- 04.07.2023
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2023, №26 (5 июль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
2023нче елның икенче яртысын ваклыйбыз. Тиражлар кими, менә «Безнең гәҗит»нең дә 26нчы саны бер мең данәгә якын күләмдә кимрәк тарала. Тиражларның шулай күпләп кимүе берничә ел рәттән күзәтелә инде. Монда газета кызыксыз, эчтәлексез, игътибарны җәлеп итәрлек түгел, дияргә нигез юктыр, почта эшчәнлеге гаять начар дәрәҗәдә бәяләнә. «Русия Почтасы» җитәкчелеге үткәргән реформа сугыш чорында да төгәл эшләгән почтаны тәмам җимерүче, юкка чыгаручы вәзгыять тудырды. Моны җинаятьчел эшчәнлек дип әйтер идем. Күп санлы мөрәҗәгатьләр, чаң кагуларыма мин «Татарстан почтасы»ннан да аңлаешлы, эшлекле җавап ала алмыйм. Болай дәвам итсә, ил бөтенләй почтасыз калачак.
Узган елның декабрендә укучыларыбызның зарларын җыеп Алабуга районына барып кайттык. Почтаның андагы хәленә тел шартлатырлык иде. Газетабызда яздык. «Татмедиа» бинасында «Татарстан почтасы» җитәкчелеге белән очраштык. Конструктив булды, дип әйтә алмыйм мин бу очрашуны. «Бер-беребезне аңлап яшик, дус яшик. Әйдәгез газеталарны югалтмый вакытында иясенә илтеп җиткерү юлларын бергәләп уйлыйк...» ише елмаюлы тәкъдимнәрдән башка сүз булмады.
– Башың белән җир сөрсәң дә, почта ябылгач, почтаны таратучы булмагач, нәрсә турында киңәшләшәсең? Почтаны эшләтергә, бары шул гына, – дидем.
Ләкин, хәлләр тагын да киеренкеләнә генә бара. Укучыларыбыз газета югалуга, таратучы булмауга, языла алмауларына зарлана.
Әле авылымда почта таратучы очрады юлыма. Хәлләр белешкәч, алга таба эшләп булырмы, дип уфтанды ул. Баксаң, товар сатыгыз, юкса, ябабыз, дип куркыталар икән. «Сыйфатсыз, кибеттәгегә караганда кыйммәтрәк әйберне тәкъдим итәргә оялам»,– ди Зөлфия.
Кая барабыз. Стратегик мөһим тармакны болай таратуның чиге булырмы? Бу вандаллык (курыкмый әйтәм: бүгенге почтаның эшчәнлеген шулай гына бәяли алам) тулы бер системаны юкка чыгарачак бит. Халык телендә, СССР Американың ЦРУ планы буенча җимерелде, дип сөйләшәләр. Ә менә почтаның җимерелүе артында кем тора, нинди бандитлар эш итә анда? Һич аңлый алмыйм. Дәүләт структуралары ил җитәкчелеге бу мәхшәрне тыныч кына күзәтә, берәүнең дә башы авыртмый.
Ъ газетасы почтада хәлләр тагын мөшкел, дип чаң кага. Тулы бер коллективлар бердәм булып эштән китә. Инде болай да хезмәткәрләргә кытлык иде. Моңарчы хезмәткәр булмаган кеше эшен дә башкарган өчен 100% өстәмә түләү ала иде. Ә хәзер акыллы башлы җитәкчеләр яңа түләү тәртибен уйлап тапканнар, юкса, гади хезмәткәр череп байый дип курыкканнар ахыры, башкалар өчен түләү тулаем 3 ай гына, ә аннан соң булмаган иптәшең окладының яртысын гына алачаксың. Ставкаларны кыскарталар. Хезмәт хакын киметергә ризалашмаганнарны эштән азат итәләр. Ансат ич, бүген ябылган почта өчен беркем дә кызармый, җавап тотмый. Мескен әбиләрне беркем ишетми.
Шул ук газета хәбәренчә, ДәүДума депутаты, мәгълүмати сәясәт, технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе Александр Хинштейн «Русия Почтасы» генераль директоры Михаил Волковка депутат мөрәҗәгате юллаган. Әмма әлегә алынган җавап турында мәгълүмат юк. Иманым камил, ул җавап күңелне тынычландырырлык булмас, чираттагы «отписка»га разый булырмы депутат.
«Русия Почтасы» Ъ газетасы хәбәрен инкарь итә, түләү системасында үзгәрешләр юк, дип белдерәләр, рәсми җавапта. Әмма урыннарга барып карасаң, анда күтәренке кәефләрне очрата алырсыңмы икән?! Мин һәрчак почта таратучыларның хәлен белешәм. Авылда булсынмы, шәһәрдәме – бар да, беравыздан китәргә җыенам, дип белдерә. Акчасы тиеннәр генә, ә эшен йөклиләр. Әле үтмәс товар сатарга план куялар, әллә нинди страховкалар йөклиләр. Аптырагач үз акчабызны куябыз. Үзебезгә калмый да, бушка эшлибез булып чыга. Ябышып ятмыйм, китәм, диләр.
Дөресендә, бүген почтада өлкән яшьтәге, намуслы, эшен яраткан, тиеннәр генә алса да, эшенә җаваплы караган өлкән яшьтәгеләр генә калды. Алар китә тора, урыннарына килүчеләр юк. Менә шуннан инде почта бүлекчәсенә йозак эленә. Тишек-тошыклы, җил улап торган салкын, шыксыз сарайда эшләгәннең хәлен, евроремонтлар ясалган хан сараедай бинада утыручы почта җитәкчелеге аңлармы икән берәр кайчан?
Русиядә 2024нче елның 1нче гыйнварыннан минималь хезмәт хакын 19242 сумга күтәрмәкчеләр. Росстат мәгълүматлары буенча, Татарстанда уртача хезмәт хакы 58907 сумга җиткән. Нәрсә әйтим, кеше ышанмаслыкны, дөрес булса да әйтеп торма, диләр бит. Кем генә ала икән ул 58 мең сумны безнең Татарстаныбызда да. Инде почта хезмәткәрләренә килгәндә, бу алар күз алдына да китерә ала торган хезмәт хакы түгел, әлбәттә почта чиновникларыныкын санамаганда, алар 6 мең сумга йөрми бит. Минем авылымдагы почта таратучы, пенсия өләшүче, тагын авылның тавык та чүпләп бетерә алмый торган башка социаль эшләрен үтәп торучы Зөлфия 6 мең сум ала. Әле, эшеңнән куабыз, дип куркытып торалар икән... Бик куркадыр инде Зөлфия шундый төшемле шәп эшне югалтудан...
Урынлы сорау туа, дәүләт бу галәмәткә кайчан игътибар бирер икән?! Җимерелгәнне торгызу мөмкин булырмы соң? Кызганыч, әлегә күзәтеп кенә торалар. Әле яклау да сизелә: соңгы вакытта почта монополист буларак, үзенә яңадан яңа эшләр йөкли, яки тартып ала. Хәзер шәһәрдә дә пенсияләрне тулысынча почта өләшә. Әбиләр почтага килеп чират торып ала аны.
Болай дәвам итсә, почта аркасында вакытлы матбугатка җеназа укырга туры килмәгәе. Бәлкем, почта торгызылыр, рәтле реформа үткәрелер, ләкин ул вакытка газета-журналлар калмас. Мөгаен, дәүләт шуны көтә. Бүгенге хакимияткә мәгълүматсыз, бернидән дә хәбәрдар булмаган, уйлый белмәгән масса кирәк. Мондый максатка ирешү юлында «Безнең гәҗит» ише үз фикерле, туры сүзле мәгълүмат чаралары комачау булып тора.
Иң изге теләкләр белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии