«Яшерен шаһитлар» мөселманнарны гаепләүдә җәлеп ителә

«Яшерен шаһитлар» мөселманнарны гаепләүдә җәлеп ителә

«» мәчетенең элекке имамы Сафин суд залыннан ук кулга алынып, ике елга ирегеннән мәхрүм ителде. Мәскәү районы татулаштыру мәхкәмәсе (Мировой суд) хөкеме шундый булды. «Әл-Ихлас» мәхәлләсе юристы Тәүфик Василов сүзләренчә, аны гаепләү өчен дәлилләр җитәрлек булмаган. Беренче чиратта мәхкәмә ике яшерен шаһит сүзләренә нигезләнгән. Василов әйтүенчә, алар ул кешеләрне күрмәгән һәм шаһитлар аңлатмаларны да китаптан укыган кебек сөйләгән.

Хокук яклаучы Әлмирә Жукова сүзләренчә, «Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турындагы» канун нигезендә дини иреклек ниндидер кысалардан чыкмаска тиеш һәм дәлилләр булган очракта экстремизмда гаепләү дөрес, ләкин күп очракта әлеге дәлилләр булмый.

«Яшерен шаһитләр» институты дигән әйбер бар, һәм ул бердәнбер дәлил буларак, мөселманнарны гаепләүдә даими кулланыла башлады. Мин моны мөселманнарга бәйле җинаять эшләрендә катнашканлыктан беләм. Әмма ул шаһитларны беркем күрми һәм аларның сүзләрен тикшерү мөмкин түгел. Шуңа мөселманнарга бәйле җинаять эшләрендә мондый «яшерен шаһитлар» институтына каршы көрәшергә кирәк. Бу кешеләр нигездә кәгазьдән укый, хөкемдарга алар аңлатманы компьютерда бирә. Шулай итеп гаепләүләр чыгаралар һәм хөкемдар, кызганычка каршы, моңа хокуклы, чөнки шаһитлар гаепләнүчегә каршы дәлилләр китергән булып чыга. Ниндидер дини кануннар нигезендә яшәүче тыныч кешеләрне шул рәвешле хөкем итәләр. Рөстәм хәзрәт тә, Аллаһтан куркучы мөселман кешесе буларак, ниндидер начарлыклар эшләгәндер дип санамыйм», – ди ул.

Татар халкының Милли мәҗлесе дә әлеге хөкем карарыннан соң үзенең «Имам Рөстәм Сафинга – ирек» дигән белдерүендә ике яшерен шаһитның күрсәтмәләренә таянып, Рөстәм хәзрәтне «Хизбут-Тахрир» оешмасы белән бәйләп куйдылар һәм аны хөкем иттерүгә ирештеләр, дип яза.

«Яшерен шаһит» дигәннәренең шул ук чекистлар булуы инде беркемгә дә сер түгел. Рөстәм хәзрәт өстеннән мәхкәмә бөтен хокукый нормаларны бозып, ялган «дәлилләргә» таянып, органнар тарафыннан алдан әзерләнгән план-сценарий буенча барды һәм аның шундый нәтиҗәгә киләсе билгеле иде», – диелә әлеге белдерүдә.

«Әл-Ихлас» мәчете Казанда иң ихлас, халыкчан мәчетләрнең берсе, ә Рөстәм хәзрәтне чын мәгънәсендә милләт имамы дияргә мөмкин иде. Ул халык арасыннан кайтып кермәде, милләтне дингә өндәде, авыр вакытларда бик күп кешеләргә ярдәм итте, үзенең гадилеге һәм эчкерсезлеге белән халык мәхәббәтен яулады. Узган җәйдә, Рамазан аенда, 600 мөселманны кулга алып, зинданнарга ыргыткач та, Рөстәм хәзрәт үзенең мәхәлләсе белән мәйданнарга чыкты, мөселманнарны яклап, митинг-пикетлар, матбугат конференцияләре уздырды, соңыннан моның өчен зур штрафлар түләргә мәҗбүр булды.

Рөстәм хәзрәт Сафин җинаять кодексының 282нче маддәсе (экстремизм) буенча хөкем ителде, ә җәза органнары аны Русиядә дәүләт төзелешен җимерергә теләүдә гаепли. Узган гасырның утызынчы елларында да меңләгән дин әһеле, татар муллалары шушындый тузга язмаган гаепләүләр белән юк ителгәннәр иде. Утызынчы еллар фаҗигасыннан соң беренче тапкыр, Татарстанда, Казан шәһәрендә татар имамы ялган, мәкерле яла белән төрмәгә утыртылды. Ни кызганыч, кайбер дин әһелләре, әйтик, Кабан арты мәчете имамы Сәедҗәгъфәр Лотфулла һәм тагын бер имам судта Рөстәм хәзрәткә каршы күрсәтмәләр бирде, Рөстәм хәзрәтнең төрмәгә утыртылуында аларның да өлеше бар. Пәйгамбәребез саллалаһу галәйһиссәламнең хәдисендә болай диелә: «Гөнаһ эшләүдә ярты сүз белән генә булса да ярдәм итүче шул гөнаһта катнашучыга әйләнә». Моның өчен Татарстан җитәкчеләренә, бу хәлләрне читтән генә карап торган Татарстан Диния нәзарәтенә, шушы гаделсез хөкемне чыгарган казыйларга, моны оештырган чекистларга Аллаһ алдында да, тарих алдында да җавап бирергә туры киләчәк әле», – диелә анда.

Ландыш ХАРРАСОВА.

azatliq.org

P.S. Әлеге процесс белән мин азмы-күпме хәбәрдар булдым. Хәтта, бу хөкем эшендә шаһитлык та кылдым. Рөстәмне нидә гаепләүләрен әлегә кадәр белмим, аңламыйм да. Чөнки еш кына Җомга намазларына кергәләдем, якыннарымны соңгы юлга озатканда да шушы мәчеткә генә мөрәҗәгать итә идем. Бу хакта язгаладым да. Биредә дингә кәсеп чыганагы итеп карамыйлар, киресенчә, аңа ихластан хезмәт итәләр, чын мәгънәсендә Аллаһ колы булуыбызны аңлыйлар кебек тоела иде. Рөстәм, Әхмәт хәзрәтләрнең, шушы мәхәлләгә җыелган башкаларның вәгазьләрен тыңлагач, күңелгә хөрлек, тынычлык иңә. Якыннарыңны югалтканда, инде бәгырең өзелеп төшәргә торганда да, аларның тынычландыруы, вәгазе, сине аякка бастыра. Хәсрәтләрне биргәндә, сабырлыгын да бирә күр, дип Аллаһка ялвару шушы буладыр, һәм Хак Тәгалә түзәргә сабырлыгын да, чынлап та бирә торгандыр. Мин Илфат булганым өчен генә түгел, биредә һәркемгә ярдәм итеп, ачык күңел белән каршы алып, тынычландырып озаталар иде. Юкса, башка мәчетләргә керсәң, күзләре синең кесәңне капшый, бу күпме сәдака бирер икән, дип өметләнәләр. Әле мәет өстендә бәхәсләшеп тә китәргә мөмкиннәр, сәдакане азсынып… Мөгаен, традицион ислам дигәннәре шушы буладыр дип аңлыйм аннары…

Шушы мәхәлләгә йөреп тә, бернинди экстремистик чакыру, шикле сөйләшүләр ишеткәнем булмады, шикле гамәлләр күргәнем юк, дидем судта. Ул бу сизелсә, мәчеткә аяк та басмас идем. Инде хөкем карары турында ишеткәч, аптырадым. Бүген бары Русиядә генә үзеңнең дөя түгеллегеңне исбатлый алмыйсыңдыр.

Бүген гел ваһһаби, экстремистлар, хизбутчылар турында сөйлиләр, куркыталар. Бер-беребездән шикләнә үк башладык. Рәсми мәгълүмат чыганаклары өркетә, алар бездә күп диләр. Кайда икән алар? Нинди кешеләр икән? Бигрәк тә ваһһаби дигәннәре нинди? Шушы хакта сүз катучы булганда сорыйм да, белмим, диләр. Белмәгәч, ник кешегә ярлык тагасың, дим. Ник шулай сөйләшәләр ич, диләр. Мин күпчелек кебек үземне мөселман дип санаучы гына, мөселман түгелмен әлегә. Аның өчен тормышымны үзгәртергә кирәк. Әлегә әзер түгелмен, наданмын, дияргә телим. Бәлкем, күп нәрсәне аңламыйм дадыр… Минем сорауларыма җавап бирә алучы бармы?

Карагыз әле, бу Рөстәм шулкадәр куркыныч кешемени инде?! Аңа каршы шаһитлык итүчеләрнең чыраен, тавышын яшерерлек… Яклаучы Тәүфик Василов әйтүенә караганда, әлеге кодлы шаһитлар сорауларга паузалар аша, укыган интонациядә генә җавап биргән. Ә инде, сезгә Рөстәм Сафинның янаганы, куркытканы бармы, дигән сорауга, алар юк, дип җавап биргән. Шул ук вакытта, үзләре битлек артына кача. Яшерен шаһитларны үтә куркыныч рецидивистларны хөкем иткәндә кулланалар, дип белә идем. Ә биредә, бу шаһитлар кемнән курка соң? Бу да Татарстанда мөселманнарны террорчы, куркыныч итеп, республикабызны тыныч булмаган төбәк итеп күрсәтергә маташуга бер дәлил түгелме?! Берни аңламыйм. Халык театры режиссеры булып эшләгәнем искә төшә… Тормышыбыз, яшәешебез театрга әверелде… Анда спектакль уйныйбыз. Кызганыч, рольләргә актерлар да җитәрлек. Әйтик, милләтебез, динебез каһарманы булган, үзенең дә китаплары тыелган автор, Кабан арты мәчетенең элеккеге имамы, мәрхүм Исхак хәзрәтнең улы, бүгенге имам Сәедҗәгъфәрның роле нинди икән бу театрда?! Исхак хәзрәт үзе исән булса, улының бу процесста каршы шаһитлык итүенә разый булыр иде микән?!

Кыскасы, Русия дигән ватаныбызда һәркемгә дә имин түгел шул. Рөстәм хәзрәтнең, бәлкем, хилафлыклары бардыр. Әмма аны яшерен шаһитлар аша төрмәгә тыгу – «Азатлык» радиосы белән килешәм, 37нче еллар исен сиздерә. Чират кемдә икән дип пошаманга төшәм. Чөнки, күргәнегезчә, бездәге суд системасы теләсә-кемнән рецидивист ясый ала. Шаһитларның иминлеген тәэмин итү өчен кабул ителгән закон иминлеккә куркыныч та тудыра икән. Рөстәм хәзрәт бик кызганыч, бу илдә яшәү куркыныч була бара бугай. Чират кемдә дигәндә, сүзләрен курыкмый дәшүчеләрне күздә тотам.

Бу фикеремне мин «Азатлык» форумында калдырган идем инде. Тулыландырып үз укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдым. Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

 

Комментарии