Бәхетле бәхет читтә

Бәхетле бәхет читтә

Русиядә һәр алтынчы кеше чит илгә күчеп китү турында хыяллана. Шул ук вакытта, һәр унынчы русияле чит илгә китү мөмкин түгел дип саный. Чит илләргә кызыгучылар арасында күбрәк 18–30 яшьлекләр. Русиялеләрнең күпчелеге, якынча 4 кешенең өчесе, Русиядән читкә китәргә теләми, тик аны ташлап күчеп китүчеләрне дә гаепләми, дип нәтиҗә чыгарган Иҗтимагый фикер белешү үзәге. Илдән китәргә теләүчеләр соңгы елларда арта гына бара икән.

Мәктәп, укытучылар коллективлары белән очрашуларга еш йөрим һәм һәр очрашуда балаларда ватанпәрпәрлек тәрбияләү темасы күтәрелә. «Без патриотлык хисләре тәрбияләргә тырышабыз, ә менә балалар, апа, чынлыкта алай түгел ич, дип безне бүлә, безгә нишләргә?» – дип аптырый укытучылар. Минем исә җавабым бер: «Сез ерактан урамагыз. Сүзне авылыгыздан башлагыз, ватан ул әти-әнидән, хөрмәткә лаек авылдашларымнан, авылымнан, районымнан, Татарстанымнан башлана. Милләтем өчен горурланырлык шәхесләр җитәрлек. Алар турында белергә кирәк. Сөекле улларыбыз, кызларыбыз аша, бала татар булуы өчен горурланып яшәр», – дим.

Әйе, бүген укучыларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү – үтә кыен эш. Совет чорында ябык стеналар эчендә яшәгәнгә, бәхетле тормыш бары бездә генә дигәнгә ышана идек. Ә бүген бар да күз алдында. Чит илләрдә ничек яшәгәнлекләрен, кемнең ничек көн күргәнен белеп торабыз. Сайлаулар театрында сайлаттыру өчен дә шул ук укытучылар төп көч, аларның гамәлләрен укучылары күреп тора. Бүген түрә типтереп яши, ә баланың әти-әнисе аңа мәктәпкә әсбаплар җыеп бирә алмый. Ул түрә баласы кигән киемгә кызыгып яши, чөнки аның әти-әнисенең хезмәт хакы кечкенә, яки ул да Ваминдагы кебек сыр, май, сасы колбаса белән түләнә… Бу бала туган илен ярата аламы?

Кыскасы, өстә күрсәтелгән саннар илебездә ватанпәрвәрлек дәрәҗәсен күрсәтә. Бездә 140 миллион халык яши. Димәк, шуның 23 миллионга якыны башка илгә күчеп китеп яшәү турында хыяллана. Әле бу сан дөрес микән?! Мин янәшәмдәге кешеләргә шул ук сорауны бирдем. Барысы да: «Уйламыйча да китәр идем, тик ничек, кая барасың, кем көтеп тора безне», – дип җаваплады. Димәк, һәр алтынчы кеше түгел, күбрәк кеше Русиядән китү турында уйлана.

Әмма читтә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул, дигән гыйбәрә дә бар бит әле. Чит илләрдә булганым бар, әмма үз илем, үз авылымнан да матур җир юк. Гел сагынып, ашкынып кайтам. Әмма, күңелемдә бер уй йөртәм: яшьрәк чагым булса, мин ничек тә бу илдән китү җаен карар идем. Әмма бу буш сүз генә: барыбер китмәс идем. Монда минем әнием, монда минем милләтем. Русиягә дәгъваларым күп, әмма кем мине син ватапәрвәр түгел дип әйтә ала?! Мин – ватанпәрвәр, туган илемнең чәчәк атуын, гоурланырлык булын телим. Моның өчен коррупциянең җиңелүе, чиста сайлаулар, демократик җәмгыятькә ирешү, гаделлек урнашу кирәк.

P.S. Менә тагын 1 атнадан Прагага сәфәр кылырга җыенам. Исән-имин туган илемне сагынып әйләнеп кайтырга язсын.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Бәхетле читтә , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии