- 03.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №5 (4 февраль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Мин федераль каналлардагы яңалыкларны, сәяси тапшыруларны, вакытым булганда, караштыргалый башладым әле. Һәм ни өчен зомбитартманың пропагандасы уңышлы нәтиҗә биргәнен аңлыйм. Һәм мин ТВда ни күрәм: баксаң, безне дошманнар чорнап алган, алар безне тезләндерергә тели. Әгәр чарасын күрмәсәк, безгә сугыш игълан итәргә дә күп сорамаслар. Дошманнарыбыз безнең бәхетебездән, бездәге демократиядән, гадел системадан көнләшә…
АШАМЫЙК, КОРАЛЛАНЫЙК…
Һәм мин ТВга ышанып, үземнең кара акылым белән НАТОга нәфрәтләнәм: кит инде әй, әгәр без аларга ләббәйкә дип торсак, алар безнең газиз ватаныбызның башкаласы Мәскәү Кремле түбәсенә үзләренең фашистик аләмнәрен дә менгезеп эләргә мөмкиннәр, безне кол итәрләр, балаларыбызны, хатын-кызларыбызны үзләренә куып алып китеп мәсхәрәләрләр… Шуңа күрә ашамасак, ашамабыз, коралланырга кирәк… Әнә бит ил башлыклары да, булыр-булмас ярты миллион сум айлык хезмәт хакы алган депутатларыбыз да шул иминлегебезне кайгырта: казнадагы бар өлкәләргә чыгымнарны кискәләргә, ә Саклану министрлыгы бюджетын бер тиенгә дә киметмәскә, киресенчә арттырырга. Ашамасак, ашамабыз, коралланыйк. Ашамасак, дигәннән, ничава гына рәхәт чигүче депутатларыбыз ачтан үлмәс анысы, ә гади халык патриот булса, кысылыр, түзәр. Халыкка җиңелрәк булсын дип, Путин кушуы буенча, 1нче февральдән аракы хакы да төшәргә тиеш иде. Кибетләргә кереп аракы шүрлекләренә күз салганын юк әлегә, Путин вәгъдәсендә торгандыр, дип уйлыйм. Ашамасак, эчәрбез…
СУГЫШЛАР ГЫНА БУЛМАСЫН
Дөрестән дә, кораллы белән хисаплашырга мәҗбүрсең бит ул. Кем белә, атып җибәрсә… Әнә Төньяк Корея ач-ялангач, әмма бар дөньяны өркетеп тора, атом коралы да бар, армиясе дә зур. Бөтен ил шул армиягә эшли. Хәтерем ялгышмаса, ул хәрбиләр саны буенча дөньяда 4нче урында. Шул ук вакытта илдә ачлыктан үлүчеләр саны бихисап. Дөрес, Төньяк Корея халкы чынлап та иң бәхетле ил үзләрендә генә дип уйлый, ул тимер пәрдәләр белән чолгап алынган, анда Көньяк Корея радиосын тыңлаганнарын белсәләр дә хөкем итәләр. Бездә кыенрак, шуңа пропаганда халыкны зомбилаштыру максатын куеп эшләргә тиеш. Чөнки иң мөһиме, очын-очка ялгап яшәгәннәр түзсен – һәркемнең бер генә теләге булырга тиеш: сугышлар гына булмасын. Әнә АКШ, Европа безгә теш кайраганда бу бик актуаль теләк. Ышандырырлык пропаганда булганда, бу мөмкин. Тышкы дошманга каршы нәфрәт, уртак идея формалаштырып берләшү ярдәмендә патриотлык хисләрен булдырып була. Моның өчен мөмкин кадәр изоляцияләнергә кирәк, читтә матур тормыш булу ихтималына ышанырга тиеш түгел русияле. Бу максаттан һәртөрле чаралар да яхшы. Әйтик, Русия кешесе чит телләрне белергә тиеш түгел.
ТЕЛСЕЗ ИТӘРГӘ
Русия мәктәпләрендә чит телләрне артык күп укыталар, дип борчыла бер сөекле халкыбыз хезмәтчесе – «Бердәм Русия»дән депутат Ирина Яровая. Аның фикеренчә, Русия мәктәпләрендә урыс теленә игътибар бетеп бара. Бар да чит тел үзләштерергә тырыша. Әле кайчан гына Русиянең күп милләтле ил булуын санга алмый гына, мәктәпләрдә, татар телен, башка милләтләрнең ана телләрен тыеп бетерә яздылар, имтиханнарны урыс телендә генә тапшыру мөмкинлеген калдырып, бер телле милләт әвәләү белән мәшгульбез. Инде менә Русия кешесе чит илләрдән дә читләшергә тиеш икән. Нишлисең, маразматик белдерүләргә генә башлары җитә бит патриотизм турында лаф орып, үз балаларына чит илләрдә белем бирүче, чит илләрдә диңгез ярларында үз йортларын булдырган сәясәтчеләрнең. Тик без бу рәвешле кая тәгәрибез, мин шушы илне яратырга омтылучы, аны ватаным дип санарга мәҗбүр булучы буларак, борчылам. Русия дә АКШ, Европа илләре дәрәҗәсендә хөрмәтләнүче дәрәҗәсенә берәр кайчан ирешер микән?! Коралланырга кирәк, әле без сезгә күрсәтербез, дигән тонда янаулардан арынырбызмы? Дошманлашу түгел, дуслашу юлларын кайчан эзли башларбыз. Әле ярый Хак Тәгалә биргән нигъмәт – газ, нефть бар… Кранны борабыз дип куркыта алабыз. Озакламый бу көчебез дә калмас, кебек. Әнә бәяләре бөтенләй юкка чыгып бара…
ХӘРБИ БЮДЖЕТ АКЧА СОРЫЙ
Кораллануның нигә китергәнен элеккеге куәтле саналган держава – СССР тарихыннан карарга кирәк. Экспертлар әйтеп бирер: СССР тимер пәрдәләр артына яшеренеп шул кораллануы аркасында бөек дәрәҗәне тотып тора алды. Әмма ул аңа бик кыйммәткә төште: кисәкләргә таралды. Куркытып яки ярдәм аркасында берләштерә алган дусларыбыз бик тиз юкка чыкты. Русияне дә шундый язмыш көтмәсме? НАТОга кораллану дәрәҗәсен тиешенчә тоту әллә ни кыенлыклар тудырмый, ә менә икътисадый кризиска чумган Русия акча каян табар?! Ил хәрбиләшеп кенә яши алмый. Төньяк Кореяда бу мөмкиндер дә, ә Русиядә юк. Халык ирекнең ни икәнен аңларга, рәхәт яшәү мөмкинлеген чамаларга өлгерде. Минем фаразым: 2015нче ел авыр булачак, 2016нчысына да өметләрем сөендерми. Ризасызлык акцияләре күп булыр. Катгыйландырылган кануннар гына тышаулый алмас иреккә сусаган хисләрне һәм ашыйсы килү теләген.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии