Газетага язылыр чак

Газетага язылыр чак

Менә тагын яңа язылу кампаниясе башланды. Мин кулымны йөрәгемә куеп, укучыларыбыз алдында баш иеп, газеталарга язылу хакының тагын артуын җиткерәм. Чөнки почта, типография хаклары тагын артты. Газетабызның кыйммәтләнүе ул хакны капламый, әмма элекке дәрәҗәдә калу безнең өчен ябылуга тиң булыр иде. Без бу хакта укучыларыбызны алдан кисәттек, үзебезгә зыян булса да, 1нче апрельгә кадәр иске хактан киләсе ярты еллык өчен дә язылып була иде. Кемдер өлгерә алмагандыр, аларга да соң түгел. 11нче апрельдән 21нче апрельгә кадәр Русия почта бүлекчәләрендә абунәче атналыгы үтә, һәм бу вакытта редакция почта белән килешеп бәяләрне төшерә. Димәк бары тик 21нче апрельгә кадәр генә «Безнең гәҗит»кә арзан хактан язылып өлгерә аласыз. Газетабыз киләсе ярты еллыкта да юбилей елы (безгә 10 яшь) уңаеннан укучыларыбызга һәр атнаның икенче чәршәмбесендә 16 битле урынына 32 битле калын тәкъдим итә. Димәк, «Безнең гәҗит» тагын да кызыклы, мавыктыргыч булачак. Күрше-күлән, туган-тумачага да әйтегез, белми калмасыннар. Әгәр газетаны белеп бетермәсәгез, аңа 1 айга гына да язылып тикшереп була. Ошамаса, редакция язылу бәясен кире кайтарыр. «Безнең гәҗит»нең тиражы елдан ел үсә. Ул хәзер иң зур тиражлылар исемлегендә.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии