Газеталарыбызга арзанлы чакта язылып калырга онытма!

Газеталарыбызга арзанлы чакта язылып калырга онытма!

Бу көннәрдә 2020нче елның икенче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясе бара. Укучыларыбызга аз булса да, җиңеллек килсен өчен редакциябез абунәче ункөнлегендә даими катнаша, гәрчә ул редакция өчен отышлы булмаса да. Менә 2020нче елның икенче яртысына да АРЗАНЛЫ ХАКТАН ЯЗЫЛЫП КАЛЫРГА МӨМКИН, тик бу мөмкинлек бары тик 10нчы июньгә чаклы гына бирелә.

Бары шушы ункөнлектә генә газеталарыбызга ташламалы хактан язылырга мөмкин. «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»кә 2020нче елның икенче яртысына ЯЗЫЛУ ХАКЫ 87 сум 90 тиенгә АРЗАНРАК – 647 сум 10 тиен (башка вакытта 6 айга язылу хакы 735 сум), «ШИФАЛЫ ГӘҖИТ» белән «СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ»нә 6 АЙГА – 252 сум УРЫНЫНА 223 сум 50 тиен (28 сум 50 тиенгә арзанрак). Русия төбәкләрендә үз почталарыгыздан белешегез. Уңайлы форсатны кулдан ычкындырмаска киңәш итәбез. Искәртәбез, бу бары тик 10нчы июньгә кадәр генә. Башка вакытта тулы бәясенә генә язылырга мөмкин булачак.

Газеталарга почта бүлекчәләренә бармыйча гына да, Русия почтасының podpiska.pochta.ru интернет сәхифәсе буенча да язылырга була. Язылуда проблема туса, аңлашылмаучылык барлыкка килсә, почтага яисә редакциягә шалтыратып киңәшләшергә, ярдәм алырга була. Әгәр ташламалы яздыру юк, диләр икән, кайда, кем комачаулык тудырганын ачыклап, телефонын белешеп, безгә шалтыратыгыз. Ташламалы вакытта да ташламасыз яздыралар икән, ташлама аермасын кире кайтарырга булышырбыз.

Комментарии