Таҗыбыз бар, вирусы юкмы?

Таҗыбыз бар, вирусы юкмы?

Дөнья яңа төр вирус алдында дер калтырап төште. Инде инфекция йоктыручылар 90 меңнән артып китте. Шуларның 3 меңнән артыгы үлем белән төгәлләнде. 45600 кеше сәламәтләнгән. Авыручыларның зур күпчелеге – 80 меңнән артыграгы Кытайда. Вирус инде 65 илдә бар. Шунысы куркыта: ул Кытай белән чикләнмәгән илләрдә дә тарала. Ә Русия белән Кытай чиге меңнәрчә километрга сузылган. Кытай халкы да бүген Русиядә ничә миллион хисапланадыр. Димәк, әле безне Аллаһы Тәгалә үзе генә саклый торгандыр. Ни өчен шулай уйлаганымны соңрак аңларсыз.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә 6 очрак теркәлгән. Авыручыларның өчесе Казанда диелә. Алар Япониядән эвакуацияләнгән Diamond Princess лайнерында ял итүчеләр. Аңа кадәр 2 очрак Кытай гражданнары белән теркәлгән иде. Алар инде савыккан. Әле тагын 2нче мартта гына тагын бер очрак теркәлде: ул Италиядән кайткан егет. Роспотребнадзор, Русиядә барлык саклану чаралары да күрелә, дип ышандыра.

Кайбер мәгълүмат чараларына ышансаң, Кытайда да, аеруча Иранда инфекция таралуның реаль картинасы яшерелә. Русиядә дә чынбарлык рәсми саннардан аерыла, диючеләр бар. Гадәттә карантинга эләккәннәр журналистлар белән аралаша алмый, яисә үзләре дә теләми. Ә менә Мәскәүнең 1нче инфекция больницасы пациенткасы Кристина Ткач, коронавирус авыруына шикләнелүчеләрнең медицина учреждениеләрендә нинди шартларда яшәүләре турындагы хәбәрне Инстаграм аша таратты һәм ул масса-күләм мәгълүмат чараларында зур шау-шуга сәбәпче булды. Хәбәрче үзе яткан палатаны төрмә камерасы белән чагыштыра. Анда дәвалау һәм карантин чаралары шартлары булмавын хәбәр итә. «Больницада инфекция йоктыру ихтималлыгы Кытайның үзенә караганда зуррак» дип белдерә ул. Аны Znak.com китерә.

Апалы сеңелле кызлар Италиядән кайткан. Алар үзләренең 6 кешелек палаталарда ятуларын, рәтле башлы тикшерү булмавыннан зарлана. Табиблар берни аңлатмый. Карантинга яңа килүчеләр инде тест тикшерүе үтеп вирус йокмавы ачыкланган кешеләр янына урнаштырыла, берүк бәдрәф, процедура кабинетларына берүк урында чират торабыз, дип яза Кристина һәм әлеге мәгълүматны таратуда ярдәм сорый.

Әгәр бу кызларның чаң кагуы дөрес булып чыкса, чынлап та безне афәттән Аллаһы Тәгалә генә саклый булып чыга. Әллә урыс җирендә бу вирус яшәргә сәләтсезме? Юктыр. Без бит таҗлы халык, үзебезне барыннан да өстен бөек дип санаучы кавемнән. Корона-таҗыбыз бар, вирусы гына юк микәнни?!

Бүгенге медицинаны бик яхшы беләбез. Мин әле генә грипп белән авырып алдым. Үзебезнең участок табибына бармакчы идем дә, юк, анда мине көтмиләр – алдагы 2 атнага мин иң элек, теләсә кайсы вакытта йөгереп барырга тиешле табибыма керә алмыйм, анда чират. Димәк, грипп белән авыруымны 2 атна алдан планлаштырып, алдан язылып куярга тиеш булам… Табибны өйгә чакырып азаплап тормадым, үзем дә мәшәкатьләмәдем, барып ишек төбендә мескенләнергә. Янәшәдәге аптекага кереп кызлар белән киңәшләшеп кирәкле даруларны алдым да, үзем белгәнчә дәваландым. Әлбәттә, бу дөрес түгел. Әнә бит, үз белдегең белән дәваланырга ярамый, дип бар да кисәтә, мин дә шулай дим. «Җить здорово!» тапшыруында Елена Малышева атлаган саен табибларга барырга, тартып сузып йөрмәскә өнди. Тик кая барырга, ул чиратларга ничек язылырга кирәклеген генә өйрәтми. Акчасы булганнар аптырагач, түләүлегә бара инде. Андый клиникалар чат саен бит. Түләүсез поликлиникаларда утырган табиблар юл аша гына чыгып, сине әнә шул түләүледә кабул итә. Кеше табиб янына тик торганда бармый, проблемасы сизелә башлагач мөрәҗәгать итә. Әмма сине тикшерү өчен гап-гади УЗИга гына да айлар буе чират торасы. МРТларны әйткән дә юк. Әгәр сине яман шеш кармалый икән, ярты ел көткән арада аның сине нишләтәсен күз алдына китерүе кыен.

Моннан 1 ел элек тә уйламаганда грипп белән сырхаулап алдым. Анысы бик авыр үтте. Поликлиникабызга шалтыратып табибны өйгә чакырдым. Килде, бер яшь кенә кыз. Ул фельдшер гына иде бугай. Аркамны тыңлап карады, каравын, ә менә тамагымны ачып карарга онытты. Ниндидер дарулар алырга кушты да чыгып шылды. Моңа ышаныч юк, дип мин түләүле «ашыгыч ярдәм» чакырдым. 3 көн эчендә аякка бастырдылар. Грипп белән авыргач та, атналап ятмыйча 2–3 көндә аякка басып була икән, тик моның өчен организмны чистартырга булышырга, системалар куярга, тиешле даруларын гына кулланырга кирәк. Төн-көн саташып, югары температура белән ятасы идем дә атна-ун көн, икенче көнгә үк хәлем яхшырды. Тик бу бәхет миңа 9 мең сумга төште. Бушлай булса, 2 атна газапланасың инде…

Менә шулай, әгәр, Алла сакласын, синдә теге яңа зәхмәт килеп чыкса, аны кем белә дә, кемгә кирәк син?! Коронавирусның да симптомнары гадәти авырулар кебек бит: йөткерәсең, төчкерәсең, хәлсезлек, пневмония… гадәти грипптан пневмониягә әверелеп үлүчеләр азмы әллә? Диагноз кую, тест үткәрү системасы юк икән, димәк, эпидемия дә юк дигән сүз. Ә бүгенгә бездә бар тест чит илдән, аеруча авыру теркәлгән илләрдә булучыларга гына. Анысы да инстаграмда зарланган кызлар тасвирлаганча оештырыла, димәк.

Әнә бит күптән түгел журналист Дудның спид турындагы фильмын күреп артыма утырдым: Русиядә миллион кеше ВИЧ-инфекция йөртә икән. Күз алдына китерәсезме, миллион… Бу бит бер Казан халкы?! Ә кайда күргәнегез бар чаң кагуларны, рәсми мәгълүматларның шау куптарганын?! Куркыныч безнең янәшәбездә генә. Мин моңа ышандым. Беркөн шул хакта сүз чыккач, бер оешмада җитәкче булып эшләүче дустым әйтеп салды: «Ник аптырыйсың, Илфат. Мин җитәкләгән оешмада 2 кеше ВИЧ-инфекцияле. Без СПИД кына түгел, башка инфекцияләр чолганышында яшибез», – дип минем өнемне алды.

Хәер, безнең башка проблемаларыбыз чиктән ашкан бит. Телевизордан Украина, Сүрия проблемалары безне бик нык борчый. Хәзер инде Төркия белән дә бәхәсләшәбез. Сүрия өчен. Тагын Төрек помидорларын тракторлар белән таптатыр дәрәҗәгә җитмәсәк ярый инде. Артистларның мал бүлешүе, бер-берсенә хыянәте, аларның тормышы… Менә шул безнең бар кайгыбыз. Ә вирус… ул кызык түгел. Ләкин шул вирус аркасында дөнья кризиска кереп бара, нефть бәясе төшә. Ә дөнья кризисы күсәге, кемгә кемгә, Русиягә иң юан башы белән тондыра. Әле санкцияләрдән дә көчкә-көчкә сулыш алабыз… Бәйсез экспертлар матур киләчәк вәгъдә итми безгә. Рубль кыйммәтен югалта башлады инде. Аның каравы шәбәйтелгән конституциябез булачак. Без киләчәктә титуллы дәүләт төзүче халык – урыс илендә яшәячәкбез. Моны әле кычкырып әйтми идек, тормышта шулай икәнен тоя гына идек. Инде менә, кем әйтмешли, исеме җисеменә туры киләчәк…

Кризис безне куркытмый. Казна саекса, әле салым реформаларын яңартырга, халык кесәсенә кереп илне асрарга була.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Таҗыбыз бар, вирусы юкмы?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии