«Халык өчен эшлибез, халык турында сөйлибез»

Узган атнада республикабызның мәктәпләреннән килеп укытучылар белемен күтәрү институтында гыйлем алучы укытучылар белән очраштым. Тел, милләт, иман турында бик җанлы сөйләшү булды. Бүгенге имансызлык, чалыш милли сәясәт кемне-кемне, нәкъ менә мәктәпләрендә эшләүче педагогларны беренче чиратта борчый. Киләчәктә алар балаларга татарча белем бирә алырмы? Тора-бара татарча сөйләшүче калырмы? Менә шундый хафага калган кеше ничек итеп үз Ватанын яратырга, балаларда патриотлык хисләре булдырырга тиеш?!

Билгеле, милли матур киләчәгебезне үзаңыбызны күтәреп кенә булдыра алабыз. Укытучылар моны яхшы аңлый. Мин аларга Ватан турында гәп корганда, купшы сүзләр кулланмый гына, туган нигез, авылым, телем, милләтем, ата-ана алдындагы бурыч, авылымның данлыклы кешеләре, олпат шәхесләребез турында сөйләшергә киңәш иттем.

Газетабыз да шул юнәлештә эшләргә тырыша. Булганны матур буяуга төрми, ничек бар, шулай күрсәтергә омтыла. Без бик яхшы аңлыйбыз: ялганның гомере кыска. Бер ялган икенчесен тудыра. Шуңа җәберләнгәннәрне аяусыз яклыйбыз, коррупция, белән яшәүне тормыш девизы иткән түрәләрне эзәрлеклибез… Әйтик, күп басмаларда урын тапмаган язмаларның ахыр чиктә “Безнең гәҗит”кә тапшырылып дөнья күрүе безнең кыюсыз түгеллекне раслый. Киләчәктә дә шул юнәлештә эшләрбез. Халык мәнфәгатен яклаучы булырбыз. Бу буш сүз түгел. Моны 25 еллык журналистлык тәҗрибәм белән расладым. Шул эшчәнлегем, ялагайлана, намусымны сата белмәвем аркасында кыеннар да “ашадым”. Әмма хаклык, гаделлек саф чишмә кебек ул, әллә нинди ташлар бастырып куйсаң да, юлын таба, тишеп чыга. Шуңа да эш девизым: “Халык өчен эшлибез, шул халык турында сөйлибез!”

Бу девизны элегрәк телевидениедә дә өлге итеп алыйк дип караганым булды, тик курыктылар. Бүген бюджет хисабына эшләүче мәгълүмат чаралары андый девизны өлге итә алмый. Бу аңлашыла. Кем түли, шуңа хезмәт итәсең. Хәтта хаксызлык белән очрашканда да дәшми каласың. Ә без, Аллага шөкер, бәйсез. Каршымда бары тик законнар гына. Алар гына өстен, фәрман бирерлек өстәгеләргә буйсынмыйм.

Газетабыз кыюлыкны өстен итеп кую белән бергә, мавыктыргыч та булырга тиеш. Андагы һәр язма гыйбрәт, сабак алырлык. Ә бу өлкәдә ярдәмчеләр – укучыларыбыз. “БГ”ны укучыларыбыз үзләре языша. Көн саен хатлар кочагы белән килә. Инде 50ләп даими авторыбыз бар. Бу халыкчанлык турында сөйләмимени? Бүгенге гади халык кемгә барып сыенсын, кемгә серен сөйләп бушансын?! Без менә шул бушлыкны тутырырга тырышабыз. Кызыклы сәхифәләр үзләре бер газета булырлык. Укучыларыбыз үзләре яраткан битне ачып, башта шуны укый. Мәкаләләр кая сыя, шунда сибелмәгән…

Инде озаклап газетабыз турында сүз башлавымның сәбәбе бар. Бүгенге тиражыбыз 72 мең данә белән чыга. Аны “БГ” татар халкына бәйрәм бүләге итеп бушлай тарата. Бүгенге сан (киләсе саныбыз да шул тираж белән чыгып, шулай ук таралачак) почта бүлекчәләре аша газетабызга язылмаучылар кулына да килеп керәчәк. Татар тотып карамый ышанмый, диләр бит. Тотып карагыз, укыгыз. Киләсе атнада икенчесен дә сорап алыгыз. Бәлки ошарбыз, бәлкем – юк. Ошамаганнарга да аптырамыйбыз, чөнки бүген газета җитәрлек. Укыгыз гына. Без инде болай да ел саен 3-4 мең тиражны арттыра барабыз. Язгы язылу кампаниясендә тиражын арттырган бер генә газета булды – ул “БГ”. Хәзер безне бөтен буйлап 22 мең кеше укый. Киоскларда иң күп таралучы татар газетасы саналабыз.

Киләсе саныбызда сәхифәләр турында тәфсилләбрәк язарбыз. Киләчәк планнар белән дә уртаклашырбыз. Һәм анкета да урнаштырып, узган анкета буенча җиңүчеләрне игълан итәрбез.

Бергә дус, тату, ярдәмләшеп яши алырбыз дип ышанып, ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

“Халык өчен эшлибез, халык турында сөйлибез”, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии