Почтасыз калмагаек

Почтасыз калмагаек

Бүгенге сүзем тагын почта турында. Инде бу темага ничәнче кат кагылуымны да әйтә алмыйм. Һәм бу соңгысы да булмас.
Газетабыз битендә генә түгел, төрле дәрәҗәләрдәге киңәшмәләрдә, конференцияләрдә чаң кагып карадым. Төрле дәрәҗәдәге түрәләр катнашында үткән әлеге җыеннарда сүземне аяныч мисаллар белән ныгытып, Русиядә инде таратырлык тармак калмады, почтаны да җимереп ташлыйбызмыни, дип игътибар сорадым. Мөстәкыйль чакта гөрләп эшләгән «Татарстан почтасы»н Мәскәү кычкыртып үзенә тартып алды һәм «Татарстан почтасы»н да ишеп ташлады. Бүген редакциябез акчалары Мәскәүдә айлар буе тоткарлана, редакцияләргә алга таба эшне алып барып булмаслык шартлар белән килешүләргә кул куйдырталар, вакытлы матбугат үләчәк, дип чаң кактым. Хәер, почта инде торгызып булмаслык дәрәҗәдә – ясин чыгасы гына калды бугай. Минем шау куптаруыма җавап итеп «Татарстан почтасы» җитәкчелеге белән дә очрашулар булды. Әмма бу хәлне төзәтерлек дәрәҗәдәге сөйләшүләр түгел иде. Әлеге очрашуларның максаты, «Әйдәгез, дус яшик инде!»дән ары китә алмады. Кем белән дус яшәргә? Ябылып беткән почта беләнме? Дуслашырга, эшләргә кеше калмады бит почтада. Кем килсен ул хезмәт хакына. Хезмәт хаклары турында соңрак аерым тукталырмын, ул почтада бар, ләкин кемнәр өчендер генә. 
Бар да әйбәт бит, монда кайберәүләр тик торганда буза куптарып йөри, дигән гаепләрне дә ишеттем үз адресыма. Һәм бу сүзләр почтаның хәрәбәләргә калуын күреп торучы, аның өчен кайгырырга тиешле вазыйфалар биләүче түрәләр авызыннан да ишетелде. 
Кыскасы, әле без чираттагы тармакның җимерелүен күзәтәбез. Безнең илдә реформалар ниндидер алгарыш өчен түгел бит, кемнәрдер баеп калыр өчен, кемдер тарафыннан оештырыла. Шулай мин СССРда туып үсеп, Советлар Союзының таркатылуын күрдем, тарих дәреслекләрендә укып белгән ил байлыгы халыкныкы дигән тәгълиматның юкка чыгуы шаһиты булдык. Шушы байлык өләшенгән чакта тагарак янында булганнар кыйммәтле яхталары, виллалары белән масайды. Әлеге олигарх миллиардерларның күбесе санкцияләрдән куркып, илдән качты. Әнә халыкка байлык урынына фантик өләшкән Чубайсны гына алыйк. Казанда банкротлык комитетында хәлләр майтарып, кешеләрне кәгазьләр белән алдаган Семин да Франциядә рәхәт чигә... Алар күп. Һәм шунысы, ник берсен җавапка тартсыннар, ник берсенең байлыгының килеп чыгышы тарихын тикшереп аныкларга тырышсыннар... Менә кайда ил байлыгы, кызганыч. Бу кешеләр һәркайсы тиешле урында булып, үзләренә караган тармакны рәткә салабыз, дип, үз хәлләрен җайладылар. Нәтиҗә күз алдында: бүген кайчандыр гөрләп эшләп торган завод-фабрикалар биналарында сәүдә гөрли. Таратырлык тармак калмады инде дигәндә, почта барлыгы искә төшкән. Менә хәзер Русия почтасыз да калырга тора. 
Ара-тирә борчылып алу, сүз кату ишетелгәли иде. Бераз элегрәк почтадагы хәлләргә аптырап, Татарстан рәисе дә зарланып алды, булдыра алмагач, нигә Мәскәү почтаны үзенә тартып алды, янәсе. 
Әле Русия Федерация Шурасы рәисе Валентина Матвиенко да теманы кузгатты. Бу хакта ишеткәч, мин аларга, соңардыгыз түгелме инде, дип әйтеп куйдым. Ләкин соң булса да, уң булсын, диләр дә бит, миндә нидер үзгәрер дигән өмет уянмады. Валентина Матвиенко почтаның зыянга эшләвен телгә алып, аны төзәтү чараларын күрүне таләп итте. Тәкъдим итте, әмма ул почтаның төп вазыйфасын телгә алмады. Почта вакытлы матбугат таратырга тиеш. Сугыш вакытында да ул көйле эшләгән, газеталар, хат-посылкалар югалмаган. Ә Матвиенко тәкъдименнән шул аңлашыла: почта акча эшләргә тиеш. Әйтик, сәүдә белән шөгыльләнергә. Бүген стационар кибетләрнең үкчәсенә басып килүче интернет кибетләр үрнәгендә эшләргә, шул ук киң җәелгән «Озон» ише интернет маркетлар белән күмәкләшергә. Мин шулай аңладым: мәсәлән, кеше авыл почтасына килә дә, үзенә күлмәк киеп карап ала алачак... Бүген почта товар сата инде ул. Мескен әбиләргә пенсияләрен китергәндә почтальон үтмәс товарын да күтәреп килә, әмма ул сыйфатсыз, әле кибеттәгегә караганда кыйммәтрәк тә. Аена күп итеп 6 мең сум(!) хезмәт хакы алучы почтальонны сату планын үтәмәгән өчен әрлиләр дә әле. Эштән куу белән куркыталар. Әнә минем авылымдагы почта ташучы Зөлфияне ничә тапкыр шулай «куркытып» киткән почта начальнигы. Тик 6 меңне югалтудан кем генә куркыр икән?!
Аннан соң шул ук интернет-маркетлар кибетләрне кысрыклап рәхәтләнеп чәчәк аткан вакытта, почта кайда булган?! Ул чынлап та, шул ук кибетләргә, шул ук интернет-маркетларга конкурент була ала идеме? Әлбәттә, чөнки почтада моның өчен мөмкинлекләр чиктән ашкан, яңа структура корасы юк... 
Шушы вәзгыятьтә эшчәнлеге турыдан-туры почтага бәйле булган газетачыларга нишләргә? Безнең сүзебезне көтеп торган укучылар нинди хәлдә кала?
Акчага килгәндә, почтада бар ул. Хәтеремдә Русиянең баш почтальоны белән булган җәнҗал. Экс-начальник Дмитрий Страшнов 128 милион премия алды (46 миллионы хезмәт хакы). Каян чыккан премия соң бу дигән сорауга, «заработал» дип җавап бирде ул. Русия почтасы җитәкчелегендә эшләгән башка түрәләргә дә миллионлап премия өләштеләр. Ә минем авылымда эшләгән почта ташучының хезмәт хакы ул чакта 4-5 мең сум гына иде, хәзер әнә күтәргәннәр, 6 мең сумга җиткергәннәр. Гади хезмәткәрләр яшәү минимумыннан да кимрәк акчага чапканда, түрәнең миллионнар алуын берничек тә аклап булмый. Почта ул чакта да табышка эшләмәде, мәсәлән, теге премия тәгаенләнгән 2014нче елны «Русия Почтасы» 4 млрд зыян белән каплады. Ә 1,4 млрд табыш алынды дип хисап бирелде. Ә бу федераль бюджеттан 5,4 млрд максатлы субсидия хисабына килеп чыккан рентабельлек иде. Прокуратура ведомство җитәкчесенә һәм аның урынбасарына эш кузгатты. Әмма алар акланды. Экс-начальник Страшнов, кайбер мәгълүматларга караганда, Швецариядә яшәп ята. 
Менә шундый хәлләр почта белән. Ул бүген авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә ябылу алдында. Анда ниләр булып ятканы да аңлашылмый. Әйтик, Мәскәүдән үк почта менеджерлары май аеннан бирле мине тинтерәтә, минем бурычларым бар икән. Әмма аның килеп чыгышын аңлата алучы юк. Ахырдан үзем тикшертә торгач аңлашылды, миннән ялгыш акча таләп иткәннәр. 
Федерация Шурасының бюджет һәм финанс базары буенча Комитет рәисе Анатолий Артамонов почта дәүләтнеке булырга тиеш, дип белдерде. Белмим, инде дәүләт контроленә алу өчен дә соңармадыкмы икән? Авылларда юк кына акчага халыкка хезмәт күрсәтүчеләр аякларына киез итек киеп ярымҗимерек биналарда утырганда, почта җитәкчелеге евроремонтлы биналарда хезмәт куя.
Инде менә газеталарыбызга язылу хакында. 
12нче октябрьгә чаклы ташламалы хактан язылып калып була. Тулы мәгълүмат – беренче биттә. Өметләник, почта эшләр, без укучыларыбыз белән аралашуны өзмәбез. «Безнең гәҗит» почта белән бәйле сәбәпләр аркасында 2024нче елда атналык түгел, айлык гәҗит булып чыгачак. Әмма калынаячакбыз. 64 битле «Безнең гәҗит», 16шар битле «Серләр гәҗите», «Шифалы гәҗит» ай саен өегезгә килеп торсын, дисәгез, 12нче октябрьга чаклы почталарга ашыгыгыз. Аннан соң бәяләре арта. Киләчәктә дә, кызыклы, мавыктыргыч язмалар белән сөендереп торырбыз, дип өметләнәм. 
Ихтирам белән, 
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии