- 02.12.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №12 (декабрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Газеталарыбызның менә 2024нче елдагы соңгы санын укучыларыбыз хозурына тәкъдим итәбез. Шулай итеп без сезнең белән тагын 2025нче елда гына очрашачакбыз.
Ел ахырында гадәт буенча нәтиҗәләр ясала. Ни белән күңелгә уелып калды ул, дигән сорауга җавап эзләп тормаска, сәяси, икътисадый күзәтүләргә алынмаска булдым бүген. Һәркемнең тормышында шатлыгы да, хәсрәте дә җитәрлек булгандыр. Кемдер фатирлы булды, гаиләсе ишәйде, тапкандыр бәхетен, шәхси шатлыклары белән башы күккә тигәндер... Ә кемдер якынын югалткандыр, хәсрәт эчендә йөзгәндер... Кемдер бу минутларда Украинадагы улым, ирем ни хәлдә икән, исәнме ул, дип ут йотадыр... Тормыш кануннары кырыс шул, һәм ул торган саен кырыслана бара.
Газетабызның «Тарихтан аваз» сәхифәсенә язмалар эзләп моннан 10 – 12 ел элек чыккан төпләнмәләрен актарам. 22 еллык тарихы булган «Безнең гәҗит»нең ни өчен 10 – 12 еллык архивын гына, диярсез, элеккеге архивлар электрон вариантта сакланмаган, компьютерлар тузып эштән чыкканда юкка чыкты. Аларын да торгызу турында уйлашырбыз. Чөнки бу сәхифә укучыларыбыз күңеленә хуш килде.
Бу санга Яңа елга кагылышлы язмаларымны карадым. Беләсезме, иске елны озатканда барысында да бер фикер, бер теләк язылган: бу ел шактый проблемалы булды, алдагысы җиңеллек алып килсен иде инде... Юкса, безнең тормышларыбыз гел яхшыру ягына юнәлергә тиешле бит. Юк, шул, без торган саен үткәндәге тормышыбызны сагынырга мәҗбүрбез. Бу яшьлегебез, егәрле чагыбыз үтүе белән генә бәйле түгел, ә элегрәк тормышларның чынлап та риясызрак булганлыгын аңлау белән бәйле. Әле кайчан гына машина алыштыру, фатир алу җиңелрәк иде бит бүгенгегә караганда. Ковид афәте дә алай ук котчыккыч булмаган икән.
Тормышларыбыз кинәт кенә 2022нче елның 24нче февраленнән үзгәрде. Тынычлыгыбыз, күңел көрлеге югалды. Җир дигән планетада без ялгыз икәнлегебезне аңладык. Шушы ике ел эчендә фатир, машина бәяләре 2 – 3 тапкыр кыйммәтләнде. Мин, ипотека кешене кол хәлендә тотар өчен уйлап чыгарылган, дип саныйм. Хәзер аның янына да барырлык түгел. Алга таба ничек яшәргә?! Мондый сорау һәркемне бимазалый торгандыр. Әмма рәсми статистика, рәсми мәгълүмат чаралары, бар да яхшы, дип тәкрарлый. Инфляция дә чүп кенә... Инфляциянең «чүп» кенә икәнен аңлау өчен әнә машина бәяләрен, фатир, коммуналь түләүләрне, электр, бензин хакларын чагыштырыйк элекке еллар белән... Баксаң, хәзер күп-фатирлы йортларда ишегалларын да кеше хәзер үзе көрәргә, карын үзе чыгарырга тиеш икән. Беркөнне кар явып китте бит, ул эреп тә бетте инде үзе. Ләкин Казанда коллапс тудырды, ә шәһәр хуҗалары фәләнчә тонна кар чыгардык, дип хисап тотты телевизорда. Кыскасы, сөйли, саный китсәң... туктап булмас.
Без үзебезне демократик илдә яшибез, дип саныйбыз. Ләкин мин әлеге дә баягы шул «Тарихтан аваз» сәхифәсенә хәзер урнаштырырга яраклы мөхәррир сүзе язмаларын җиде иләк аша сөзеп алам, алганын да кыскартам, шомартам, чөнки бүгенге демократиянең домкраты таләпләренә сыешмый, бүгенге кануннар аны җинаять кодексы ярдәмендә шәрехли ала. Димәк, демократия үсештәме, әллә... бикләнә, авызыбызны яба барабызмы? Әйтмәсәм дә аңлашыла.
Быел газетабыз атналык форматтан айлыкка күчте. Укучыларыбыз арасында моның өчен безне битәрләүчеләр дә табылды, бүгенге газетабыз яхшырак дип хуплаучылар да булды. Нишлисең, без бу адымга да вәзгыять аркасында мәҗбүр булдык. Киләсе елда да шул форматта эшләвебезне дәвам итәчәкбез.
Алда 12нче декабрьгә кадәр абунәче ункөнлеге. Форсаттан файдаланып калырсыз, дип өметләнәм.
Яңа 2025нче ел илебезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде инде. Мин Украинадагы низагка нокта куелыр дип бик өметләнәм. Киләсе елда да бергә булырбыз, аралашып яшик!
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
P.S. 2025нче ел өчен дә язылу кампаниясе дәвам итә. «Безнең гәҗит»кә ярты елга язылу хакы 810, «Шифалы гәҗит»кә – 324 сум. Искәртәбез, 12нче декабрьгә кадәр генә «Безнең гәҗит»кә 88 сум 20 тиенгә (6 айга 721 сум 80 тиен), ә «Шифалы гәҗит»кә 37 сум 20 тиенгә арзанрак (6 айга 286 сум 80 тиен) хакка язылып була.
Комментарии