туган ягы белән бәйли. Кемнең гаиләсе, туганнары бар. Кемнеңдер якыны авырый. Матди һәм башка мөмкинлекләре булса, бик күпләр китү җаен күрер иде. Мин үземә бу хакта хыялланучыларны еш очратырга туры килә.

Инде шушындый ук сораштыруны, әйтик, шул ук дошманыбыз, безгә гел начарлык теләүче Америка Кушма Штатларында үткәрсәләр, нәтиҗә нинди булыр иде икән? Белмим, анда Русиядә яшәргә хыялланучылар бар микән? Чит илләрдә булганда, бездәге тормышка кызыгучыны очратканым юк, киресенчә русиялеләр арасында, монда бигрәк рәхәт тормыш, кайтасы да килми, дигән сүзләрне ишетәсең.

Дөрес, Русиягә кызыкканнар да бар үзе. Минем туган авылымда инвестор «Вамин» авылымнан, колхозымнан амин ясагач, эшләргә кеше калмады. Хәзер бик матур итеп күрше район Әтнә районы егетләре (бу районда гына коммунизм сакланып калды бугай) хуҗалык оештырып ята. Һәм сыерларын Таджикстаннан килгән таджик егетләре сава. Алар вакытлыча гына виза белән эшли. Аларның авылда сыер сауган хезмәт хакына да туган илләрендә рәхәт яшиләр, дип аңлаталар. Менә алар, рәхәтләнеп Русиягә күчәргә тели…

Инде менә барыбыз да зур казаныш дип кабул итеп чираттагы тапкыр Конституцияне алыштырабыз. ВЦИОМ телефон аша сораштыру үткәреп халыкның зур күпчелеге үзгәрешне яклый, дип нәтиҗә чыгарган. Бигрәк тә пенсияләрне индексацияләү, минималь хезмәт хакын яшәү минимумыннан ким итеп куймаска, дигән пунктлар ошый икән. Әйбәт анысы, ләкин бу «эш югында эш күрсәтү» түгел микән соң? Ул бит моңарчы да федераль кануннар нигезендә көйләнә иде. Минималь яшәү кәрҗине бәясен дә, пенсияләрне индексацияләү күләмен дә хакимият билгели. Моннан соң да шулай булачак. Конституция төзәтмәсендә саннар юк… Аны билгеләүчеләр үзләре шул акчага яшәп карап, сынап исәпләп чыгармый бит. Шуңа күрә 10–12 мең сумга яшәп буламы, юкмы дигән сорауга да җаваплары юк.

2014нче елдан бирле халыкның кереме кими. 2018–2019нчы елларда гына ул рәсми статистикада тукталып калды. Ләкин белгечләр, бу «Росттат»ның санау методикасын алыштыруы нәтиҗәсе генә, дип фаразлый. Димәк, хәлләр яхшырмый.

Шушы фонда бер тәкъдим минем чәчләремне үрә торгызды: Минюст административ хокук бозулар кодексының яңа редакциясен әзерләгән. Анда юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар котчыккыч зур күләмдә үзгәртелә. Әйтик, хәзер тизлекне ялгыш 20–40 км/сәг. арттырасың икән, штраф 3 мең сум буласы. Элек 500 сум, ташламалы вакытта түләсәң – 250 сум иде. Инде тизлекне 40–60 кмга арттырсаң, элеккеге мең ярым урынына 4 мең сум түлисе. Бөтенләй ычкынып тизлегең 60 километр чиген уза икән – 5 мең сум яисә 4 – 6 айга таныклыксыз калуың ихтимал. Балл системасы да кертеләчәк. 3 тапкыр гаебең теркәлә икән, мәсәлән, сине өстәмә рәвештә тагын җәзага тартачаклар… Моннан тыш та куркыта торган тәкъдимнәр бар.

Документ 19нчы февральгә кадәр тикшерелә. Аның «Одобрямс» фиркасе депутатлары тарафыннан бер тавыштан кабул ителәчәгенә шикләнмим. Юстиция министрлыгы ни өчен шундый кырыс закон тәкъдим итә икән дигән сорауга, фаразым шул: бу юлларда хәвефсезлек тәэмин итү нияте белән түгел, казнаны баету максатыннан эшләнә. Чөнки Татарстан мәсәлән, Русиядә камералар саны буенча икенчеме, өченчеме урында (хәтерем ялгышмаса), ә юл транспорт һәлакәтләре кимедеме? Юк, хәвефләрнең камераларга бәйле түгеллеген күптән аңларга вакыт инде. Хикмәт юлларда, юлларның иминлек тәэмин итә алырлык таләпләргә туры килмәвендә. Ул тар юлларны кагыйдә бозмый үтә дә алмыйсың. Аннан соң ул камераларның дөрес эшләвен тикшерү мөмкин түгел. Ә кайбер юл билгеләрен, монда ни өчен куелды икән бу, дип баш ватасың. Билгеләр күп кирәк, чөнки ул акча дигән сүз бит. Тик юлда шоферлардан җыелган акча казнага, юл төзелешенә китә микән?! Менә монысы буенча мин тәгаен җавап алыр идем. Ничә миллиард сум җыелуы турында гына түгел, шул миллиардларның күпмесе юллар төзелешенә, бюджетка китеп, нинди файда китерде икән? Шуны бик беләсе килә. Алайса, камераларның хуҗалары да әллә кемнәр дигән сүзләр йөри.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии