- 04.04.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №12 (30 март)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Бүген “Русия” телеканалының Казан филиалы директоры итеп Фирдус Гыймалтдинов тәгаенләнде. Ул хезмәт юлын “Татарстан” телеканалында журналист, алып баручы буларак башлап, төрле газеталарда эшләп, бүгенгә кадәр “Русия” телеканалының Казан филиалында баш редактор иде. Шул ук вакытта Фирдус Гыймалтдинов кызыклы мәкаләләре аша “Безнең гәҗит” укучыларына да яхшы таныш.
Коллегабызны әлеге җаваплы вазыйфага алынуы белән котлыйбыз. Үзе дә булдыклы, үткен каләмле журналист буларак ул җитәкләгән коллектив та югары профессиональлек үрнәге күрсәтеп эш итәр дип уйлыйбыз.
Филиалның элеккеге директоры Айрат Сибгатуллин республикабыз мәдәният министрлыгын җитәкли.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Журналист директор булды,

Комментарии