- 04.07.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №27 (5 июль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Турыдан туры элемтә вакытында Владимир Путин илнең икътисадый үсеш юлына басуын билгеләп үткән иде. Инфляция темпы да акрынайган. Ул быел ел ахырына 4 процент булыр, дип фаразлана. Шул ук вакытта Путин халыкның кереме кимүен дә таныды. Ил башлыгы кайбер бюджет тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары түбән булуга аптыравын да яшермәде.
Хисап палатасы башлыгы Татьяна Голикова да Русиядә хәерчеләрнең артуын хәбәр итә. 2017нче елның беренче кварталында гына да алар армиясе 2 млнга ишәеп, 22 миллион кешегә җиткән. Болар яшәү минимумы – 9900 сумнан азрак алучылар. 9900 сумга яшәү түгел, үлми калырга гына мөмкин, ди түрә. Голикова белән килешми мөмкин түгел: 9 мең сумны нигә генә җиткерергә соң?! Әле бигрәк тә район җирлегендә, авылларда 3–4 мең сумга бил бөгүчеләр дә җитәрлек.
ТҮЗӘРГӘ КИРӘК
Менә шушы вәзгыять хакимлек иткән чакта ил бюджеты бил каешларын тагын да кысу юнәлешендә формалаштырыла. Инде кисәсе өлеш тә калмаган кебек. Ана капиталы 2020нче елга кадәр индексацияләнми, эшләмәүче пенсионерларның акчасы гына инфляция дәрәҗәсендә индексацияләнәчәк. Алдагы 3 елга икътисадый үсеш программасын анализласаң, аны, хәерчелеккә каршы көрәшне максат итеп куя, дип атау авыр. Ә шул ук вакытта югары мөнбәрләрдән, телеэкраннардан халык мәнфәгатьләрен кайгырту турында купшы сүзләр сөйләнә. Юкса, мөмкинлекләр юк түгел кебек: безнең программачылардан, хакерлардан Америка да шүрли. Димәк бу тармакка аз акчалар сарыф ителми. Шулай ук хәрби куәтләр чыгымнары да туктаусыз үсә. Ә менә сәламәтлек, мәгариф өлкәләренә, социаль тармакка акчалар торган саен җитми. Ничә еллар инде «аякка торып басабыз», дип сөйләшәбез. Ләкин аякка торып басу халыкара аренада гына күренә. Монысы да тышкы багланышлар, янау телендә сөйләшү фонында гына күренә. Ә үз халкыбыз – миллионлаган хәерчеләр тезләнгән хәлдә. Бу илдәге халыкның 15 проценты, ягъни 22 миллион кеше хәерче. Ярым бөгелгән хәлдә бүгенге көн белән генә яши алучы көнлекчеләр – иртәгә хәерчеләр сафын тулыландыру ихтималы булганнар – 40 процент тәшкил итә. Бу әле рәсми саннар. Белгәнегезчә, рәсми статистика еш кына реаль күрсәткечләрдән аерыла. Димәк, русиялеләрнең яртысыннан артыграгы бөлгенлектә көн күрә.
ЭШЛӘП БАЕП БУЛАМЫ?
Путин билгеләп үткәнчә, икътисадый үсеш күзәтелсә дә, хәерчеләр саны кимер дигән өмет аз. Хәер эчке тулаем җитештерүнең артуы турындагы хәбәр дә бик ышандырмый. Икътисадый кризисның төбенә төштек, дип ничә тапкырлар игълан ителсә дә, «төп» тирәнгәрәк күчә бара. Дөнья базарындагы нефть хакына кендегебез белән береккән илдә башкача мөмкин дә түгел, чөнки нефть бәясе арзаная. Резерв фонды дигән акча янчыгы да юкара. Резерв фонды акчасы җитештерүне җайга салырга, эчке җитештерүгә корылган реаль икътисадый үсеш булдыруга түгел, ә бәлки бәйрәмнәр, спорт ярышлары уздырырга, беренчел мөһим әһәмияте азрак булган Казан-Мәскәү тиз йөрешле тимер юл трассасы кебек объектларны планлаштыруга сарыф ителә.
Русия уникаль ил: анда тулы эш көнен эшләп, тиешле хезмәт хакы алып та хәерчеләр статусында булып була. Андыйлар бар халыкның биштән икесен тәшкил итә. Моны рәсми статистика да таный. Мәсәлән Америкада хәрби чыгымнарга караганда хәерчелеккә каршы көрәш программасына бюджеттан күпкә артыграк акча бирелә. Ә бездә киресенчә. АКШта мәгариф, сәламәтлек, социаль тармакларга федераль чыгымнар соңгы 5 елда 3 тапкыр арткан. Ә Русия бу нисбәттән бил каешларын елдан ел кыса бара. Русиядә социаль тармакка акчаның җитмәве коррупциягә дә барып тоташа. Бюджет акчалары урлана, ришвәтчелек чәчәк ата, ә бу базарда бәяләрнең югары булуына сәбәпче. Әйтик, дөньяда иң кыйммәт фатирлар, юллар Русиядә. Әле Украинадагы низагка катышыбыз, Сүриядәге сугышның күпмегә төшүе мәгълүм түгел. Гомумән, икътисадый проблемаларыбызга конструктив карамый торып илдә халык яхшырак яши башлар, дип өметләнмим мин. Ягъни икътисад реаль эшләргә тиеш. Монда программаларга косметик үзгәрешләр кертү генә файда бирмәс. Ә кирәкме мондый тирән реформа? Белмим, бүген начар яшәмәүче депутатларга, министрларга ул кирәк кебек тоелмый. Бүген продукт җитештерүче бер эшләүчегә аны карап торучы 4–5 кеше туры килә бугай. Аның берсе каравылчы булса, калганнары җитәкчеләре, һәм… сатучы. Әле пенсионерларны да исәпкә алсаң, 1 эшләүче 10 кешене туйдырадыр.
АКЧА БАР ДА, ЮК ТА…
Русия – уникаль дидек, анда минималь хезмәт хакы яшәү минимумына да җитми. Бүген ул 7800 сум. Әле аннан да азрак алучылар бар. Алар, янәсе ярты, яисә чирек ставка гына эшли. Турыдан туры элемтә вакытында Путинга да 90 миллион сум премия алучы начальниклы «Русия Почтасы» 3 мең сум алучы почтальонның ни өчен аз алуын аңлатты: ул тулы ставкага эшләми. Ә болай почтада уртача хезмәт хакы 15 мең сум тәшкил итә икән.
Алла сакласын, инде авырып китсәң: хәерчелеккә төшүеңне көт тә тор. Бушлай медицина бүген сүздә генә калды. Әгәр бушлай процедураларны берничә ай көтәргә ризалашсаң, үлеп китәчәксең. Авыру чиратны көтми бит. Больницалар белән янәшә түләүле клиникаларда бүген сине чиратка бастырган шул ук табип кабул итә. Аңа бушлай медицина ярдәменә чиратлар булу отышлы. Дарулар янына да бара торган түгел.
Медведев «Акча юк, түзегез» дисә дә, бар ул акча. Армия, полиция өчен, спорт тамашаларына да акча жәл түгел. Дәүләт карамагындагы мәгълүмат чараларына, пропагандага миллиардлар сарыф ителә. Хисап палатасы ел саен 520 миллиард сумлык бюджет акчасын тиешенчә тотмауны ачыклый. Бу нефть хакы арзанаюдан алынган зыян кадәр. Шул ук вакытта капитал чит илгә чыгарыла, чынлап әйткәндә, урлана.
БӘЯЛӘР ТУЗЫНА
Халык түзем. 1нче июльдән коммуналь хезмәт өчен түләүләр уртача 4 процентка артты (төрле төбәкләрдә төрлечә). Социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, русиялеләрнең яртысы нәкъ менә коммуналь түләүләрне социаль икътисадый проблемага саный. Быел кышын мин кайбер айларда фатирым өчен 11 мең сумнан артык түләдем. 100 квадрат метрлы фатирым өчен бу. Коммуналь түләүләр халыкның болай да бик үк мактанырлык булмаган хәлен тагын да мөшкелләтәчәк. 2016нчы елда суд башкаручылары 4 миллионнан артык кешедән коммуналь түләүләр таптырган. 2015нче елда бурычлылар 3 процентка кимрәк булган.
Сүз башында халыкның 15 проценты хәерче, ягъни 9900 сумнан кимрәк керем алып яши, дигән идем. Инфляция, бәяләрнең артуы аркасында халыкның реаль кереме кими бара. 2014нче ел белән чагыштырганда 2016нчы елда ул 5,9 процентка кимегән. Ә быелның 4 аенда гына да халык 2,2 процентка хәерчеләнгән. Киләсе елда президент сайлауларына ил нинди кәеф белән килер, әлегә әйтеп булмый. Әмма халык бәхетле тормыш турында сөйләүче телевизорга түгел, суыткычка күбрәк игътибар итә башлады инде. Миңа шулай тоела.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии