Шомлану дәрәҗәсе арта

Шомлану дәрәҗәсе арта

21нче сентябрьдә Путин өлешчә мобилизация игълан итте. Саклану министры Шойгу сүзләренә ышансаң, резервтагы 300 мең хәрбине Украинага җибәрәчәкләр. Нәтиҗәдә Русиядә халык пошаманга калды. Моны «Иҗтимагый фикер» фонды сораштырулары нәтиҗәсе дә дәлилли. Сораштырулардан күренгәнчә, туганнарыгыз һәм танышларыгызның кәефе нинди дигән сорауга, 25нче сентябрьдә респондентларның 69 проценты «шомлы» дип җавап биргән. Бер атна элек, 18 сентябрьдә мондый җавапны бирүчеләр 35 процент булган. Сораштыруда катнашучыларның 26 проценты гына үзен тыныч хис итә, бер атна элек андыйлар 57 процент булган.

Шул ук вакытта сораштырылганнарның 64 проценты, соңгы бер айда Русия хакимиятләренең гамәлләре канәгатьсезлек уятты, ачу китерде, дип белдергән. Респондентларның 29 проценты исә киресенчә җавап биргән.

Атнаның төп вакыйгалары дип русиялеләр өлешчә мобилизацияне (47 процент), «махсус хәрби операция»не (27 процент) һәм Русиягә кушылу турындагы референдумнарны (5 процент) атаган.

Әлбәттә бүгенге вәзгыятькә битараф калу мөмкин түгел. Кеше үзенә, якыннарына чакыру килер дип өркеп яши.

Мобилизация дәвамлы буламы, бу хакта рәсми хәбәрләр юк. Ләкин аның икенчесе һәм өченчесе дә буласы дигән хәбәрләр йөри. Һәрхәлдә, өлешчә мобилизациянең монысына нинди төр категорияләр алынасы, икенчесенә, өченчесенә кемнәр керә, бу хакта мәгълүмат масса-күләм мәгълүмат чараларында бәян ителде. «Безнең гәҗит»нең узган 28нче сентябрь санында без дә тәфсилле язма («Күңелләр шом эчендә») урнаштырдык. Димәк, бүгенге өлешчә мобилизация соңгысы булмаска мөмкин. Шушындый фонда шомлык хисе арту аңашыла. Җәмгыятьтә хәвефле мохит туды, курку басты. Ата-аналар балалары, хатыннар ирләре өчен курка.

Чит илләргә китүчеләр Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң артты. Ә инде 21нче сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, бөтенләй ажиотаж төсмерен алды. Кем кая, күпме, нинди котингент киткән, моның саны шулай ук игълан ителми. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, 2022нче елда 260мең русияле илдән киткән.

70 процент русияленең чит ил паспорты юк. Алар да илдән китү җаен карый, андыйлар Казахстан, Әрмәнстан, Беларус илләренә чыга ала. Паспортлылар визасыз илләрне сайлый. Арада иң популяры Төркия. Монголиядә, Үзбәгстанда Русия ватандашларына ярдәм итәргә тырышу бар, дип яза мәгълүмат чаралары. Алмания белән АКШ та мобилизациядән качучыларны сыендырырга әзер дип белдерделәр, ләкин анда китүчеләр бармы, мәгълүмат юк. Качакларны сыендырган илләрдән алынган мәгълүматларга караганда, 27нче сентябрьгә Казахстан 98мең русиялене кабул иткән. Казахстанны транзит ил буларак 64 мең качак сайлаган. Грузиягә 53мең кеше кергән, аның 60 проценты инде башка илләргә киткән. Финляндия чиген 60 мең кеше үткән, 80 проценты башка илләргә күчкән, ә унлап дистә кеше сәяси сыену урыны сораган. Соңгы атнада Евроберлеккә 66 мең кеше чыккан, 2022нче елның февраленнән андыйлар 1,3 миллион булган. Әйткәнемчә, бу соңгы мәгълүматлар түгел. Русия чик буйларында, аэропортларында хәл киеренке. Самолетларрга билетлар бик кыйммәт. Грузия чигендә хәл аеруча кискен булды, качкыннар машиналарын ташлап кача, дигән хәбәрләр бар.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәнче дә Русиядән китүчелр күп иде. Күпләр каннунарның кырыслануыннан куркып китәргә мәҗбүр булды. Болар активистлар, протест акцияләрендә катнашучылар, журналистлар иде. Ләкин китүчеләр арасында Украинадагы вәзгыятьне яклаучылаар да бар, андыйлар чит илләрдәге милекләрен саклап калу өчен китте.

Әлбәттә, аңлашылмаган сораулар җитәрлек, хәзер шуларга тукталырга телим.

Мин хәзерге вакытта Төркиядә ял итәм. Дөресрәге мәҗбүр. Бу хәлләр килеп чыгасын белгән булсам, сәфәрдән баш тарткан була идем. Кызганыч, билетемны кире тапшыра алмадым. Хәзер инде барлык русиялеләр кебек, Аллага тапшырдык, дип кире кайту вакытын түземсезлек белән көтәм. Һәм билгеле инде, Русиядәге һәм мондагы күзәтүләрем белән дә уртаклашасым килә.

Соңгы вакытта махсус хәрби операцияне яклаучылар арасында иң еш кулланыла торган сүз – «8 ел элек кайда булдың?», «3 көнгә соңарган булсак, безне басып алалар иде...» Монда да бар андый фикерлеләр. Һәм бик күп. Хәер аларның кәефләре икенче төрлерәк хәзер. Әмма фикерләре шул ук. Русиядә Шойгу әйткән 300 мең кешене өлешчә мобилизацияләгәндә, алар инде балаларын, оныкларын бирегә качырып өлгергән. Шундый патриотларның берсе белән сөйләшергә насыйп булды. Иминлек хезмәтендә эшләгән ул, отставкадагы офицер, әмма мобилизациянең беренчесенә үк эләгү яшендә. Соңгы елларда Казанда яшәгән. Инде фервальдән бирле биредә. Кайтырга җыенмый. Мобилизацияләнүдән курка. Миңа улыннан зарланып алды, монда килүдән баш тарткан икән анысы. Югары уку йортында көндезге бүлектә укый. Ләкин танышым бүген студентлар чакырылмый дигән вәгъдәләргә ышанмый. Бу кадәресе мине аптыратмады, ә менә аннан соңгы фикере... Ватаныбызның бу патриоты Русия чикләрендә башка илләргә китәргә теләүче качакларны сүгеп атты. «Миңа алар өчен оят, дезертирлар!», дип шәрехләп тә куйды ул. Нишләп син качтың, улыңны качырырга телисең, дигән соравым, эленеп калды.

Менә Русиядәге патриотизмның чын асылы шундый. Кеше кулы белән утлы күмер тотучы «фидакарьләр». Президент сүзчесе Песковның улына да, военкоматтан, дип шаярып шалтыраткач, мин бармыйм, бу мәсьәләне башка ясыллыкта хәл итәчәкбез, дип җаваплады бит.

Мин телевидениедә эшләгәндә, Чечняда үлгән егетләрнең социаль статусын ачыкарга теләп, Татвонкоматка журналист соравы белән мөрәҗәгать иткән идем. Бу хәрби сер, дигән җавап алдым. Ул сер түгел, аның өчен каберлекләргә генә кереп карыйсы, Әфган, Чечня корбаннары һәр зирадта бар. Аларның әти-әниләре гап-гади кешеләр.

Әле авылымнан да хәбәр алдым, махсус операциягә алынучыларга ярдәм өчен акча җыялар икән. Җылы киемнәр, хәтта бронежилет сатып аласы. Алар дефицитка әйләнде, бәяләре күтәрелде, диләр. Бронежилет, бәлкем якыныбызны исән калдырыр, дип кеше аны эзләп чаба. Әйе, әнә шулай без якыннарыбызны, балаларыбызны, улларыбызны, әтиләребезне яуга озатабыз, киендереп үз хисабыбызга...

Аллаһка тапшшырдык.

Ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

P.S. Сүз уңаенда газеталарыбызга киләсе ел өчен язылу кампаниясе баруын да искәртәм. 3 – 13нче октябрьдә ташламалы язылу ункөнлеге үтә. Ташламалар саллы, уңайлы форсатны кулдан ычкындырмагыз. Үтә киеренке чорда да без бары тик дөрес мәгълүмат кына тапшыручы булып калачакбыз. Тулырак мәгълүмат 1нче биттә.

Комментарии