Русиядә кемгә яхшы?

Русиядә кемгә яхшы?

Некрасовның «Кому на Руси жить хорошо?» дигән сүзләренә җавап инде ничә гасыр эзләнә. Әмма табылмый, иң аянычы, җиңелми, ул тирәнәя генә бара. Бу язмам шул хакта.

Фәннәр академиясенең социология институты галимнәре соңгы 20 ел эчендә Русиядә хәерчелек проблемасы буенча иң зур тикшерү уздырды. Хәерчелекне ничек аңларга, ни өчен күп русиялеләр ярлылар сафына баса, алар нинди, киләчәккә ышаналармы? Иң мөһиме, хәерчелекне ничек җиңәргә? Социологлар шундый сорауларга җавап эзләгән. Сораштыру 2013нче елның апрель-май айларында халык арасыннан сайлап алынган 1900 кеше һәм Росстат мәгълүматларыннан чыгып, хәерче дип сайлап алынган 300 кеше арасында 21 төбәктә, 112 торак пунктта үткәрелгән.

ХӘЕРЧЕЛЕКНЕҢ ДӘРӘҖӘСЕ БАРМЫ?

Бу нисбәттән рәсми мәгълүматлар белән реаль тормыш күрсәткечләре аерыла. Алда китереләсе саннардан чыгып, һәркем үзенең тормышына бәя бирә алыр, дип уйлыйм. Әле өстәлебездә ашарга, эчәргә бар, ялангач йөрмибез икән – бу бай яшибез, дигән сүз түгел. Чөнки рәсми саннарны, үзебезнеке белән шәхсиләштереп караганда, әле ярты гасыр элек кенә ачлыкны күргән, соңгы елларда да җитмәүчелек, эшсезлек белән йөзгә-йөз очрашкан кеше буларак, русияле артык нәфесле түгел. Яшьләр күп акчалы, җиңел эш эзләсә дә, өлкәннәр, бәяләрнең күтәрелүенә борчылса-борчыла, пенсиясен шул түләүләргә тота һәм иске киемнәре белән яши бирә. Шул ук вакытта, алар авызыннан ишеткән иң зур гозер – «сугышлар гына булмасын!».

Шулай итеп кемнәр ул хәерчеләр? Өстә әйтелгән фәлсәфи хисләребезне читкә куеп, тикшерүчеләр эзләп тапкан саннарга күз салыйк. Рәсмиләр фикеренчә, ягъни хакимият уйлап чыгарган бәягә килгәндә, үзенең минимум физиологик хаҗәтләрен үтәрлек көндәлек ашамлыкларга, көнкүреш хезмәтенә акчасы җитмәгәннәр генә хәерчеләр исемлегенә кертелә. Хәерчелекнең рәсми чиге һәр төбәктә үзенчә билгеләнә. Әмма дәүләт чиге реаль тормыштан бик еш кына аерыла, ягъни хакимият тормыш дәрәҗәсен мөмкин кадәр күпертергә тырыша. Чөнки социаль пособиеләр һәм ташламалар казнаны шактый саектыра. Ул наркоманга бирелгән доза кебек, социаль шартлауны булдырмыйча, илдә хакимият гомерен саклау өчен генә кирәк. Социологлар, менә шул дәүләт билгеләгән хәерчелек чигенең, кеше үзе күзаллаганга караганда, ким дигәндә, 25%ка күпертелгәнен ачыклаган.

Бу аңлашыла да, хакимияткә бәйле икътисадчылар, халыкның керемен һәм финанс мөмкинлекләрен генә карый. Ә социологлар халыкның реаль фикерен һәм кәефләрен тикшерә, ягъни коры саннар белән генә эш итми. Һәм бу дөрес тә, акчаның кыйммәте һәр урында да бертөрле түгел. Шәһәрдә зуррак хезмәт хакы алып яшәүче, авылдагыга караганда начаррак хәлдә булырга мөмкин. Чөнки бәяләр һәркайда да бертөрле түгел. Әйтик, Казанда 10-15 мең сум хезмәт хакына яшәүне күз алдына китерүе кыен. Гаиләдә бар да шул дәрәҗәдә хезмәт хакы ала алса гына инде. Коммуналь түләүләр генә дә 6–7 мең сумга җиткәндә, хәтта артыграк булганда, ни өчен икәнен аңлатып торырга кирәк түгелдер. Ә авылда пенсионерлары булган гаиләләр әйбәт яши. Чөнки 6-7 мең сум да – ярыйсы тере акча. Шуңа күрә социологлар хәерчеләрне 2 төркемгә бүлгән: керем буенча хәерчеләр, һәм күп исраф итәргә мәҗбүр булган ярлылар. Беренче төркемдәгеләр – гаиләдәге һәр кешегә бүлгәндә, рәсми минимум хезмәт хакыннан азрак керемлеләр. Ә икенчеләре – зур хезмәт хакы ала торып та, күп түләүләр корбаннары: бу гаиләдә авыручылар, эшләмәүчеләр күп булу нәтиҗәсе.

КЕМНӘР УЛ РУСИЯ ХӘЕРЧЕЛӘРЕ?

Сораштыруда катнашучыларның 85%ы Русиядә ярлы гаиләләр башкалардан начар тукланулары белән аерылып тора, дип саный. 52–55% русияле өчен хәерчелек билгесе – кешенең торагы начар булу, яхшы табибка күренеп, дару, яхшы кием сатып ала алмау икән. Хәерчеләр бурычка даими акча эзли, аларның балаларына рәтле белем бирү мөмкинлеге юк, өлкәннәр квалификациясен күтәреп тә рәтле эш таба алмый. Сораштырылучыларның өчтән бере өчен кеше – отпуск вакытында ял итәргә, театрларга, киноларга йөри алмаса гына – хәерче. Бик күпләр ярлыларны үз хокуклары якланмаган катлам дип тә саный.

2013нче елның башыннан Русиядә яшәү минимумы, Росстат мәгълүматына караганда, айга уртача 6705 сум булырга тиеш. Шуның 2412 сумын азык-төлеккә тотасы, 1057 сумын – кием-салымга, даруларга, ә 2754 сум – торак, транспорт, башка чыгымнар өчен түләүләргә, калганы салымнарга һәм башка мәҗбүри җыемнарга тотыласы. Бер торак-коммуналь түләүләрен, яки даруларны гына алсак та, хисапланган күләмнең тормыш итәргә җитмәгәне аңлашыла. Димәк, хакимият тарафыннан кешегә яшәргә була дип саналган күрсәткечләр – реаль тормыштан бик ерак. Рәсми статистикада бездә 8,8% халык кына хәерче санала. Ә Росстат хәерчелекне керемнәр күләме белән генә билгели, хаҗәтләре өчен чыгымнары зур булганнар исәпкә алынмый. Әмма аларның да саны аз түгел. 2003нче елда түләүләргә баткан хәерчеләр саны 39% булса, 2008нче елда һәр өченче русияле бурыч баткагында булган. Дөрес алар хәзер азайган – һәр дүртенче кеше генә түләүләр аркасында очын-очка ялгап яши. Әмма бу миллионлаган гражданнар дигән сүз. Димәк, болар, эшләп-эшләп тә мантый алмаучылар.

Ә менә русиялеләр фикеренчә, гаиләдә һәркем уртача 8848 сум хезмәт хакы алганда да хәерче була әле. Сораштыручылар биргән мәгълүматларга караганда, русиялеләрнең 23%ының керемнәре моннан түбәнрәк. 70% русияле өчен хәерчелек чиге – 7 мең сумнан кимрәк керем. 25% моны 7–10 мең сум дип саный. 10 мең сумны бары тик мәскәүлеләр, Санкт-Петербург, Красноярск, Хабаровск крайларында яшәүчеләр генә күрсәткән.

ХӘЕРЧЕЛӘР НИК «ҮРЧИ»?

Хәерчелеккә төшүнең өч юлы бар: йә акча бирмәскә, йә булмаса, аны тартып алырга, яки кешенең эшләп табарга дигән ниятен сүндерергә.

Җәмәгатьчелектә, нигездә, ярлы катламны эшкә сәләтсезләр дип санасалар да, сораштыруда катнашканнарның 71%ы аларны башкалар кебек үк, бары тик аларга уңыш кына елмаймаган, дип искәрткән. Ләкин 29% андыйларның үзләрен катгый гаепли. Алар фикеренчә, мондыйлар күбрәк эчә, балаларын начар тәрбияли, үзләрен начар тоталар, яман тормыш рәвеше алып баралар.

Дөрес, «беркайчан да беркайчан» дип әйтмә. «Бәла бүген синдә, иртәгә миндә» принцибын онытмаска кирәк. Мин моны Казан урамнарында 3 сәгать буе сукбай кыяфәтенә кереп йөргән чакта үз җилкәмдә татыдым. «Яңа Гасыр» телевидениесен һәм «Безнең гәҗит»не укучылар хәтерлидер, берничә ел элек, мин үзем бомж кыяфәтенә кереп, урамда хәер сорашып йөреп, эксперимент үткәргән идем. Шунда аңладым: түбәнлеккә төшү бик тиз, ә аннан күтәрелү үтә кыен. Хәерчелек чигендә яшәүчеләрнең бик азы гына сукбайлыкка күчә, анысы. Болары инде үзләренең кешелек сыйфатларын да, нигездә, сатып эчүчеләр. Ә менә кеше булып калырга тырышкан, тырмашканнар, шул хәерчелек чигендә көн күрәчәк. Бу халәттән чыга алучылар сирәк. Кеше торган саен хәерчелеккә чума бара. Әнә, урамда мин очрашкан вакытлы «коллегаларым» инде исән дә түгелләрдер, әмма аларның нормаль тормышка кире кайту ихтималы бөтенләй юк.

Социологлар тагын шундый нәтиҗәгә килгән: элек күпләр үзләренең ярлылыгы турында горурланып сөйләгән, янәсе ул намуслы яши. Тик хәзер мондый тыйнак тормыш мәртәбә саналмый. Җәмәгатьчелек кешенең акча эшли алу мөмкинлеген таныды. Моңа омтылыш булмауны гаепкә дә саный. Шул ук вакытта хәерче катлам үзен кимсетелгән итеп таный. Кайберләре мөмкинлекләрне узып яшәргә тырыша: кыйммәтле әйберләр сатып ала, шул рәвешле бурыч чоңгылына бата бара.

ШАРТЛАР ГАДЕЛ ТҮГЕЛ

Социологлар Русиядәге хәерчелек хатын-кызларныкы, дип тапканнар. Керем буенча хәерче һәр 3 кешенең икесе – хатын-кыз. Һәм мондыйлар арта бара.

Гаиләле булу да, күпмедер дәрәҗәдә, хәерчелек чигенә җитүдән саклап кала ала икән әле. Баксаң, хәерчеләр арасында ялгызаклар гаиләлеләргә караганда күбрәк. Тик гаиләдә балалар пәйда булу белән, аларның хәерчеләр арасына керү шанслары да арта. Бигрәк тә ишле гаиләләр – 3 һәм аннан да күбрәк балалылар шундый чиктә яши. Тулы булмаган гаиләләр тагын да авыр хәлдә.

Русиядә хәерчелеккә төшүнең ИҢ КУРКЫНЫЧЫ – ЭШСЕЗ КАЛУ. Керем буенча хәерчеләрнең – 25%ы, түләүләр буенча ярлыларның 17%ы нәкъ менә эш булмаудан интегә.

Пенсионерларның хәерчелеге, башлыча, торак-коммуналь түләүләрнең югарылыгы, даруларның кыйммәтлеге аркасында. Аларга тамак ягын кысарга туры килә.

Түләүләр күплеге аркасында хәерчелек чигенә җиткәннәр арасында өлкәннәр күбрәк. Шулай ук сәламәтлекләренә зарланучылар да арткан. Бары тик 13% кына аңа зарланмый, ә 50% ярлы катлам – сырхау.

Шунысы борчылырга мәҗбүр итә: ярлылар арасында хезмәткә яраклылар, актив кешеләр күп. Хәерчеләрнең уртача гомере – 40,9 яшь.

Хәерчеләр сафына авыл халкы ешрак эләгә. Анда 17% халык яшәү минимумыннан да түбәнрәк хезмәт хакы ала. Бигрәк тә кечкенәрәк шәһәрләрдә, район үзәкләрендә хәлләр мөшкел. Анда эш югалту үтә куркыныч: башкасын табу кыен, шәхси хуҗалыкта тамак ягын кайгырту да мөмкин түгел.

БАЕП БУЛАМЫ?

10 ел элек хәерчеләрнең күпчелеге үзен киләчәккә өмет белән юаткан. Әмма бүген өметсезләр арта бара. Һәм алар үзләренең тормыш төбендә ятуларын таный. 2008-2009нчы елларда 10 баскычлы дәрәҗә буенча бәяләгәндә 1-2нче баскычларда дип санаучылар 13% булса, хәзер үзен 71% иң аста дип бәяли. Һәр дүртенчесе бу баткаклыктан чыгу юлы юк дип уйлый.

Шулай да сораштырылучыларның 88%ы уңыш тырыш хезмәткә бәйле дип саный. Шулай ук яхшы элемтәләрне, ришвәтләр хисабына шәхси эшеңне җайлау мөмкинлеген дә мөһим факторлар итеп күрүчеләр күп. Андыйлар 72%тан 45%ка кадәр.

Социологлар хәерчеләр белән байлар арасындагы упкынның да зурая баруын күргәннәр. Хәерчеләрнең яртысы диярлек үзләренә шул авыр мирас ата-анасыннан калды дип исәпли. Болар Русиядә 4-4,5 миллион кеше.

ГАДЕЛЛЕК ҖИТМИ

Русиялеләр арасында бик азлар гына бүгенге җәмгыятьне гадел дип бәяли икән. Матди статусына карамастан, аларның барысы да бер фикердә: Русия ярлыларга һәм байларга бүленде, ягъни кемгәдер бар юллар ябык, бигрәк тә торак белән тәэмин ителеш, белем алу, медицина ярдәме чикле, икенчеләренә – бары да мөмкин.

Хәерчелек чигендә яшәүчеләрнең яртысы, нинди дә булса үзгәрешләр көтелсә, ул тулы ирек булачак, дип уйлый. Бүгенге ярлыларның өчтән бере илебездә гаделлек булачагына ышана. Алар фикеренчә, анда кеше социаль якланган, закон алдында бар да тигез, уңышка ирешү юллары да һәркемгә ачык һәм бертөрле булачак. Социологлар бу фикерләрнең ярлы булмаганнарныкы белән дә туры килгәнен күргәннәр. Димәк, закон алдында бар да тигез булган, тигез хокуклылык, демократия хакимлек иткән җәмгыять һәркем өчен дә мөһим.

ЙОМГАК ӨЧЕН

Өстә язылганнардан чыгып, шуны әйтә алам: түзем, сабыр халык яши бездә. Үзара сөйләшкәндә зарланса да, ул хокук даулап урамнарга чыкмый, баррикадалар оештырмый… Сайлауларда да хакимият әйткәнне үти. Ләкин бу мәңгелек тынычлык түгел. Әгәр бүгенге хаким сәясәтчеләр, коррупция-ришвәтчелекне авызлыкламаса, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуны туктатмасалар, кемнәргәдер зур-зур хезмәт хаклары билгеләп, пенсионерлар, гади халык турында онытсалар… ситуация үзгәрергә мөмкин. «Ачның ачуы яман», дигәндәй, инде бүген үк, җәмгыять тынычсызлана бара. Ярлыларның һәр 20нчесе агрессив карашта тора. Хакимият кысрыкларга омтылган оппозиция җыеннарына кушылып китә алмый әле бу катлам. Социаль ташламаларны акчага алыштыру бунтлары сабагы онытылмагандыр. Әбиләр чыга күрмәсен мәйданнарга. Ә алар бүген чынлап та ярым ач яши. 1917нче елгы дә бай илдә мөмкин булмас иде. Азия, Европа илләрен чолгап алган күтәрелеш тә, нәкъ менә социаль проблемаларга бәйле. Ризасызларны сәясәтчеләр үз кирәкләренә файдалана гына.

«РГ» мәгълүматларына таянып, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии