Хәзинәдә бары – табигать һәм бар дөньяга каш астыннан шикләнеп карау

Хәзинәдә бары – табигать һәм бар дөньяга каш астыннан шикләнеп карау

Тадҗикстанда фамилияләргә урыс теленнән күчкән -ов, -ев кушымчасыннан баш тартмакчылар. Инде берничә ел элек үк бу илнең президенты башкаларга үрнәк күрсәтеп фамилиясен төрки тел калыпларына тәңгәлләштергән иде. Ул шаулап йөрмәде, моны тыныч кына, сиздермичә генә эшләде, ягъни Рахмонов фамилиясен йөрткән президентның Рахмонга әйләнүен сизми дә калдык. Менә хәзер Тадҗикстанда аны күмәк төстә эшләмәкчеләр. Дөрес, бу яңалык тадҗик милләтеннән булганнарга гына кагыла, диләр.

Әлбәттә, төрки телле халыкларга бүгенге ияләшкән фамилияләр төс түгел. Анда -ов, -ев кына түгел, -ин кушымчасы да юк. Кешеләргә атасының исеме белән дә эндәшмиләр. «Фәлән Фәләнович» дип эндәшүләр СССР территориясендә яшәп, бердәм булып коммунизм төзергә хыялланган халыкларга сеңдерелгән, мәҗбүриләп кертелгән гадәт ул. Янәсе, ул кешене олылау, зурлау санала. Һәм минем уйлавымча, ул үзенә күрә урыслаштыруга алып барырга булышучы бер юнәлеш тә булып тора.

Мин Таджикстандагы бу яңалыкка каршы фикер әйтергә теләмим, әмма аның мәҗбүри түгел, ирекле булуын гына яклыйм. Кеше фамилиясен тадҗиклаштырырга тели икән, рәхим итсен. Әмма Тадҗикстан да СССРның бер кисәге иде. Ә элеккеге союздаш республикаларның күпчелеге демократия белән дан казана алмый әлегә. Бу исемлеккә Русия генә түгел, Тадҗикстан да керә. Ул 90нчы еллардагы кебек тадҗик булмаган халыкларны кыерсыту, икенче сортлы халыкка әйләндерүгә китереп җиткерергә мөмкин.

Хәер, бу Тадҗикстан дәүләтенең үз эше. Мине анда фамилия алыштыру аптыратмады. Әмма икенче әйбер гаҗәпләндерде. Әлеге яңалыкны Русиядә кискен тәнкыйть утына тотарга керештеләр. Янәсе, ул урыс телле халыкларның хокукларын кысу булып тора, Русия бу гамәлгә кичекмәстән чаралар күрергә, Тадҗикстанга карата санкцияләр кертергә, басым ясарга тиеш, дип сәяси белдерүләр белән чыкты популизм белән эш күрсәтергә күнеккән депутатлар, сәясәтчеләр.

Русия әнә шулай читтәгеләрнең хакын кайгыртып яшәргә күнеккән, ә менә үз мәмләкәтебездә ниләр булганы игътибарга алынмый. Әле күптән түгел генә Эстониядән килгән журналист белән аралашырга туры килде. Ул миннән интервью алып китте. Әлбәттә, инде ул мине сораштырды, ә мин аны… Газетабызның алдагы саннарында аның белән әңгәмәне укучыларыбызга да тәкъдим итәрмен. Мине Балтик буе илләрендә урыс телле халыкларның ни дәрәҗәдә кыерсытылуы кызыксындыра. Юкса, биредә урысларның хокуклары кысыла, дигән белдерүләрне төрле мөнбәрләрдән гел ишетеп торабыз.

– Мәктәпләрдә эстон теле укытыла. Урыс телле мәктәпләр дә бар, әмма югары белем алу өчен эстон теле мәҗбүри. Мин үзем мондый мәҗбүрилекне өнәп бетермим, – диде ул.

Инде хокуклары кысылган дип саналучы халыклар, ник соң Русиягә кайтып китми, дигән соравыма әңгәмәдәшем көлде генә. Чөнки анда тормыш Русиядәгечә түгел. Рәхәт тормышны ник калдырып китсен алар. Урысча сөйләшеп кенә тамак туйдырып булмый бит…

Менә шул нисбәттән соравым бар. Мин аны бик еш кабатлыйм: Русиядә урыс булмаган халыкларга ничегрәк яшәлә соң? Мәктәпләребез гөрләп торамы? Радио-телевидение көн-төн милли телләрдә сөйлиме? Минем үз ана телемдә белем алырга хокукым бармы? Юк шул, бу сорауларның берсенә дә уңай җавап бирә алмыйм.

Шуңа күрә Жириновский ише сәясәтчеләребезгә мин, чит илләрдәге урыс тормышын яклаган кебек, Русиянең үз илендә үз халыклары булган азчылыкны тәшкил иткән милләтләрнең дә язмышы белән кызыксынырга тәкъдим итәр идем. Татарстанда урыс теле кысыла, дип лаф орып, шул шовинистларга ләббәйкә дип торучы, аларны үсендерүче, финанслаучы түрәләргә дә кагыла бу. Безнең телебезгә туры килә торган латин имласын да безгә кулланырга ярамады, юкса, Русиянең иминлегенә куркыныч яный икән…

Әле шушы хәбәрне язып утырганда, Русия авыл хуҗалыгы министры Ткачевның бер белдерүе күземә чалынды. Язгы ташулардан җыелган 70 миллион кубометр төче суны Кытайга, аның корылыклы Синьцзян-Уйгур автоном районына сатарга тәкъдим итә ул.

Инде Кытайга газ, нефть сатабыз. Бәяләре дә ташламалы бугай. Чик буендагы урманнарыбызны да алар кисә. Җирләр дә сата башладык кытайлыларга. Тагын ни сатарга, ә… су бар икән. Аллага шөкер, су җитәрлек Русиядә. Мин каршы килмим. Ләкин бездә сатарлык, чит илләр алырлык башка әйбер юк шул. Хәзер су да товар була ала. Җитештереп торасы юк. Хәер, безнең сыйфатсыз товар кемгә кирәк соң? Үз гражданнарыбыз да чит илнекен сайларга тырыша.

Куанып куйдым әле, җитәкчеләребезнең булдыклылыгына. Сатарга яңа товар тапканнар бит. Хәзер суны озатырга транзит – Казахстан белән генә килешәсе бар.

Киләсе елда илбашларына матур хисап игълан итәргә форсат чыга, димәк. Алар, Кытай белән товар әйләнеше тагын да үсте, дип рапорт бирәчәкләр. Һәм бу мактанырлык саннар, күргәнегезчә су хисабына. Хәзинәдә бары, кем әйтмешли.

Без шулай чимал сата беләбез дә, чит илләрдәге тормыштан гаеп эзләү белән генә мәшгульбез кебек тоела миңа. Бу безнең миләребезгә сеңгән гадәтебез.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Хәзинәдә бары – табигать һәм бар дөньяга каш астыннан шикләнеп карау, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии