Без һаман бергә икән…

Без һаман бергә икән…

Элегрәк мөхәррирләр укучылары белән елга бер генә тапкыр – Яңа ел вакытында саубуллашса-исәнләшсә, хәзер газеталарга язылу кампаниясе икегә бүлеп оештырылганлыктан, җәй уртасында да бу хакта сөйләшеп алабыз. Ягъни хезмәтебезгә нәтиҗәне елга ике тапкыр ясыйбыз. Аллага шөкер, нәтиҗәләребез куандыра, гадәттә, язын кими торган тираж – артты. Башкалар кимегән вакытта ишәюебез – безнең халык белән бергә булуыбыз турында сөйли.

«»не Бөтенрусиядә укыйлар. Бу юлы да Приморье, Камчатка якларыннан алып лимон-әфлисуннар үсә торган көньяк – Краснодар төбәкләренә кадәр алдырачаклар газетабызны. Ә beznen.ru интернет сәхифәбезгә дөньяның төрле илләреннән көн саен меңләп кеше кереп, хезмәтебез аша ил-көн яңалыклары белән таныша. Интернет сәхифәбез дә, газетабыз да иң укыла торганнар исемлегендә. Сөендергәне шул: газетабызны зыялы, фикерле кешеләр укый. Бу интернет сәхифәбездәге форумда фикер алышуда да күренә. Баштарак сай акыллы, гайбәт, кызык эзләп йөрүчеләр кереп чүпләргә маташып караса да, алар бездә кала алмады.

Редакциябез көн саен почта аша гына да дистәләгән хат ала. Никадәрен интернеттагы адрес аша җибәрәләр. Безгә язышучы авторларыбыз хатларына да җитдилек хас, анда халык язмышы, милләтебезнең, динебезнең киләчәге, иманыбызның ныклыгы өчен борчылу ярылып ята. Киләчәктә дә шулай дәвам итәрбез. Мәгънәсез, гайбәткә корылган язмаларга бездә урын юк. Һәм «Безнең гәҗит» яклаучы да, таяныч та булып калачак. Әле генә иҗади хезмәттәшебез «Азатлык» радиосы миннән интервью алып «Безнең гәҗит» татарның хокук яклау оешмасына әйләнеп бара» дип үз сәхифәсендә язып чыкты. Бу чынлап та шулай. Моны сизеп алган укучыларыбыз гозерләре белән безгә килә. Без аларга өлгерә алганча булышырга тырышабыз. Чиновниклар армиясенә тынгылык бирмибез, башкалар тикшерергә алынмый торган югары инстанцияләр тарафыннан тыелган темаларны да тикшереп ахырына җиткерәбез. Карак, халык мәнфәгатен үз мәнфәгате белән бутаган түрәләрне газетабыз «утлы таба»га бастыра. Һәм бу эзсез калмый. Хәл төзәтелә. Ә безнең яңа дошманнарыбыз барлыкка килә. Хәер, минем шәхсән үземнең дошманым юк. Берәүгә дә үпкә дә сакламыйм. Моңа күп еллар, күп хыянәтләр, ялганнар белән күзгә күз очрашып бик авырлык белән ирештем. Әгәр кемдер мине, безне дошман саный икән бу аларның шәхси проблемасы. Безнең максат – кыерсытылганнарны яклау, гаделлек табу…

Шул ук вакытта безгә яманлык теләүчеләрне, дошман санаучыларны кисәтеп тә куясым килә. Без судлардан да янаулардан да курыкмыйбыз. Соңгы вакытта редакциябезгә шалтыратучылар, кесә телефоннарыбызга янап СМСлар җибәрү очраклары ешайды. Редакциябез журналистларын төрлечә мыскылларга тырышу сизелә. Җәбер-золым күреп интеккән кешеләрне яклый алганны, үз хезмәткәрләребезне генә кыерсыттырмаска кодрәтлебез. Яман ният белән мөрәҗәгать итүчеләр моны белеп торса иде. Әлбәттә, тәнкыйть кәнфит түгел, ошамас та, тик хилафлыгың бар икән, аны төзәтергә тырышырга кирәк, бигрәк тә фаш ителгәннән соң… Редакциягә шалтыратып, я булмаса, сафсата «кляуза»лар оештырып башка газеталарда бастырып мыскылларга, хезмәткәрләребезнең тормышыннан кер эзләргә түгел. Әгәр язмаларыбызда, журналист тикшерүләрендә ниндидер хилафлыклар бар, яла ягылган икән, дәлилләгез, без дә хаталанырга мөмкинбез, гафу үтенербез, я шул дәллилләрегезне күтәреп судка мөрәҗәгать итегез.

Әле газетабызның узган санында гына чыккан язмабыз («Бер сыер бөтен көтүне…» 2012, 27 июнь) Кукмарадагы ике ханымның тынычлыгын алган. Безгә Кукмарадагы 2-69-05 һәм 2-09-22 телефоннары аша шалтыратып намуслы кешегә яла ягуыбызны, безнең үзебезнең оятсыз журналистлар булуыбызны аңлатырга тырыштылар. Мин үземнең кем булуымны әйттем, әмма алар үзләре белән таныштыруны кирәк санамады. Беренчесе генә, «Ярар, алайса, Вәсилә Галиева дип белегез» дип искәрмә ясады. Ә икенчесе: «Минем исемем сезгә мөһим түгел!» – дип кычкырырга ук тотынды. Мин анонимнар белән сөйләшеп вакытымны исраф итмим дип телефонымны куйдым. Әмма бу ханымнар бездә хәзер телефон сөйләшүләрнең язылып, ә телефон номераларының аппаратта ачыкланып баруын белми ахыры. Чөнки янаулар, аноним шалтыратулар күбәйгәннән соң, без шулай эшләргә булдык. Мәкалә авторы, газетабызның мөхәррир урынбасары, Кукмара кызы Эльвира Фатыйхованың әнисенә дә 2-09-22 телефоны аша шалтыратып, ана кешенең әдәпсез, тагын әллә нинди тискәре сыйфатларга ия булган кыз үстергәнен аңлатып биргәннәр. Эшнең кай тирәгә «кыеклашканын» аңлап алган ханым, без шалтыраткач, инде безнең белән сөйләшергә теләмәде. Трубканы өзде, ә Эльвира үзе шалтыраткач, без беркая да шалтыратмадык, беркемгә бер сүз әйтмәдек, дип җавап биргән. Инде бу телефонны мин кабат җыйгач, трубканың теге башында ир кеше тавышы ишетелде. Ул берни дә белмәвен, ачыклаячагын һәм алдан ук гафу үтенүен белдерде. Кукмаралылар бу телефоннарның кемнеке икәнен белә торгандыр, безгә дә аны ачыклау кыен эш түгел. Әгәр бу кешеләр андый хәлнең булганы юк, дип алдашырга уйлый икән, стенограммага заказ бирергә мөмкин. Киләчәктә акыллырак булсагыз иде. Хәзерге дөньяда аноним булып калу бик кыен. Хәтта интернет форумнарда да кем нинди язу калдырганын ачыклау бик җиңел эш. Дәгъвагыз булса, өстә әйткәнемчә, дәлилләгез, безнең ялгышыбызны исбатлагыз.

Һәм барыбыз да, бер сүздән булып гаделлек, ныклы иман өчен көрәшсәк идек.

«Безнең гәҗит»кә киләсе елда 10 яшь тула. Һәм ул безнең өчен зур үзгәрешләр елы да булыр, мөгаен. Аның интернет сәхифәсе ныгытылачак, ТВ һәм аудио тапшырулар да шунда ук эленәчәк. Һәм газетаның үзендә дә үзгәрешләр көтелә. Иң мөһиме – киләчәктә дә шулай кыю үткен булып калачак. Шунысын да искәртәбез, кемдер җәйге мәшәкатьләр белән язылырга өлгерми калгандыр, борчылмагыз, 20сенә кадәр язылсагыз, ул киләсе айдан килә башлар. Шулай ук аңа бүгенге хаклардан 2013нче ел өчен дә язылып була. Тик бу мөмкинлекнең вакыты чикле, шуңа ашыксагыз иде.

Киләчәктә дә бергә булып, исән-имин яшәүне теләп Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Без һаман бергә икән... , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии