- 04.03.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №9 (4 март)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
2015нче елның 27нче феврале Русия тарихына тагын бер кара тап булып кереп калыр. Чираттагы җинаять: дәүләт масштабындагы коррупцияне фаш итү белән шөгыльләнгән сәясәтчеләрнең берсе – Борис Немцов үтерелде. Аннан 1 генә көн алда РФ Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин белдерү белән чыкты. Ул дәшми кала да алмый иде шул. Чөнки Беренче телеканалның генераль директоры Владислав Листьевның үтерелүенә түгәрәк дата – 20 еллык «юбилей». «Җинаятьчеләрне эзләү туктатылмый, алга таба да дәвам итәчәк, дип белдерде ул. Ә мин бу белдерүне ишеткәч, тагын 20 ел тикшерсәгез дә, бу җинаять тә ачылмаячак, дип үз алдыма җаваплап куйганымны сизми дә калдым.
ҮЛЕМНӘР ЧЫЛБЫРЫ
1995нче елның 1нче мартында русиялеләрнең яраткан журналисты ВЛАД ЛИСТЬЕВ үз фатиры ишеге төбендә вәхши тарафыннан атып үтерелде. Журналист булып формалашуымда бу шәхеснең эше, шәхси үрнәге минем өчен зур роль уйнады. Һәм хәтеремдә, бу җинаять миңа коточкыч нык тәэсир итте. Мин үземнең нинди куркыныч илдә яшәгәнлегемне, журналист эшенең гаять куркыныч икәнлеген аңладым.
Влад Листьевка кадәр 1994нче елның көзендә «МК» журналисты, 27 яшьлек ДМИТРИЙ ХОЛОДОВ та вәхшиләр кулыннан һәлак булды. Дмитрий армиядәге коррупция, генераллар арасындагы башбаштаклыкларны фаш итүләр белән шөгыльләнә иде. Генералларның корал сатулары турындагы документлар салынган дип уйлаган дипломатны ачканда шартлый ул. ЛИСТЬЕВ, ХОЛОДОВҮТЕРҮЧЕЛӘРЕ ҺАМАН ИРЕКТӘ ӘЛЕ.
1998нче елның июлендә армиядәге коррупцияне фаш итү белән шөгыльләнгән генерал, ДәүДума депутаты, оппозиционер ЛЕВ РОХЛИН атып үтерелде. Аның хатынын гаеплиләр, янәсе, гаилә низагы килеп чыккан. Әмма бу җинаятьнең дә заказлы булуына ишарәләүче фактлар бик күп.
1998нче елның 20нче ноябре. ДәүДума депутаты, хокук яклаучы ГАЛИНА СТАРОВОЙТОВА үз йорты янында атып үтерелде. Дөрес, җинаятьчеләр тотылды. ЛДПРдан депутат булган, оешкан җинаятьчел төркем вәкиле заказы буенча эшләнгәне дә игълан ителде.
2003нче елның 17нче апрелендә тагын бер заказлы үтерү. Корбан ДәүДума депутаты СЕРГЕЙ ЮШЕНКОВ.
Җинаятьчеләр бүген хөкем ителгән.
2004нче елның 9нчы июлендә «Форбс» урыс журналы редакторы ПОЛ ХЛЕБНИКОВ атып үтерелде. Күп санлы фаш итүләр белән 41 яшьлек америкалы бик күп олигархларның тынычлыгын ала. Мәкаләләре геройлары аның адресына шактый янаулар ирештерә. Журналист үләр алдыннан атучыны танымавын һәм үтерү сәбәбен аңламавын әйтеп өлгерә. ХӘЗЕРГЕ КӨНГӘ КАДӘР ҖИНАЯТЬЧЕЛӘР ИРЕКТӘ.
2006нчы елның октябре. Журналист АННА ПОЛИТКОВСКАЯ гомере өзелгән көн. Ул Чечня сугышын җентекләп өйрәнә. Сәясәтчеләрне боевиклар белән сөйләшүләр өстәле артына утырырга өнди. Бигрәк тә РАМЗАН КАДЫРОВ ЭШЧӘНЛЕГЕН ТӘНКЫЙТЬЛИ. Аның Чечняда канунсызлык гамәлләрен фаш итә.
Журналист үз йортында лифтта атып үтерелә. Инде 8 ел үтте. Әмма заказ бирүче билгесез. Җинаять кылуда гаепләнүчеләр хөкем ителгән, әмма алар үзләрен гаепле санамый.
Инде менә «РПР-Парнас» фиркасе рәистәше, 55 яшьлек сәясәтче БОРИС НЕМЦОВ үлеме. Ул да ачык калган җинаятьләр исемлегенә өстәлмәсме?
Хәтеремдә, 2012нче елда «Галерадагы колның тормышы» (Президент Путинның зиннәтле купшы тормышы турында сөйли. Авт.иск.) дигән китабын тәкъдим итү матбугат конференциясендә ул элекке Мәскәү мэры Лужков һәм аның хатыны Батурина белән судлашу фактлары турында да сөйләгән иде. Һәм 1 генә очракта җиңелүен дә әйтте. Эшнең Страсбург судына җибәрелүен дә искәртте. Тик ул судта Русиядән шикаятьләр күп булу сәбәпле, эшнең тиз арада каралмаячагын әйтте. «Аңарчы Лужков та, мин дә исән булырбыз, дип өметләнәм» дип тә шаяртты. Кызганыч, ул әле бик күп фаш итүләрен ахырына җиткерә алмады. Аның соңгы эшчәнлеге – Украинада Русия армиясенең катнашуын дәлилләп әзерләгән доклады. Ул аны 1 айдан игълан да итәсе иде.
55 яшь. Ул бик күпкә яшь күренүче, курку белмәс сәясәтче иде. Әлбәттә ул бик күпләргә комачау итте. Аның үлеме күпләрне сөендерде.
ЗАКАЗЧЫЛАР КЕМ? Украинадагы хәлләрдә турыдан-туры катнашучылармы, әллә башкалармы? Әмма ни генә булса да, бу үлем бүгенге Путин өчен бик вакытсыз. Аның дөньяда болай да какшаган репутациясе тагын да төшәчәк. Президент бу җинаятьне зур провокация дип бәяләде инде. Монда шул фаразлана, кемдер Путинга тозак әзерләгән, йә инде фаш ителүдән куркып үз җанын саклап калмакчы булган.
АНЫ ЯРАТМАДЫЛАР
Амбицияле яшь губернатор, яшь вице-премьер вазифалары аша Ельцин хакимиятенә килеп оппозициягә күчкән сәясәтчегә Русиядә бер төрле генә караш юк иде. ЦИМЭС социологик тикшеренү үзәге тарафыннан социаль челтәрләрдә үткәрелгән сораштыруга караганда, русиялеләрнең күпчелеге аңа негатив мөнәсәбәттә. Сораштырылучыларның 28 проценты аны сатлыкҗан, Русияне көчсезләндереп, Көнбатышка сатарга тели дип гаепли. Тагын 10 процент респондент аны рәтле сәясәтчегә дә санамый. Аңа күбрәк өлкән яшьтәге русиялеләр негатив карашта. Немцов алар карашында 90нчы еллар кризисы белән тәңгәлләштерелә. Һәр бишенче сораштырылучы аңа битараф, ул алар өчен сәясәтче дә, сатлыкҗан да түгел. Бары тик сораштырылучыларның 17 проценттан күбрәге генә аңа уңай бәя биргән. Сораштыруда 35152 кеше катнашкан, аларның 71 проценты Русиядә яши.
Әлбәттә моны аңларга була. Бу бүгенге оппозицияне иминлекне какшатучылар, сатлыкҗаннар дип бәяләү, икътисадый кыенлыкларда гаеплеләрне читтән, дошманнарны тыштан эзләү сәясәтен алга куйган пропаганда нәтиҗәсе. Юкса, коррупцияне, чиновниклар арасындагы чикләүләрсез башбаштаклыкны, гаделсезлекне фаш итүчегә хөрмәт булырга тиеш тә бит. Әмма бүген безнең гади халык өчен ришвәт чоңгылына кереп чумган түрә түгел, Америка төп дошман. Ул Украинада урысларны кыерсыталар дип борчыла.
Ә Немцовка үз бәясен тарих куяр. Иманым камил, тарих аны югары бәяләячәк.
КАТЛАУЛЫ, ЧОРДА ЯШИБЕЗ. Өстә саналган җинаятьләр иң шау-шулы заказлы үтерүләр генә. Андый заказлы җинаятьләр санап бетергесез. Һәр үтерүдән соң, җаваплы түрәләр, хәтта күп очракта, ил башлыгы аны үз контроленә алырга вәгъдә итә. Менә монысын да контрольгә алырлар. Бәлкем, бу җинаять ачылыр. Путин да, минем уйлавымча, моның өчен тырышачак, чөнки монда аның репутациясе мөһим. Ләкин бу үлем әле соңгысы түгелдер безнең илебездә. Бу җинаятьне тикшерү дә Листьевларныкы кебек 20шәр елга сузылмаса ярый. Әгәр заказчылык эшендә җепнең очы югарыга барып тоташса, шулай булачак… Ә бәлкем, берәр дежур үтерүче табылыр.
Шунысы ачык, Немцов үлеме оппозицияне тагын да берләштерәчәк. Иртәме-соңмы, хакимият үзгәрергә, демократия турында уйланырга мәҗбүр булачак, Әгәр акылы җитеп, алга таба да имин хаким булыр калырга теләсә, әлбәттә.
Иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии