Вирус янәшәдәгеләрне чүпли

Вирус янәшәдәгеләрне чүпли

Бүген тагын сүзне коронавирустан башларга мәҗбүр. Кичә, 29нчы июнь бик авыр көн булды. Берничә көн элек күрше авылдагы участок больницасы табибы Сафин Дамир Нуриеввичның коронавирустан вафат булуы турында хәбәр иткән идек. Инде менә тагын кайгылы хәбәр – монысы, армиядән кайтып Арчага мәгариф системасына эшкә урнашканнан соң, районның КПСС райкомында пропаганда бүлеге мөдире булган һәм журналистикага этеп диярлек кертеп җибәргән беренче җитәкчем Габдрахманов Наил Газизовичны югалту ачысы.

…Арчада 3 кенә ел эшләп калдым. «Илфат, син Арчада калмассың, югарырак үрләргә тиешсең», – дип тәкрарлап торып, бик күпләр торак бирергә, гаилә хәлемә шартлар булдырырга вәгъдәләр биреп калырга үгетләгәндә дә, ул шыпырт кына мине Казанга чакырылу мөмкинлегеннән файдаланырга ышандырды. Шул 1987нче елдан бирле элемтәләр өзелмәде, аралашып тордык. Соңгы елларда аралашу ешайды. Дуслык, Арчадагы данлыклы педагогия көллияте өчен көрәшкән вакытта, аеруча ныгыды. Наил Газизович анда директор иде. Әмма районның элеккеге җитәкчелеге ниндидер максатлардан көллиятне Саба районына Шәмәрдән бистәсенә күчермәкче булды. Казан арты Арча җирлегенең горурлыгы булган, бөек шәхесләр белем алган, данлыклы уку йортын ничек итеп шулай пыран-заран китерергә юл куярга мөмкин. Наил Газизович теше-тырнагы белән моңа каршы төште. Язучылар, журналистлар, билгеле шәхесләр имза җыеп петиция оештырды. Без бу хакта кат-кат яздык. Дөрес, тема дәүләт мәгълүмат чараларында артык күпертелергә тиеш булмады… Ләкин шауладык һәм җиңдек. Тик Наил абый эшсез калды. Районга яңа җитәкчелек килгәч кенә ул «сулый» ала башлады. Аны эшкә чакырдылар.

Ул район ветераннар советын җитәкләде. Анда эшне үрнәк булырлык итеп оештырды. Бик булдыклы җитәкче, чын кеше иде шул ул. Аны һәркем хөрмәт итте. Гадилеге, олыны олы, кечене кече итә белүе, олылавы, феноменаль хәтере, тарих, кешеләр язмышлары белән хәбәрдар булып кызыксынуы, аны гаять кызыклы шәхес итте. Аның белән аралашу җиңел, рәхәт иде. Ул җитәкче буларак яшьләрнең сәләтен күреп ала белә иде, аны тиешле юнәлешкә борып җибәрергә ярдәм итә иде. Ул миңа да: «Илфат, мин синең киләчәгеңне уйлап ялгышмаганмын», – дип әйтергә ярата иде.

Наил Газизовичның үлеме турында хәбәрләр мәгълүмат чараларында сирәк булды. Бу хаксызлык. Ул республика күләмендә искә алырлык шәхес иде. Кызганыч, аның бүген Арча көллиятен саклап калудагы каһарманлыгы да телгә алынмый.

Менә шундый кеше бүген арабызда юк. Урыны оҗмах түрләрендә булсын Наил абыйның. Бу дөньяда белеп һәм белми кылган гөнаһларын Аллаһыбыз ярлыкасын. Наил Газиз улының якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Наил абый Арчада атна дәвамында авырган. Тик тиешле медицина ярдәмен генә ала алмаган. Инде сөйләшеп, РКБга алып киткәндә соң булган күрәсең.

Кызганыч, редакциябезгә дә тиешле медицина ярдәменә тиенә алмаучылар зарланып күп шалтырата. Коронавирус йоктыручылар статистикасы дөрес түгел, чир яшерелә, дип социаль челтәрләр шау итә. Минем танышларым арасында да югалтулар күп булу бу хәбәрләргә ышанырга җирлек тудыра. Кеше китә, гомере беткән, дип нәтиҗә ясап куярга мәҗбүр булу бер фаҗига, ә менә бу пандемия нәтиҗәсе икеләтә авыр. Чөнки коронавирустан киткән мәрхүмнәр белән саубуллашу, аларны соңгы юлга озату да мөмкин түгел. Менә мин дә Наил Газизович белән күңелемнән генә, ерактан торып кына бәхилләштем…

Алга таба фаҗиганең тагын да тирәнәю ихтималын фаразларга була. Әйтик, күрше авыл табибы Дамир Нуриевич эшләгән больницада булганнар барланмады. Андыйлар авылыбызда да бар. Бүген тест үтү проблемалары турында гел язып торабыз. Бүген дә 3, 7нче битләрдә сүз шул хакта. Халык иреккә чыгарылды. Әмма медицина моңа әзер түгел. Табиблар өлгерә алмый, үзләре дә берничек тә сакланмаган. Ә статистиканың матур булуының ни өчен кирәклеге аңлашыла: берни булмагандай, парад үткәрәсебез, зур шатлык белән конституцияне үзгәртәсебез бар бит. Наил Газизович, Дамир Нуриевич кебекләрнең эпидемия аркасында китүе аны күңелсезләндерергә тиеш түгел…

Димәк, бар ышаныч үзебездә. Иммунитетны күтәрергә, һәм әлбәттә, аралашуны чикләргә. Мин шуңа аптырыйм: халык арасында әле дә бу пандемиягә төкереп караучылар бик еш очрый. Ышанмыйбыз, диләр. Алар ышансын өчен кешеләрнең урамда егылып ятып үлүе кирәк микән?! Алла сакласын, болай дәвам итсә, бар да мөмкин. Конституция буенча тавыш бирү үткәннән соң, күпмедер вакыттан кискен саклану чаралары кабат кабул ителү ихтимал. Шунсыз бу афәт җиңелмәс. Парад, тавыш бирү, республикабызга Сабантуйлары кирәк иде микән, дип кат-кат сорарга туры килмәгәе әле.

Барыбызга да иминлек, исәнлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии