Суны, күкне тишек ләгәннәр иңли…

Суны, күкне тишек ләгәннәр иңли…

31нче октябрь Русия өчен тагын бер кара кайгы алып килде: Мисырдан Петербургка кайтучы самолет һавада җимерелеп төште. Очкычтагы 224 кеше, шул исәптән 217 пассажир, шуның 25е бала, барысы да һәлак булды. Русия Президенты Владимир Путин 1нче ноябрьне илдә матәм көне дип игълан итте. Ә Питерда ул 3 көн дәвам итә.

КОТОЧКЫЧ ФАҖИГА

Әлеге һәлакәт бөтен дөньяны тетрәндерде: «Когалымавиа» авиакомпаниясенең Airbus A-321 самолеты Шарм-эш-Шейхтан очып киткәч, Синай ярымутравы өстендә радар экраннарыннан югала. Аннары самолет егылып төшкән урын да табыла. Кайбер мәгълүматларга караганда, самолет җиргә вертикаль халәттә 9 минут буе төшкән. Airbus А-321 очкычы җиргә төшкәнче үк һавада югары биеклектә җимерелә башлаган, шул сәбәпле аның калдыклары 20 км2 чамасы зурлыкта мәйданга чәчелгән. Flightradar мониторинг сайты мәгълүматларына караганда, очкыч минут саен 1700 метр биеклекне югалта барган. Кисәкләр үтеп йөрү кыен урында табылган, бу тирәләрдә чүл бәдәвиләре (бедуиннар) яши.

Экспертиза нәтиҗәләре, пассажирларны үлемгә китергән сәбәпләр төрле, дип белдерде. Лайнерның алгы өлешендә утырганнарның күкрәк читлеге һәм оча сөякләре бәрелеп имгәнгән, кул һәм аяклары берничә урыннан сынган һәм эчке органнары өзелгән. Алгы өлештәгеләрнең үлеме күп кан югалту, шок, баш мие җәрәхәтләреннән булган. Ә менә койрык өлешендәгеләрнең гәүдәләрен тикшереп, экспертлар күпчелегенең тәненең 90 проценты пешкән булуын ачыклаган.

«Когалымавиа» ширкәтенең Мисырда һәлакәткә юлыккан очкычы радарлардан юкка чыгар алдыннан «ниндидер билгесез тавышлар» чыгарган. Бу тавышлар очкычның «кара тартмалары»нда язылган. Әлеге мәгълүматны Каһирәдәге чыганакка таянып сишәмбедә Интерфакс агентлыгы хәбәр итте. Нинди тавыш турында сүз барганы әлегә ачыкланмый.

Агентлык хәбәрчесе белдерүенчә, вазгыять бик тиз килеп туган һәм экипаж өчен көтелмәгән хәл булган. Пилотлар бу хакта хәбәр итеп өлгермәгән. Чыганак сүзләренчә, диспетчер белән соңгы сөйләшү очкыч радар экраннарыннан юкка чыгарга дүрт минут кала була. Ул вакытта экипаж ниндидер төзексезлекләр турында хәбәр итми.

Очкыч Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 10 минутта «Пулково» һава аланына кайтып җитәргә тиеш булган. Шәрм әш-Шәйхтән очкыч 6 сәгать 51 минутта һавага күтәрелгән. 23 минут үткәч радар экраннарыннан юкка чыккан.

Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин сүзләренчә, очкычны куллану һәм йөртү маддәсендә җинаять эше ачылган. Мисыр рәсмиләре очкыч атып төшерелгән булу мөмкинлегенә ишарәләр юк, дип белдерә.

Мисыр хакимияте фаҗигане техник җитешсезлекләр сәбәпле дип саный. «Когалымавиа» ширкәтендә бердәнбер сәбәпне – читтән йогынты булырга мөмкин дип атыйлар.

Шул ук вакытта Stratfor американ тикшеренү-аналитик ширкәте экспертлары очкычта мөгаен шартлау булгандыр, дип саный. Ә белгечләр очкычның тикшерелгән өлешендә шартлаткыч эзләре тапмаган.

Американ иярчене тарафыннан очкыч һәлакәте вакытында абайланган ялкынлы ут та очкычта бомба яки ягулык савытлары шартлауга дәлил була ала. Бу хакта АКШ саклану министрлыгы чыганагына сылтама белән NBC News хәбәр итә. Шул ук вакытта ракетаның очкычка эләгү эзе иярчендә юк, димәк җирдән һөҗүм ителү версиясе була алмый.

Инде мәгълүмат чараларында башка төрле фаразлар да күзгә чалына. Кемдер багаж бүлегендә шартлау булган, ди. Белгечләр, бу очракта самолет кинәт кенә җимерелми, әмма салон герметикасын югалтырга мөмкин, диләр.

Авиалайнер конструкциясендә ярык та булу ихтимал. 2001нче елда бу самолет Каһирә аэродромында койрыгын бәргән булган, бәлкем, ремонт вакытында күрми калынгандыр, дип фараз кыла «КоммерсантЪ» газетасы. Тагын бер фараз – двигатель ватылу.

Версияләр төрле һәм алар әлегә фаразлар гына була ала. Һәрхәлдә, бу һәм башка сорауларга кара тартманы укыгач җавап табып булыр.

ИСКЕГӘ ТИМӘ, ИСЕҢ КИТӘР, ДИЛӘР ДӘ…

Бу урында рәсми җавапны көтик җәмәгать, дип язмага нокта да куярга мөмкин булыр иде. Әмма мин бу лайнерның үз тарихын тикшердем. Ул инде яңа түгел, 18 ел хезмәт итә икән. Һәм бу авиакомпаниягә эләккәнче төрле илләрдә булган. «Когалымавиа»ның бер хезмәткәре бу аэробуста компьютер төгәл эшләми иде, самолет калайлары дерелдәгән, герметиканың бозылуы турында еш кына авария сигналы эшләп китә торган булган, дип зарлана «Ура.ру» Русия мәгълүмат агентлыгында.

Самолеттан пилотлар да еш зарланган. Бу хакта НТВ телеканалында бер пилотның хатыны да әйткән. «Московский комсомолец» әлеге аэробусны, һавада салонның герметикасы югалу сәбәпле бер бригада көч хәл белән генә утырта алган, дип тә язды.

«Очыш вакытында бортпроводникларга проблемалар турында бик сирәк әйтәләр. Кабинадан кызарынып, бүртенеп чыккан пилотларны күргәч кенә, Аллаһ ярдәме белән генә җиргә төшеп утырганыбызны аңлыйбыз», – ди үз исемен әйтергә теләмәгән бортпроводник шул ук «Ура.ру» агентлыгындагы хәбәрдә. Җиргә килеп утырган вакытта кислород битлекләре мәтәлеп килеп төшә торган булган. Мич рәтләп эшләмәгән. Ул системаны яңадан сүндереп кабызгач кына эшләп китә алган. Хәтта койрык өлештә эшче су агуын туктату кыенлыклары белән еш очрашканнар. Шоссе чыгару кыенлыклары да булгалап торган.

«Когалымавиа»ның башка хезмәткәрләре арасында да бу җитешсезлекләрнең булуы хакында сөйләүчеләр табылган. Ширкәт хезмәткәрләренә хезмәт хакын да вакытында түләп бара алмаган.

Гомумән, «Когалымавиа» очкычлары моңа кадәр дә казага юлыккан иде. 2010нчы елда Иранда Ту-154 Мәшһәд һава аланына төшкәндә тәгәрмәчләр тоташкан багана сынып койрыктагы терәк өлеше өзелде. Зыян күрүчеләр булмады. Шул ук елны Мисырдагы Хургада шәһәреннән кайткан А 320 очкычы Домодедовога каза хәлендә төшеп утырырга мәҗбүр булды. 2011нче елда Сургуттан Мәскәүгә җыенган Ту-154 Сургуттагы һава аланында янды. Өч кеше һәлак булды, кырыклап кешегә зыян килде.

2012нче елда «Когалымавиа» брендын үзгәртеп «Metrojet» дип атала башлады. Әлеге ширкәт 22 елдан артык эшли, ул Мәскәүдәге Домодедово һава аланында нигезләнә. Ширкәт күпчелек чартер очышлар оештыра.

АРЗАНЛЫ СЫР КАЙДА…

Мин бу хәбәрләргә ышанам. Чит илләргә туристларны чартер рейслар белән ташыйлар. Ә моңа юл хаклары очсыз. Чит илләргә очканнар белә: бу самолетларга кешеләр шыплап тутырыла. Урындыклар арасы тыгыз. Һәм чынлап та самолетлар белән чатаклыкларга да еш юлыгасың.

Кыскасы, әлеге дә баягы, яңаны төземәү, башкалардан калган искене арзан хакка сатып алып файдалану сәбәпче фаҗигаләргә. Әле 2011нче елда Иделдә Булгария көймәсе баткач язган мәкаләм хәтеремдә. «Тишек ләгәнгә утырып йөзәбез илебездә…» дип куйган идем мин мәкаләнең исемен (№27, 13нче июль, 2011). Илебез шул тишек ләгәннәре белән калды шул. Бүген Совет чорында булдырганны файдаланабыз. Белгечләр, техноген катастрофалар вакыты җиткәнен белдереп инде күптән чаң кага. Әмма Совет чорында тапканны талап, җимереп, олигархлар кулына күчкән завод-фабрикалар бүген Кытай товарларын сату урынына әверелде. Әле алар аның өчен дә яраксыз. Анда сәүдә итү, нидер сатып алырга бару куркыныч. Казандагы базарлардагы янгыннар минем сүзләремне раслый.

КАЙГЫ АГАЧ БАШЫННАН ТҮГЕЛ, АДӘМ БАШЫННАН ЙӨРИ

Бу юлларны укыган бер генә кеше дә кайгы-хәсрәтсез түгел. Кемдер, әле яңа гына, кемдер элегрәк якыннарын югалткан, кемеңдер якыны авыр хәлдә… Әле үзебез дә бертуган абыемның хәләлен җирләп килдек. Яман авыру туган апамны (бездә җиңгине шулай дип атыйлар) бик иртә арабыздан алып китте. Менә бу атнада пәнҗешәмбе – җидесе… Кызганыч, мондый тирән югалтулар соңгы вакытта безнең гаиләбездә дә бер-бер артлыга әйләнеп, ишәеп китте. Апам – иң якын кешеләребез арасында 6 ел эчендә 12нчесе… Инде абыемның, туганнарыбызның тирән кайгысын уртаклашасы, Аллаһы Тәгаләдән сабырлык кына сорыйсы кала.

Әйе, кеше күпмедер дәрәҗәдә яшәешен, булмышын планлаштыра ала: балаларны ата-ана планлаштыра, аннан булдыра алганча тәрбия кыла, балигъ булгач, кеше үз яшәешен үзе кора… Тик бер генә нәрсәне планлаштыра алмый ул – анысы үлем. Кеше дигән зат үзен никадәр кодрәт иясе дип санап, ничек кенә шапырынмасын, ул көчсез. Гомеренең соңгы минуты кайчан, кайда сугасын беркем белми… Менә бу сәфәр ияләре дә ял итеп, туганнары янына ашкынганнардыр… Мизгел эчендә кемдер ятим, кемдер тол калды…

10 айлык сабыйның һава аланы тәрәзәсенә ябышып төшкән фото сурәте минем күземнән яшь чыгарды. Әнисе аңа сокланып, иң баш пассажир, дип язып та куйган. Әбисенең аны бер дә җибәрәсе килмәгән… Тик язмыштан узмыш юк шул. Бу сабыйның да гомере 10 айлык кына булган… Әнә шулай 224 язмыш берьюлы тукталып калды. Тулы бер гаиләләр юкка чыкты… Аллаһ аларның бу дөньяда белеп, белми кылган гөнаһларын ярлыкасын.

Барыбызга да сәламәтлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии