Безне ник яратмыйлар?

Кызык илдә яшибез. Үзебез дә кызык. Ялгышрак әйттем, ахры, сәер, дияр идем. Аннан, үпкәлибез, безне хөрмәт итмиләр, янәсе.

Узган ел Төркиядә, Чехиядә һәм Мисырда булдым. Яратмыйлар безне читтә. Безгә, русиянинга куркып карыйлар, барыбызны да урыс дип саныйлар, һәм артыбыздан мыскыллы елмаю белән озаталар. Моңа кем гаепле соң? Әлбәттә, үзебез. Подьездларыбызны җимерәбез, урамнарыбыз чүпләнә… Тәртипнең ни икәнен белмибез… Шушы гадәтебез читтә дә күренә, сизелә…

Көзен Мисырга ял итәргә очабыз. Менә монда инде хәлләр күзәтелә икән. Самолет дөбер шатыр килде. Ул төялгәндәге шау-шу, этеш-төртеш башка капты. Янымда гына утырган туристлар талашып китте: урындыклары бер-берсенә комачау итә. Һавага күтәрелгәч яңа бәйрәм башланды: хатын-кызларга кадәр исереп бетте. Тәмәке тартырга ярамый, корабль командиры берничә тапкыр кисәтергә мәҗбүр булды: Мисырда полициягә җиткерү, һәм тәртип бозучыны Мисыр чигеннән уздырмау ихтималы белән куркытты.

Самолетлардагы дебоширлык хәзер даими характер алды. Инде депутатлар аэропорттагы Duty Freeларда спиртлы эчемлекләр сатуны бөтенләй тыю турында уйлый. Әмма бу проблеманы хәл итәрме? Җиңел – тыясың, бетте китте… Русиянин-пассажир ничек инде спиртлы эчемлексез юлга чыксын?! Самолетка утыруга, салонда йөрүче стюардессага күз салып алалар да, китә бәйрәм…

Минемчә, яңа законнар иҗат итәргә түгел, булганын эшләтергә. Суд, хокук яклау системасы тәртип бозучыларны, кыяфәтенә, дәрәҗәсенә карап хөкем итәргә тиеш түгел, ә бәлки закон алдында бар да тигез булса, юлдамы, башка җәмәгать урыннарындамы, бүтәннәргә комачаулыклар тудыручы дебоширлар булмас иде. Кайберәүләргә диңгез тубыктан. Моның өчен шартлары да җитәрлек. VIP персоналарга закон, караш икенче. Күрмәмешкә салышырга, законны әйләнеп узарга була.

Хәер, исең китәрлек гамәлләр шактый. Депутатларыбызның да сәер кануннар кабул итеп мәж килүләренә аптырыйсы юк. Алар да бит гражданнары. Әле АиФ регион газетасындагы бер язманы укып шаклар каттым. Казан шәһәре хакимияте үзен судларга бирүчеләргә оттырган өчен түләргә башкалабыз бюджетында быел 25 млн сум акча билгеләгән. Димәк, шәһәр түрәләре үзләренең эшләп җиткермәгән хилафлыклары өчен алдан ала киенеп куя. Гаепле чиновник үз кесәсеннән түләми, аның чатаклыгын шәһәр бюджеты каплый. Ә бюджет безнең салымнарыбыз хисабына җыела. Димәк, без түрәне судка бирәбез икән, аны отсак та үзебез үк түлибез булып чыга. Шәһәр хакимияте алдан ук эшләмәскә әзерләнеп тора.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии