- 04.12.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №48 (5 декабрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Русиядәге вәзгыять, кабул ителгән кайбер кануннар, сәясәтчеләр, хәтта ил агалары авызыннан чыккан тәкъдим-фикерләр еш кына елмаерга мәҗбүр итә, кайчагында сагайта да. «Нигә әйтер алдыннан уйламыйлар, хисапламыйлар, киңәшләшмиләр икән? Әллә яннарында акыллы бәндәләр юкмы?!» дип уйлап куям. Вакытлыча Президент булып алган, хәзер Премьер Министр урынына калган Медведев узган атнада тагын бер мәртәбә шулай уйларга мәҗбүр итте. Аның юл кагыйдәсен бозучыларга карата канунны катгый кырысландыру, хәтта штрафларны ярты миллион сумга җиткерү тәкъдиме интернет киңлекләрендәге ирекле мәгълүмат җыючыларны рәхәтләнеп көлдерде. Наянраклар, төрле мәзәкләр өстәп, хәтта клиплар да тәкъдим итте. Медведевның Казан Сабан туена килгәч «күрсәткәннәре» дә искә төште. Хәтерләсәгез, ул анда машинасында килеп туктап, тормозга басарга онытып, сикереп төште, ә машина Медведевны каршы алырга килгән халык өстенә тәгәрәп китте. Көч структуралары тырышлыгы белән генә фаҗига булмый калды.
Интернетта пәйда булган видеоблогта кара күн бишмәт кигән премьер-министр кара BMW X5 машинасы белән килеп туктый да машинадан бик җитди кыяфәт белән чыгып, туп-туры камерага карап сөйли башлый. Әмма бу видеода Премьер мачо стилендә күренергә тырышса да, барып чыкмады.
Русиядәге вәзгыять – зур бер театр, дип язганым да бар. Медведевның бу чыгышы да чираттагы спектакль булды бугай. Актерлык осталыгы гына җитеп бетмәде. Хәтта дәүләт карамагындагы мәгълүмат чаралары да теманы күтәреп алмады. Хәер, Медведевның чын шау-шу тудырырлык, дәррәү кабул итәрлек тәкъдимнәрен хәтерләмим дә. Ул гомергә кеше кешесе булды һәм булып калыр да. Ә менә ул әйткән соңгы тәкъдим Путин авызыннан яңгыраса, аңа реакция икенче төрлерәк булыр иде. Бу нисбәттән ярый әле күтәреп алмадылар, ул чираттагы ахмак канун булыр иде, дип тә куям. Әнә бит уйлап бетерелмәгән эш – сугыш ветераннары һәм толларына фатир өләшү идеясе нинди проблемалар тудырды. Ул гаделсезлекнең бер үрнәге булды. Туган-тумача талашып бетте, гомер буе эшләп, торак шартларын үз тырышлыгы белән яхшырткан ветеран игътибарсыз калды, ә эчкечелек белән шөгыльләнгән, йә булмаса, балаларының булдыксызлыгы аркасында хәрәбә йортта көн күрүче кайберәүләргә фатир бирделәр. Алны-ялны белми эшләгән ветеран да, көн үтсенгә яшәгән, өен карап төзекләндереп тормаган булса, дәүләт аңа да фатир бүләк итәр иде. Кыскасы, ил агалары нидер әйткәнче, эшләгәнче, төптән уйласын иде дип телисең. «Башыма, ни килә, шуны сөйлим» – аларга төс булырга тиеш түгел. Кызганычка, еш кына шулай сизелә. Сугыш чоры ветераннарын да аерасы түгел иде. Шул чор ятимнәре, балалары бүген кыерсытылган хәлдә. Аларга чорның иң авыр арбасы туры килде. Чөнки якларлык әтиләре дә юк, ул сугышта ятып калган. Кодрәтемдә булса, мин ул чор кешеләренә булган бәлешне һәркемгә тигез итеп бүләр идем. Фатир ук булмас, әмма 50 мең сум булсын, кимрәк булсын, авыр заманнарны кичеп, илне торгызган, төзекләндергән кеше үзенең кадере барын тоярлык булсын.
Инде Медведевның юлларда тәртип урнаштырырга җыенуына килгәндә, килешәм, юлларда тәртип кирәк. Тик ярты миллион сум штраф хәл итәме мәсьәләне? Тәкъдимнәр арасында машиналарны конфискацияләү дә булды. Бу иминлек урнаштырырмы?!
Миллиардер һәм бу язда президентлыкка кандидат булган Михаил Прохоров үз блогында хөкүмәт башта коточкыч юлларны төзәтү ягын карасын иде дип язып чыкты. Медведевның кызыл утка керү кебек юл кагыйдәләрен бозучылардан 500 мең сум түләтү тәкъдименнән көлеп: «Элекке президенттан үзе җитәкләгән илдә уртача хезмәт хакын белү-белмәвен сорарга кирәк», – диде Прохоров.
Коррупция баткаклыгына кереп чумган безнең илдә, катгый кануннар ришвәт тарифларын гына арттыра, ЮХИДИ инспекторының дәрәҗәсе генә күтәрелә, ул тагын да кирәклерәк кешегә әверелә. Бүген болай да тар һәм тиешенчә каралмаган юлларыбыз полосалар белән теткәләнеп беткән. Автобус линиясенә чыксаң, сине штраф көтә. Юкса, һәркем юл салымнарын түли, һәм шул акчага юллар киңәергә, төзекләнергә тиеш. ЮХИДИ штрафлары да шуңа китәргә тиештер. Аларны Татарстанда һәр чатта сагалап торучы камералар аз җыймый. Бездә рәхәт, юлны киңәйтәсе юк, төзекләндерәсе дә түгел, линия сызасың да, минем, салым түләүченең хокукларын чикләп, анда кермәскә боерасың. Туктарга парковкалар юк, машинаңны кая куярга белмисең. Уйлап куям: бу дәүләт тарафыннан оештырылган рэкет түгелме соң?! Парковкалар төзисе юк, юлларны киңәйтмә, һәм акча җый! Автобус линияләренә үтәргә рөхсәт урыннары светофор төбендә. Юкса, машина кирәкле рәткә алдан күчә башларга тиеш, дип беләм. Ә бүген Казанда, борыласы булсак, светофор төбендә генә икенче линиягә күчә алабыз. Чөнки аңарчы туры сызыкны кисеп үтәргә ярамый.
Театр. Берәр юл транспорт һәлакәте булып, аны бар мәгълүмат чараларында кат-кат сөйләп, җәмгыятьне әзерләп бетерсәләр, Медведев сүзе гамәлгә дә куелырга мөмкин. Сентябрь аенда бер исерекнең машина белән бәреп җиде кешене үтерүенә бәйле җәнҗал озак кына дәүләт телевидениесенең игътибар үзәгендә булган иде. Узган айда Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән фикер белешүдә катнашканнарның 63%ы исерек йөртүчеләргә карата канунны кырыслатырга кирәк дип санавын белдерде. Әмма бүген кануннар йомшак түгел. Аның эшләве генә кирәк. Медведевның ярты миллионлы тәкъдиме гамәлгә куелган очракта да, башта руль артында кем булуына игътибар итәчәкләр. Мисаллар эзләп ерак барасы юк. Казанда элеккеге судья, кеше таптатып үтергәч тә, һаман руль артында җилдерүен дәвам итте. Аны утыртмадылар да. Илебездә сословиеләр, сортлы катламнар, титуллылар булганда, юлларда да гаделсезлек дәвам итәчәк. Кемнәргәдер салмыш килеш тә йөрергә ярый. Чөнки аларны туктатмыйлар, махсус номерлар, мигалкалы машиналар бетсә генә, бар да бертигез булып хокуклар тигезләнсә, юлларда чынлап та тәртип булачак. Моның өчен әллә нинди катлаулы кырыс хөкемнәр таләп итүче кануннар да мөһим түгел. Без бит бар да Ходай бәндәләре. Әмма бу әлегә телдә генә. Ә яшәеш буенча өстенлекле катлам да бар. Аннан соң үпкәлиләр, янәсе, караклар һәм жуликлар дип әйтәләр үзләренә… Җиргә төшегез! Чын Хода бәндәсенә әйләнегез. Алланың кашка тәкәләре булмагыз!
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Медведев көлкегә калды ,

Комментарии