Бәхетле булу өчен дошман кирәк

Бәхетле булу өчен дошман кирәк

Миңа Руиянең бүгенге сәясәте әнисенә үч итеп борынын махсус өшеткән киребеткән малайны хәтерләтә. Икенче төрле әйтсәк, беткә үч итеп тун ягарга яратабыз. Әйтик, ятимнәргә чит илдә әти-әниле булу мөмкинлеген тыйдык. Шул рәвешле коррупциядә, канун бозуда шикләнелгән түрәләрне Америкага кертүне тыйган «Магнитский» исемлегенә кергән түрәләр өчен ятимнәребез белән үч алдык. Минем моның кадәр миһербансыз канунны күргәнем юк иде әле. Инде Украина, Кырым белән бәйле чикләүләргә җавап итеп үзебез дә чит илдән азык-төлек алуны тыйдык. Нәтиҗә күз алдында: кибет киштәләрендә сыйфат юкка чыгып бара, бәяләр күтәрелә. Әйтик, бүген сыйфатлы арзан сыр табу җиңел түгел. Инде менә Төркия белән дошманлаштык, һәм аның товарларын кертүне чиклибез. Русиядән аермалы буларак, Төркия Русия белән алыш-биреш итүдә чикләүләр кертми. Русия ачык виза режимын бетерсә дә, Төркиягә бару өчен элеккечә, виза кирәк түгел. Бары тик чартер авиарейслар гына тукталды.

ҮЗЕБЕЗНЕКЕН САТЫП АЛЫП, ПАТРИОТ БУЛМАКЧЫМЫН, ТИК…

Туган ягымда һәрчак «Арча» радиосын тыңлыйм. Реклама бара: Арча шәһәрендәге ниндидер кибеттә төрек туннары, кием-салымнарының яңа партиясе тәкъдим ителә. Бу кибетләр төрек товарлары беткәч ни сатарлар икән, дип уйлап куйдым. Һәм кызыксынып үземнең ни кигәнемне тикшерергә тотындым. Минем өстемдә бар да Төркиядә тегелгән кием икән бит. Бары бер чалбарым гына Кытайныкы, анысы да Алманиягә баргач алынган. Хәтеремдә әле, Дрезден шәһәрендәге бер маркетта урысча белгән сатучы кыз (әти-әнисе чыгышы белән Казаннан, бу кыз үзе Алманиядә туган) минем, Кытайныкымыни, дип борын җыеруымны күргәч, ялгышасыз, бездә Кытай товарлары сыйфатлы, халык шуларны яратып ала, дип аңлатты. Баксаң, Кытай Европага, Америкага сыйфатлы товарлар чыгара, ә Русиягә җыен чүп-чар озатыла.

Менә шул киемнәрем тузгач, нишләрмен?! Яңа Гасыр телевидениесе «Татарстанныкын сатып ал!» акциясен көн-төн рекламалый да, мин патриот булмакчымын, тик кибетләрдә үземә кирәкле Татарстанда җитештерелгән товарны күрмим. Бауман урамында татар түбәтәйләрен дә кытайлылар чигеп алып килеп сата, диләр бит. Ә Арча читек фабрикасында бүген фабриканың эзе дә юк. Районда берничә шәхси эшмәкәр һәм осталар өйләрендә генә читек, чүәк, түбәтәй чигү белән шөгыльләнә.

АКЧАНЫ АШАП БАРАБЫЗ

Безгә тыю, чикләүләрдән баш тартып, салкын акыл белән эш итәргә өйрәнергә кирәк инде. Нефть бәясенең югары булуыннан килгән керемгә сөенеп, илебезнең чәчәк атуына ышанып яши бирдек. Резерв фонды бетсә, нишләрбез?! Мин, кодрәтемнән килсә, шул резерв фондын Олимпиадалар, Универсиадалар уздырырга, Казан – Мәскәү тиз йөрешле поезд магистрале төзергә түгел, авыр промышленностьны индустриальләштерергә тотар идем. Ни өчен КамАЗны, авиация заводларын яңадан кормаска. Бүген КамАЗлар, Тольятти җиңел машиналары беркемгә кирәк түгел. Самолетларны читтән сатып алабыз. Җиңел промышленность үлде, йә булмаса, көчкә сулыш ала. Завод-фабрикалар биналарында базар, яисә офислар…

АМИН…

Узган ел җәендә чит илләрдән кертелүче товарларга чикләүләр куелгач, түрәләр беравыздан, ниһаять үз товарларыбызны җитештерергә форсат булды, дип сөенгән иде. Әмма «импортозамещение» барып чыкмады: үз товарларыбызны җитештерү өчен база юклыгын бар да оныткан инде. Советлар Союзы җимерелгәч, булган байлык шәхси кесәләргә таланган вакытта база калмады шул. Завод-фабрикалар гына түгел, авыл да үлеп бара. Аны илебезне туйдыра алырлык дәрәҗәгә күтәрү өчен шактый тир түгәргә кирәк булачак. Туган авылым мисалында гына да әйтә алам: җимерек фермалар, корсакларына кадәр сазда интегүче ач сыерлар, атлар белән тамак туйдырырлык ризык җитештереп буламы?! Минем авылыма да, аны күтәрергә дип килгән инвестор ВАМИН «амин», дип ясин чыкты. Халык та мал асрамый башлады. Файдасы юк. Русиядә чәчелмәгән басуларда агачлар үсә бүген. Үзебез һаман кәпрәябез. Тормыш телевизор экраннарында гына матур күренә бүген. Әнә шуңа карап халык та, яхшы яшибез, дип сөенә бугай. Сораштыруларга караганда 65 процент халык Русияне бөек, мәгърур, дип горурлана. Гәрчә алар, илнең бөеклеген билгеләгәндә халыкның яшәү дәрәҗәсе мөһим, дип уйласа да. СССР вакытында иң бәхетле тормыш бездә генә, дип горурландык, мескен американнарны жәлли идек. Ул чагында тимер пәрдәләр артында булу аркасында берни белмәдек. Хәзер дә хәбәрдарлык югары дәрәҗәдә, дип санамыйм. Бездәге тормышның ни икәнен читкә китеп яшәп караган кеше генә белә. Русия коррупция, ирекле эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча Европа илләре арасында 80нче 90нчы урыннарда бара. Без элеккеге СССР республикаларының кайберләрен генә узабыз. Алмания, Швеция, Дания кебек илләр белән ярышырга – җир белән күк аермасы. Кайчаннан бирле Португалия белән тиңләшергә телибез. Барып чыкмый. Хәер, кризис упкынына төшкән Греция белән дә тиңләшә алмыйбыз әле без.

СУГЫШ КЕМГӘ КИРӘК?

Киң вә мәгърур безнең ватаныбыз. Җир асты һәм өсте байлыклары ташып тора, тайга урманнары, Байкал күлләре… Әмма больницасыз, мәктәпсез калган авылдашым Байкал күлләренә хозурлана микән?! Юк, аның тамак кайгысы. Һәм тагын иң зур теләге – сугышлар гына булмасын.

Үзең сугышмасаң, бүген сиңа беркем дә мылтык төбәми. Тик без үзебез тыныч утыра белмибез. Мин Украинадагы, Сүриядәге сугышларга каршы. Ябык заманда күпме исраф, корбаннар… Сүриядәге сугышта катнашуыбыз озак вакытлар тынычлыгыбызны алачак, дип куркам. Инде беренче корбаннар да була башлады. Хәрби очкычның бәреп төшерелүе һәм пилотның атып үтерелүе моның башы гына.

Әби-бабайларыбыз, сугыш кына була күрмәсен, дип догалар кылган вакытта, мине русиялеләр арасында сугышны яклаучыларның күп булуы да куркыта. Форумнарга күз салсаң, чәчләр үрә тора. Шул кадәр агрессия безнең халыкта, шул кадәр явызлык. Иң зур дошман – АКШ, Европа, хәзер Төркия…Моңарчы дустыбыз дип саналган Төркия берничә көн эчендә дошманга әверелде. Бу илдә күптән инде исламлашу бара, дип Путин да гаеп такты. Росселхознадзор Төркиядән зыянлы продуктлар керүен ачыклады. Әмма болар бары тик самолет бәреп төшерелгән сишәмбе иртәсеннән соң гына билгеле булды. Һәркайда Төркиягә каршы протест митинглары үтә башлады. Кичәге дус бүген дошман. Халыкка бер шөгыль табылды. Мондый сәламәт булмаган мохитта икътисадый реформалар кирәк тә түгел. Барына да түзәбез, бары нәфрәтләнергә дошманнар гына табылып торсын. Ә бу вакытта ерак араларга йөк ташучылар протестлары да, оппозиция дип аталган ризасызлар тавышы да ишетелми.

Төркиядә дә шул ук хәл. Эрдоган анда милли каһарманга әйләнеп бара. Сүз иреген буу, диктаторлык режимын булдыру хыялы белән янучы Эрдоган хакимиятне үз кулына ала бара. Ул юлына каршы төшкән парламентны алыштырды, хәзер референдумга әзерләнә. Максаты илдә Русиядәге кебек хакимият вертикале урнаштыру, илдә президент тарафыннан идарә ителүче институт булдыру. Әлегә кадәр анда президент иң баш хаким түгел иде. Болай дәвам итсә, Төркия НАТО буенча партнерлары булган Европа илләре, АКШ өчен дә баш авыртуына сәбәпче булырга мөмкин.

Русия Төркия мөнәсәбәтләренә килгәндә, бу ике халык низагы түгел, ике кешенең бер-берсенә үпкәләве. Алар килешсә бу тавыш тыначак. Аларның килешүен телик. Халыкка иминлек кирәк.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии