Яңа фәнни ачыш – ясалма биотире

Рамил Рәхмәтуллин – Оренбург дәүләт университетының фәнни лаборатория мөдире, Гиаматрикс, ягъни ясалма биотире авторы. Декабрьдә Петербургта үткән Бөтенрусия Инновацион Конвентен йомгаклары буенча ясалма биотире иң яхшы инновацион проект буларак танылды.

Яшьләр елына багышланган әлеге Конвентен, нәтиҗә ясап, яшь галимнәр арасындагы бәйгедә җиңүчеләрне билгеләде. Зворыкин проекты бер ел дәвамында бара. Иң яхшыларны сайлыйлар. Бу вакыт эчендә Оренбург галимнәренә әлеге ясалма биотире булдыру теләге белән берничә инвестор мөрәҗәгать итә.

Гиаматрикс – ясалма биотире , юка пергамент кәгазьне хәтерләтә. Ул пешкән, җәрәхәтләнгән тән өстенә куела. Яшь галим кисәтеп куя – бу эксперимент кына. Биотире не дәвалау өчен куллануга әлегә рөхсәт алынмаган. Ләкин авырулар һаман килә. Хәтта шәһәрләреннән дә шалтыраталар. Алар өчен бу – ышанычның соңгысы.

Рамил Рәхмәтуллин кулы кайнар суга пешкән бер хатынның фотосын күрсәтте. Ярты ел үтеп тә, дәвалауга карамастан, аның кулы төзәлми, бармаклары бөгелми. Әлеге ясалма биотире не куйганнан соң, 5 көн үтүгә, яралар төзәлә, бармаклар бөгелә башлый, кул элекке хәленә кайта.

Ясалма биотире уйлап табылганга бер ел. Патент бар, сертификат кына сузыла. Бу турыда яшь галим, Зворыкин проектына йомгак ясаганда, премьер-министр Владимир Путинга да әйтә. “Сертификат булдыруны тизләтергә кирәк”, – дигән җавап ала ул. Бергә төшкән фотосурәт тә – иҗтимагый тану. Премьер кызыксынуын яшерми: биотире Русия медицинасына кирәк. Җитештерүне җайга салу – мөһим эш. Галимнәр әйтүенә караганда, гадәттән тыш хәлләр медицинасы өлкәсендә, хәрби-кыр хирургиясендә ул алыштыргысыз. Европада Гиаматриксның аналогы – Гиаф препараты. Чагыштырганда, бәяләреннән башка тагын бер аерма бар – Гиаматриксны кулланганда яраны бәйләргә кирәкми һәм аны тән җәрәхәтләренең беренче сәгатьләрендә үк кулланалар.

Рамил Рәхмәтуллин гиаматриксны булдыру өстенлә 10 ел эшли. Ул 1999 елда ук колакка операция ясау барышында биопластик матрицаны куллану турында тәкъдим кертә. Бу аның кандидатлык диссертациясенең бер өлеше. Фәнни җитәкчесе медицина фәннәре докторы, профессор Рамил Зәбиров була.

– Рамил чагыннан ук бик тырыш, зирәк, талантлы иде, бишле билгеләренә генә укыды. Укыган вакытында ук фәнни эшләр белән кызыксына башлады, шуңа күрә аны студентларның фәнни түгәрәгенә чакырдым. Академияне уңышлы тәмамлаганнан соң, кафедрага эшкә алдым, аннан ул аспирантурага керде. Диссертация темасы: “Операция юлы белән саңгырауларның ишетү сәләтен кайтару”.

Бу эшкә Рамил баш-аягы белән чумды. Көне-төне эшләде. Хәтта лабораториядә дә кунып кала иде. Эшен вакытыннан иртәрәк тә тәмамлады, диссертациясен бик уңышлы яклады. Әйтергә кирәк, иң элек шушы пластик матдәне кешенең кендек бавыннан алдык. Беренче экспериментларны, операцияләрне этләрнең колак пәрдәләренә эшләп карадык. Экспериментларның 96%ы уңышлы узгач кына, Русия медицина академиясе кешеләрне дәваларга рөхсәт бирде.

2005 елда Мәскәү күргәзмәсендә бу ачыш өчен галимнәребез көмеш медаль белән бүләкләнде. Ә 2009 елда ясалма биотире ачышы алтын медальгә лаеклы дип табылды”, – дип укучысының уңышлары белән уртаклашты Рамил Зәбиров. Рамил Зәбиров сүзләренә караганда, киләчәккә колакка, тамакка, борынга операция ясаганда ясалма биотире не кулланырга уйлыйлар.

Яхшы очракта, сертификация 2010 елда тәмамланыр. Шулай булганда гына, университет базасында Гиаматрикс чыгару буенча инновацион эш оештырылачак. Әлегә биоматрица сыйфатларын өйрәнү буенча эзләнүләр бара, кешеләргә бары тик эксперимент рәвешендә генә ярдәм итәләр. Анда барлыгы 50ләп кеше катнашкан.

Бүген Гиаматриксның куллану өлкәсе – пешкән урыннарны гына дәвалау түгел, шулай ук онкология, гинекология һәм хәтта косметология дә. Галимнәр җитди рәвештә раслый: биотире нең сыек варианты җыерчыкларны тигезли. Тик әле Русия хатын-кызлары моның белән таныш түгел.

Алтын медаль һәм Зворыкин премиясе белән бүләкләнгән Гиаматрикс, ягъни ясалма биотире ачышы әлегә өстәлдә чиновникларның чираттагы рөхсәтен көтә.

Фирүзә ӘПСӘЛӘМОВА

azatliq.org

Аякны табигать коткарган

1950 елның декабрь уртасы. Җир өсте каткан, әмма кар юк. Без, берничә малай, Нурминкә елгасына тимераякта шуарга киттек. Көзгедәй шома боз өстендә шуа-шуа көн үткәнен сизми дә калганбыз. Караңгылана башлаган икән. Шунда гына тизрәк кайтырга кирәклеген аңлап алдык. Һәркем җылы өенә ашыкты. Гөнаһ шомлыгына каршы, Нурсил дигәнебез, тимераяк бавы өзелеп, арткарак калды. Аны да көтеп торыш юк. Иптәшебезнең бәлагә тарыйсын кем белгән бит!

Нурсил өзелгән бавын бәйләп, рәткә китергәннән соң, бар көченә авылга таба шуа. Әмма, бәхетсезлегенә, эңгер-меңгердә яхшылап күренмәгән бәкегә дучар була: тезләре бозга бәрелеп, билдән суга чума. Тиз генә сикереп чыга чыгуын, әмма аякка басарлык түгел, тезе үтереп авырта, кан ага. Хәленнән килгән кадәр шуышып бара да аңын югалта…

Бәхеткә, Хәят, Шәкүрә, Мәвәзифа апалар бәкегә суга төшәргә була, шунда күреп алалар безнең Нурсилне…

Ул аңына килгәндә, баш очында әбисе Зөһрә, әнисе Минҗиһан була. Гөлҗафар әби өшкерә икән. Бу хәбәрне ишетеп, без, бергә шуган дуслары да килеп җиттек. Хәйран калып, тын гына янында басып тордык. Гаебебез дә юк түгел иде шул…

Авыру хәлен белергә авылыбыз мулласы Барый бабай да килде. Аякларын тотып карагач: “Улым, сине өйдә яткырып кына, өшкереп кенә дәвалап булмый, больницага илтергә кирәк”, – диде.

Чыннан да, Нурсилнең хәле авырлашты, сызлавы көчәеп саташа ук башлады. Шулай итеп, дустыбызны хирургия бүлегенә салып кайттылар. Хирург Р.Тукаев операция ясаган икән.

Больницадан кайткач, хәле җиңеләйсә дә, Нурсилнең аягы төзәлеп бетми: шешеп интектерә. Шушы авыр минутларының берсендә Казанга көч-хәл белән барып, профессорга күренә ул. Әмма аның бар өметен челпәрәмә китереп, аякны кисәргә кирәклеген әйтә. Бу хәбәрне ишетеп, ул хәтта аңын югалта. Шул кичне өенә кайткач, инде мәрхүм Зөһрә әбисе төшенә керә. “Улым, аягыңны таудагы чишмә суы белән юарга кирәк. Ашык”, – ди. Бу хәлгә ышанырга да, ышанмаска да белмичә, Нурсил икенче көнне иртәдән, шешкән аягын сөйрәп, чишмәгә ашыга. Тәнне куырып алырдай салкын суны аягына коя… аннан тагын… тагын. Аягы сызлавы көчәюгә дә карамастан, шулай шактый гына утыра ул һәм көч-хәл белән өенә кайтып егыла. Ә иртәгәсе көнгә кызарып-зәңгәрсуланып торган шеш кими, тора-бара бөтенләй бетә…

Минемчә, бу чын могҗиза. Дөнья серләренә төшенү мөмкинме соң? Җир күкрәгеннән кайнап чыккан чишмәләр үзләре үк табигатьнең илаһи бер сере, табышмагы бит.

Нурислам ГАЛИЕВ.

районы.

Эт-мәчеләрдә кеше акылы

Көннәрдән беркөнне Хатип абый яныма килеп болай ди: “Кызым белән зиратка әнинең чардуганын буярга бардык. Эш тәмам булгач, кайтырга чыктык. Ни күрик, яңа гына дөньядан киткән туганыбыз Наҗия кабере өстендә мәчесе йоклап ята. Исебез китте”, – ди.

Мәрхүмә Наҗия апа әнисе үлгәннән соң ялгызы гына гомер кичерде. Хайваннарны, кошларны бик ярата иде. Үзе үлгәч мәчесен кем ашатыр, дип кайгырган. Теге мәчесен үлгән, диделәр. Икенчесен күрсәттеләр. Ашарга биргәч, куркып качып китте бичара. Күршесе Рузилә сөт эчертә, ашата икән, рәхмәт инде. Наҗия апаның да җаны тыныч булыр.

Сүз иярә сүз чыгып, бер апа мондый гыйбрәтле хәлне сөйләде.

Апаларының кияве үлеп китә. Мәрхүмнең эте кырыгына хәтле зиратка барып йөри, хуҗасын бик нык юксына, ашаудан кала. Тавык ите дә биреп карыйлар, аны да ашамый. Хуҗасына тугры эт кайгы-хәсрәттән үлеп китә. Бу – булган хәл. Моңа җан әрни, йөрәк кысыла хәтта.

Сул як күршемнең Маркус исемле бик тә акыллы эте бар иде. Бер дә бәйдә булмады, хуҗасына гел ияреп йөреде. Тыңлаучан, әйткәнне аңлый торган җан иясе иде бичара. Хуҗасы мәңгелеккә киткәч, бик озак йортын саклады. Зират яннарында йөргәннәрен күрәләр иде. 4-5 ай чамасы узгач, өметен өзеп, салкын кышлар җиткәч, үзе кебек ялгыз этләр белән дуслашып китте. Яныма килеп ашау көтеп торыр иде. Ашын да пешереп ашаттым. Бәйләп бирүче булса, үзем асрар идем. Бичара юкка чыкты, югалды. Атканнар, диделәр. Кеше акыллары бар иде үзендә, һаман да сагындыра.

Күптән түгел Андрей Малахов “Пусть говорят” тапшыруында ике кызның бер авыру этне кыйнап, ташлар атып үтерүләре турында әрнеп, ачынып сөйләде. Әтиләре дә, вәхши җаннар да (башкача атыйсым да килми): “Нәрсә булган? Укытучы биргән биремне генә үтәдек”, – дип көлеп сөйләделәр. Бичара этнең башын тунап, янында шәмнәр яндырып, фотога да төшкәннәр. Барлык кеше дә нәфрәтләнде. Әмма арада аларны яклап чыгучылар да булды. Монысы иң куркынычы иде. Кызлар үзләре ветеринария институтында укый.

Тапшыру азагында Андрей Малахов: “Этне бер гөнаһсызга үтергән өчен, җәзасы җиде буынга хәтле бара, диләр. Балаларыгызның балаларына төшмәсен, сак булыгыз”, – диде. Шул ук тапшыруларның берсендә бер хатын күршесенең зур мәчесен сәнәк белән кадап, җәзалап үтерә. Бичара тәрәзәдән читлектәге попугаена карап торган. Мәче хуҗасы судка биреп акча түләтә. Зирәк акыллы тележурналист монда да: “Мәче үтергән кеше 7 ел тыныч тормышта яшәми, диләр. Сак булыгыз”, – диде. Әйе, телсез җан ияләренең җанын коеп кына рәхәт, тыныч яшәп булмый шул.

Тагын бик тә гыйбрәтле бер вакыйганы язам.

Моннан 3-4 еллар чамасы элек ишегалдында бик ябык, көчкә генә йөрүче бер этне күреп алдым. Жәлләп ашарга бирмәкче идем, әмма ул куркып чыгып китте. Шул этне күршем Суфия эштән кайтканда яшелчә бакчасы янында күреп ала, аңа ашарга бирә. Бичара эт, йөрер хәле, егәре бетеп, салкында ашарга табар мөмкинлеге дә булмагач, картлыгы сәбәпле, Миннехановларны үз итә, аларга ияләнә.

Аның күзләренә ак төшкән, колаклары да начар ишетә иде. Яхшы тәрбия, наз булгач, гомере, ризыгы бетмәгән икән. Матурланып, тазарып китте, зур эткә әйләнде. Оныклары аңа Тузик дип исем кушты. Барыбыз да яраттык үзен. Мин дә аңа тәмле ризыклар бирергә тырыштым, тавышымнан танып, яныма килер иде. Берсендә артыннан мотоцикл бара иде. Тавышын ишетеп, күпер өстенә ятып, ал аягы белән башын каплады. Теге кеше елмаеп, әкрен генә яныннан үтеп китте. Акыллы, өйрәтелгән эт кебек иде бичара. Әле һаман да сагынып искә алабыз.

Бу дөньяда кешеләрнең дә, хайваннарның да гомере бер генә. Яхшылыкның да, яманлыкның да әҗерен бер Аллаһы Тәгалә бирә. Күңелләрдә мәрхәмәт, изгелек хисе кимемәсен. Яхшылыклар гына кылып яшәргә язсын.

Гөлфирә МӨНИПОВА.

районы, Олыяз авылы.

Комментарии