- 03.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №30 (3 август)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Светлана Инякина гап-гади «Стрелочница». Аны мондый финишка алдан әзерләгәннәр, дип раслый «В окияне-море» электрон газетасы «Булгария»не арендалаган туристик фирма мөдире турында.
«Булгария»не арендалау килешүе 15 биттән тора. Һәм аңа Русиянең Приморье диңгез пароходчылыгы директорлар Советы рәисе Александр Кирилличев аңлатма бирә.
– Инякина үз акылында булмаган, – дип аңлата ул әлеге газета хәбәрчесенә. – «Субаренда килешүе экипажсыз» дип исемләнгән. Елга флотының ни икәнен дә белмәгән ханым, ни рәвешле экипаж тупларга тиеш булган? Ул белгечләрне ничек ачыклый ала?
Бизнесның үз калыбы һәм ул киеренке хезмәт. Табыш булмаса, көймә арендасы өчен дә, хезмәт хакын да түли алмыйсың. Ә килешүдә «Көймә субарендага җиһазларсыз, пассажир инвентареннан, пассажирлар һәм хезмәткәрләр каюталарыннан, гомуми куллану урыннарыннан башка бирелә, диелгән.
Килешүдә хәтта көймәнең бар документлары да юклыгы, җитешмәгән документларын Инякинаның үзенә табасы, дип күрсәтелгән. Соң бит ул аны үз гомерендә беркайчан да таба алмый. Дөрес, ярдәм сорап көймә хуҗасына мөрәҗәгать итә ала, әлбәттә, чыгымнарны үз өстенә алып… Бу бит гаҗәп хәл: әгәр сезгә пешеп җитмәгән тавык тоттыралар да, пешереп бетерү өчен электр өчен түләүне таләп итәләр. Ә Светлана Инякина шундый документка имзасын куйган.
Моның белән генә бетми әле. АРЕНДАТОРЛАР БУ ХАНЫМ ҖИЛКӘСЕНӘ ИСКЕ КӨЙМӘНЕҢ РЕМОНТЫН ДА ТУЛАЕМ ӨЙГӘННӘР. Ул рөхсәт документларын таба алмый, әмма көймәне төзәтергә алына…
Килешүдәге алтынчы бүлек, аның беренче пункты теләсә нинди уңышлы эшләүче эшкуарны бөлгенлеккә төшерә. Чөнки, шушы ук бүлектәге 3нче пункт Светлана Инякинага ремонт өчен үз кесәсеннән түләүне йөкли. Бу түләү «көтәсеңә» дә түгел, чөнки Светлана көймәне залогка куя алмый. Хәер, акылы булган кеше 1955нче елгы черек тагаракны түләү гарантиясе итеп кабул итәр микән?! Шулай итеп, «Булгария»не арендага сылаган хуҗа үз мәнфәгатьләрен тулаем чистарткан булып чыга, ә Инякина шушы саташулы документка үз имзасын куя. Бу мәсьәләгә берничә күзлектән карап була: хәйләкәр, астыртын берничә ир ышанучан ханымны күрәләтә торып төрмәгә кертте.
«Булгария» хуҗаларыннан торган җинаятьчел төркем – «Кама елга пароходчылыгы» ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге, һәм аннан көймәне арендалаган «Бриз» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт җитәкчелеге җимерек тагаракны Инякинага субарендага биргән. «Ространснадзор»ның җирле бүлекчәсе җитәкчелеге дә әлеге алдар алыш-бирештә катнашкан, монда Светлананың никахсыз ире кулы да уйнагандыр.
2011нче елның 25нче мартында имзаланган № 25-03 килешүе ялган. Мин белмим, мондый документка кул куйдыртыр өчен Инякинаны исерткәннәрдер, бәлкем, чәенә наркотик салганнардыр, я ире белән никахлашу вәгъдә иткәннәрдер?..
КИЛЕШҮ ТУЛАЕМ ИКЕ СОРАУГА ҖАВАП ЭЗЛИ: бар җаваплылыкны ничек итеп субарендаторга йөкләргә һәм аннан ничек итеп күбрәк акча каерырга? Әлеге ханым акча эшләсә дә, аны мошенникларга биреп барырга тиеш булган, ә үзенә тиеннәр генә каласы…
Һәм хәзер теге мошенниклар, билгеле, аны барын да үз өстенә алырга ышандыра. «Борчылма, ярдәм итәрбез, сатып алырбыз, срок бирсәләр дә, аны кыскарту чарасын күрербез» ише вәгъдәләр аладыр бу ханым. Һәм шул рәвешле аны тагын төп башына утыртырга мөмкиннәр.
«Булгария» «Кама елга пароходчылыгы» ачык акционерлык ширкәтенең бер өлеше дәүләтнеке. Шулай булгач, Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин да ватык дип таныган көймәне «Кама елга пароходчылыгы» йөзендәге дәүләт Инякинага арендага бирә. Елга регистры («Ространснадзор») йөзендә тагын шул ук дәүләт җимерек көймәне файдаланырга рөхсәт итә, Елга портындагы хакимият йөзендә шул ук дәүләт көймәне рейска чыгарып җибәрә, һәм шул ук дәүләт хәзер мантия киеп, фаҗига өчен Инякинаны хөкем итә. Минемчә, бу дәүләт бик яхшы урнашкан. Ул салым түләүчеләргә имин җан саклауны гына тәэмин итеп калмый, кешеләр һәлак булсын өчен дә шартлар тудыра. Ә үз гамәлләре өчен җавап тотарга тиешле берәр гражданны таба.
Хәтерләгез: Керчен култыгындагы фаҗига. Дөньяда тыелган бер корпуслы көймәләрнең каплануы, дистәләгән үлем… Кем гаепле? Стрелочник – порт капитаны.
Бу фаҗигага 4 ел үтте. Һәм тагын фаҗига. 122 кеше үлеме. Кем гаепле? «Стрелочница», туристик фирма җитәкчесе.
Әгәр алга таба фаҗига була калса, диңгез порты янындагы ресторанда ашамлык калдыклары җыючы БОМЖ ГАЕПЛЕ булса да, гаҗәпләнмәбез.
Хәбәрченең: «Кама елга пароходчылыгы» Сезне судка бирер дип курыкмыйсызмы? – дигән соравына Александр Кирилличев«В окияне-море» электрон газетасына болай дип җавап биргән:
– Арадашчылардан куркырга кирәкми. Алар ачык игътибардан шүрли. Безнең илебездә арадашчы һәм мошенник сүзләре синоним кебек. Уйлап карагыз, «Кама елга пароходчылыгы»на көймәне мөстәкыйль рәвештә арендага бирергә ни комачаулаган? Юкса, бар керем үзенә генә булыр иде, ә монда арадашчы да кысыла… Ярым дәүләтнеке булган оешма чит оешмага җимерек тагарак бирә. Ә бу контора никтер аны үзе файдаланмый, кем җилкәсенә аударырга икән, дип эзли. Шунысы кызыксындыра: «Бриз» «Булгария» арендасы өчен ничек түләде икән?! Әллә бөтенләй түләмәгәнме? Инякина кебек берәр акылсызны тапканчы түләүне кичектергәннәрме?
БУ ҖАВАПЛЫЛЫКТАН КАЧУ ӨЧЕН ТАПТАЛГАН СХЕМА. Мин ышанам, тикшерүчеләр әлеге юнәлештә аз гына эшләсә, финанс чатаклыклары шунда ук ачыкланыр иде.
– СЕЗ НИК ШУЛАЙ ИНЯКИНАНЫ ЯКЛЫЙСЫЗ? – дигән сорауга, Русиянең Приморье диңгез пароходчылыгы директорлар Советы рәисе Александр Кирилличев болай ди:
– Сезгә оят булмадымы, тикшерүчеләр, прокурорлар, республиканың Югары суды үксегән, барына да риза булучы ханымны рәшәткә артына тыгып куйганнарын күреп. Мин Инякинаны гына якламыйм. Соңгы 20 елда транспорт челтәренә иңгән ҖАВАПСЫЗЛЫК ТУРЫНДА ДӘЛИЛЛӘП СӨЙЛИМ. Әнә «Сапсан» поездлары сәгатенә 200 км/сәгать белән чаба, ә ул тимер юл 2 тапкыр кимрәк тизлеккә хисапланган. Мәтәлеп төшкән, я авария була язып калган самолет турында ишетмәгән 1 атна юк. Игътибар итегез: беркем дә, берни өчен дә җавап тотмый. Транспорт министрлыгы шундый шартлар тудырды: илдә самолетлар төзелми. Авиакомпанияләр искене чит илләрдән сатып ала да кеше ташый. «Бәлкем, берни дә булмас» принцибы гел эшләми шул. «Ту-154»ләр белән ни генә булмады?! Ә алар һаман оча.
Транспорт иминлеге бар илләрдә дә беренче урында. Бездә дә шулай иде. СССР Диңгез флоты министрлыгының 1991нче елгы 27 май, 40нчы приказын алыйк. Анда диңгездәге иминлек өчен кемнәр җаваплы икәнлеге тәгаен күрсәтелгән. Русия «Минтранс»ының 1994нче елгы приказында да җаваплы кешеләрне табарга була иде әле. Әмма аннан соңгы документларда министрлык функционерлары җаваплылыкны ераккарак качыра барды.
Әлбәттә, Инякина гаепле. Әмма ул дәүләт өчен һәм дәүләт урынына җавап тотарга тиеш түгел. Гади сорау: «Кама елга пароходчылыгы» аңа төзек һәм профессиональ экипажлы көймә биргән булса, фаҗига булыр идеме? Күзәтчелек итүче оешмалар да үз эшләрен тиешенчә башкарсалар?! Һичьюгы соңгы рейска киткәндә порт инспекциясе чыгарга рөхсәт итмәсә… Инякина өзелгән сәяхәт өчен акчасын кайтарыр иде дә, имин калыр идек.
Бездә диңгездә дә, елга флотында да ИМИНЛЕК ТӘЭМИН ИТҮЧЕ МЕХАНИЗМ ЭШЛӘМИ. Аны Транспорт министрлыгы юкка чыгарды. Диңгез һәм елга транспорты белән идарә итүчеләр бүген җаваплылыкны өсләреннән төшерү белән мәшгуль.
Транспорт министры Игорь Левитин Владимир Путинга иминлекне саклауда нәтиҗәле чара, дип иминият компанияләрен эшкә җигүне тәкъдим итте. Әмма бу көймәләрне шул ук Инякиналарга бирү белән бер. Чөнки иминият ширкәтләренең иминлек тәэмин итү, контрольлек булдыру мөмкинлекләре юк. Алар бу эштә берни аңламый. Максатлары башка: күбрәк клиентлар җәлеп итү һәм азрак түләү… Шул ук вакытта яңа флот турында сүз юк. Ягъни «Минтранс» алга таба да иске көймәләрдә йөзмәкче, шул рәвешле, кешеләрне батырмакчы. Ә зыян күрүчеләргә киләчәктә дәүләт түгел, иминият компанияләре түләячәк.
Шунысы аяныч, транспорт тармагындагы шушы сәясәт хакимият вертикаленең иң югары катламнарында яклау таба. Игътибар иткәнсездер: коткару эшләрен МЧС башлады. Аннан көймәне өскә күтәрү фикере барлыкка килде. Һәм бар эшләрне «Минтрас»ка тапшырдылар. 2 атна дәвамында гражданнарга әлеге ведомствоның батырларча тырышканлыгын күрсәттеләр. 2 атна дәвамында экранда фаҗиганең гаеплеләре балкыды – алар җавап тотарга тиеш бу фаҗига өчен.
– НИ ЭШЛӘРГӘ КИРӘК СОҢ?
– Беренче чиратта, Президент Дмитрий Медведевка гражданнар һәм балалар үлеме өчен ил алдында гафу үтенергә кирәк. Фаҗига өчен шәхси җаваплылыкны үз өстенә алырга. Бу аның сайлау алды рейтингын күтәрер генә иде. Кешеләр җил тегермәне белән көрәшеп арды инде.
Аннан соң, җаваплылыкны хакимият вертикале буйлап өләшергә, хөкүмәт рәисен дә кертеп… Хәзер дәүләт идарәсенә һөнәри булдыклылык буенча сайламыйлар, гафу итегез, төсе һәм исе буенча. Шул ук Транспорт министрлыгында һәм диңгез, елга флотында профессоналларны бармак белән генә санарлык.
Владислав Воробьёв оештырган әлеге әңгәмә «В окияне-море» газетасыннан кыскартып алынды.
РЕДАКЦИЯДӘН: Инде бу темага язмаска да уйлаган идем, чөнки кабатлана башладык сыман. Өстә язылган мәкаләдәге кайбер фикерләр үзебезнең газетабызда ук дөнья күрде. Әмма газетабызның интернет форумында безне кайберәүләр, кушамат артына качып, мескенлектә, куркаклыкта гаепләгәч, дәшми кала алмадым. Моңарчы да, үзебез тапкан мәгълүматлар буенча чын вәзгыятьне тасвирларга тырыштык, югыйсә. Ә менә бүген тәкъдим ителгән язма илебездәге фаҗигаләрнең алшартларын тасвирлап бирә, дип саныйм. Туктаусыз кабатланып торган һәлакәтләр, күңелсезлекләр турында ишетеп, юлга чыгарга куркырсың. Якының сәфәрдә булса, ут йотып утырасың. Кая барабыз, кая мәтәләбез? Дмитрий Медведев фаҗигадән соң: «Илебездә йөзүче иске савытлар чиксез», – дип әйтеп ташлады. Әйе, «Булгария» – Совет чорыннан калган, яңартылмаган, тәмам тузган Русия инфраструктурасының көзгедәге сурәте. Бар да шул җимереккә утырып, боткадагы майны үзенә агызмакчы. 1 фирма үз вакытында үзләштереп калган, икенчесе арендалый, өченчесе билет сата, дүртенчесе әле таланып бетмәгән техниканы металлга тапшыра… Бар да акча эшли. Һәм төкерәләр иминлеккә. Фаҗига гел булып тормый бит. Ә ул-бу була калса, Светлана Инякина кебек, өстенә җаваплылык аударып була торганнар бар. Бәйсез мәгълүмат чыганакларында Светлана артында хаким партия кешесе, Казандагы билгеле зәңгәрләр клубы башлыгы булып торган күренекле эшмәкәр торуын да әйтүчеләр булды. Әмма бу фаразларга җавап кына булмады. Ә Светлана Инякинаның авыру балалы ана булуын, кечкенә фатирда, өлкән әниләре белән яшәгәнлеген дә искәрттеләр. Фирмасын да шул өендә теркәгән ул. Бер дә бай эшкуарга охшамаган. «Күгәргән ләгән»гә аптыраганнан утыргандыр инде. Җәллим мин аны. Юк, ул гаепсез, димим, әмма аны һәм халыкны файдаланып, ил – диңгез, ә мин кораб, дип балда-майда йөзүче алдар-мошенникларның тагын кырыйда калуларына эчем поша. Илебездәге тормыш алар өчен генә көйләнгән кебек тоела миңа… Комсызлар заманы ич… Кемдер гомере буе тәүбә итәр, ә кемдер уйлап та бирмәс. Минем уйлавымча, Инякинага алга таба ничек яшәргә? Шушы фаҗигане иңнәрендә күтәреп дим. Пошмас җан булса гына инде…
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Фаҗига өчен җавап бирүче бармы? ,

Комментарии