- 08.02.2024
- Автор: Хәмидә ГАРИПОВА
- Выпуск: 2024, №1 (Гыйнвар)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Узган җәйдә «Восстание разъезды» базарында очраклы рәвештә бер гыйбрәтле хәлнең шаһиты булырга туры килде. Югары Осланның кайсыдыр бер авылыннан килгән Геннадий дәдәй, үзе сыман күпне күргән «Нива»сыннан төшүгә, машина салоныннан бер кәрҗин шайтан таягы (чертополох) чыгарып куйды. Зәңгәрсу яфраклы һәм сабаклы, бөтен җире чәнечкеле шарчыклар белән капланган, үзен болынлыкта терлекләр читтән әйләнеп уза торган бу шыксыз чүп үләнен ниемә дип җыеп килгән инде, дип уйларга өлгермәдем, картның янында сатып алучылар җыела башлады. Бабай, өч ботакны бергә бәйләп, җирле «кактус»ларны ярыйсы гына бәягә аткара башлады. Кайберәүләр: бусы – үземә, инде балаларга, кодагыема, сеңлемә дә бир, дип, хәтта берничә букет сатып алды. Минем сәерсенеп аптыравым йөземә чыккан булган, күрәсең, чәчәк сатучы Татьяна:
– Әйдә, беткәнче алып калыйк! Могҗизалы үлән бит ул! Өйгә бозым кертми. Гаиләне бусагаңнан атлап кергән начар ниятле кешеләрнең көнчелегеннән саклый. Кешеләрне чиргә сабыштыручы, туганнарны үзара талаштыручы, нәселгә афәт китерүче, гаиләдә тавыш чыгаручы кара энергияне юкка чыгара, – дип шаккаттырды. – Тыныч яшисең килсә, һәр айның 19нчы көнендә өйне негатив энергетикадан тулысынча чистартырга кирәк икәнлеген беләсеңме? Өйне һәр «тишек»кә кереп җыештырып чыгару гына җитми әле. Ватык савыт-сабаны, шифоньер яки антресоль почмагында тузан җыеп ятучы иске-москы өс киемнәрен, ертык, тишек түфли, тапочкаларны, әллә кайчангы гәҗит-журналларны вакытында өйдән олактыруың хәерле. Үзем өйдә бернинди иске-москыны тотмау яклы, ә ирем Сергей мине исрафчыллыкта гаепли. Айга бер мәртәбә булса да чиркәүгә барырга, аннан шәм, өшкертелгән су алып кайтырга тырышам. Соңгысын өй җыештырганда суга кушып, идәннәрне юып чыгарам. Йортыбызның почмакларына да бөрким.
Берьюлы өебезне шәм яндырып чистартырга туры килде. Мәскәүдә яшәүче, иреннән аерылган каенсеңлем Ольга бездә бер атна кунак булып киткәннән соң, өебездә сәер хәлләр башланды. Безнең яңа гына өй салып кергән вакыт. Шатлык-куанычыбыз ташып тора. Ирем белән үзара аңлашып, чөкердәшеп яшибез. Эш күп, дип зарланырга вакыт юк, икәүләшеп йөгерәбез генә. Терлек- туар күп. Бакчабыз алагаем зур. Анда җәен нәрсә генә үстермибез! Балаларыбыз сау-сәламәт, артык проблема тудырмыйча гына, мәктәптә укып йөриләр. Барыбызның да кәеф шәптән, шуңа күрә эшебез гөрләп бара. Гаиләдә иминлек хөкем сөрүгә кайсыбыз сөенмәс? Өй туе уздырыр алдыннан, бурычка кереп булса да, өр-яңа заманча йорт җиһазлары кайтарып тутырдык. «Икәүләп эшләп торганда түләрбез әле, бурычлы үлми, чирле үлә», – диде Сережам.
Гөлләр үстерергә яратам мин. Иске өйдән биек түшәмле, саф һавалысына күчергәч, гөлләрем шаулап чәчәк атарга кереште. Җәннәт почмагыдай гүзәл оябызга сокланмаган кеше калмагандыр ул чакта. Каенсеңлем, ничә карама, яңа трильяж каршында бөтерелә. Йорт җиһазларын тотып, сыйпап-сыпырып карый. Гөлләремне үзенең кәрәзле телефонына фотога төшерде. Беркөнне абзардан терлек карап керешемә, ирем белән икебезнең йокы бүлмәсенең бераз ачык калган ишегенә күзем төште. Аленаның көзгеле комодта актарынуын күреп сәерсендем. Шулай да канәгатьсезлегемне сиздермәскә тырыштым. Авыл күчтәнәчләре төяп, билет алып, кунакны Мәскәү поездына утыртып җибәрдек. Өйгә кайтып кергәч үк, гомер булмаганны, ирем миңа тиктомалдан җикеренергә кереште. Ашым бик нык тозлы булган, янәсе. Кичә урын җәймәсенең төсе уңганын җәйгәнмен... Бертуган сеңлесенә кырын караганмын, имеш. Нахакка әйтелгән сүзләр ачуымны китерсә дә, телемне тешләп калуны хуп күрдем. Тавыш-гауга яратмыйм мин. Залга чыккач, ирем тыныч кына йоклап яткан песине тибеп очырды. Мәктәптән кайтып кергән балаларга җикеренде. Әйтерсең аны пәри алмаштырган иде. Бер көн түздем мин бу хәлгә, ике көн чыдадым. Гадәттә, ир белән хатынны уртак түшәк дуслаштыра. Алай сырпаланып карыйм газиз иремә, араны болай җайламакчы булам. Минем юмалавым иремне отыры котыртты гына. Ул миңа кимсетә торган сүзләр әйтеп, үземне караваттан тибеп төшерде. Ә мин мендәр белән аның башына тарттым. Шуннан киттек кызып... Безнең тавышланганны ишетеп, олы улыбыз арага кермәсә, ул кичтә, белмим, нишләп беткән булыр идек. Иртән урын-җирне җыештырган чакта матраска кадап куелган булавка табып алдым. Ул каян килгән? Нинди ният белән кем кадаган? Кичен бура кебек сыерыбызны көтүдән елан имеп кайтарды. Бичараның бер имчәгеннән кан тамып тора иде. Сава башлаган гына идем, чиләккә типте, ярый әле маңгаема тондырмады. Күп тә үтмәде, кече улыбыз физкультура дәресендә егылып, кулын сындырды. Аны больницага алып барганда чак кына юл һәлакәтенә очрамадык.
Борчу-хәсрәтләр моның белән генә бетмәгән икән әле. Кредитка чумган иремне эштән кыскарттылар. Ул, эш эзлисе урынга, баш ташлап эчәргә кереште. Ай буенча айнымады. Исерек баштан котырынып, тәрәзә төбемдәге гөлләремнең берсен дә калдырмыйча, чүлмәге-ние белән урамга чыгарып бәргән. «Алар миннән көлә. Ачуымны чыгарып, каршымда селкенешеп утыралар. Мине булдыксыз, мөгезле поши дип үртиләр. Син миңа хыянәт иткәнне алар күреп торган!» – дип, йодрыгын йомарлап өстемә килде. Аның кан баскан күзләренә ак-кара күренми иде бу минутта. Өйдән чак кына чыгып качып өлгердем. Юкса, бәреп үтергән булыр иде...
Аптырагач, тәвәккәлләп, чиркәүгә Алексей Атакай янына киттем. Соңгы арада баштан үткән хәлләрне тәфсилләп сөйләп бирдем. Мине дога укып өшкергәндә Атакайның хәле китте. «Сиңа яман күз тигән, догалар укып, аураңны чистартмасаң, чирләп урынга егылуың бар, – дип, кулыма китапчык тоттырды. – Тигез тормышыгыздан көнләшеп, керле күңелле берәүнең йортыгызга бозым салган булуы ихтимал. Бәлки иреңнең ашына йә чәенә берәр яман нәрсә салып эчерткәннәрдер. Бөтен күңелсезлекләр өегездәге кара энергиягә бәйле. Кайткач ук һәр бүлмәне яхшылап юып чыгар, почмакларны өшкерелгән су, изге шәм белән чистарт. Иреңә ачу саклама. Ул үзе дә бик нык газаплана булса кирәк. Аңа синең ярдәмең кирәк. Мунчага алып кереп юындыр син аны, артыш себеркесе белән яхшылап чап. Ул юынасы суга әрем, мелисса, роза чәчәкләре төнәтеп сал. Бары тик җылы сүзләр генә әйтеп юат. Айныгач, табибка алып барып күрсәтергә туры килер. Бәлки аның аурасы бозылып, психикасына зыян килгәндер. Ишек өстегезгә менә моны кыстырып куй әле», – дип, Атакай миңа чәнечкеле үлән бәйләме сузды. (Геннадий дәдәй шул үләнне сата икән! Авт. )
– Чистартуның файдасы тидеме соң?
– Тимәгән кая! И-и, ул чакта гаҗәпләнүләрем! Өйне җыештырганда ишек бусагасы астыннан нәни генә төенчек килеп чыкты. Эчендә чәч, тырнак, эт, мәче йоны кисәкләре... Йокы бүлмәсендәге комодның иң астагы почмагында буеннан-буена кат-кат төйнәлгән ак җепле зур энә кадалып торуын күреп, имәнеп киттем. Әбиемнең сөйләве буенча, киемгә аеруча кытлык булган авыр заманнарда шундый тегәрҗеп белән саван (мәет күлмәге) тегә торган булганнар. Шифоньерда эленеп торган кышкы тун итәгемнең эчлеге уентыклап кисеп алынганлыгын бер елдан соң гына күрдем...
– Ә шәмнәр белән нишләдең? – дип сорадым.
– Тәвәккәлләп кабызып, һәр почмак саен йөреп чыктым. Башка бүлмәләрдә ул тыныч янды. Безнең йокы бүлмәсенә кергәч, чытырдарга, корымларга тотынды, мин сиңа әйтим. Куркуымнан кулларым калтыранды. Комодтагы энәне табарга изге шәм ярдәм итте миңа. Һәрхәлдә, үземә шулай тоелды. Шәм кечерәйгәч, Атакай кушканча, мин аны тоз салынган тәлинкәгә бастырып куйдым. Шәм чытырдаган урыннарга кипкән әрем, мелисса, роза чәчәкләре сибеп чыктым. Өч көннән соң, боларның барысын бергә кулъяулыкка төйнәп, кеше күрмәгәндә, өйдән ерактагы юл чатына чыгарып аттым. Шуннан соң озак та үтмәде, хәлләр уңайга китте. Ирем айныды, эшкә керде. Ә мин аз хезмәт хаклы эшемне ташлап, теплицамда чәчәкләр үстереп сатарга керештем. Бурычлардан котылдык. Күптән түгел яңа машина сатып алдык. Үзем укып, права алдым, затлы чәчәкләрне базарга чаклы күтәреп ташып булмый бит. Ирем мине көне буе базар читендә көтеп утыра алмый. Ул әлегә машинаның искесендә йөреп тора.
Ә сиңа шуны әйтергә онытып торам икән бит. Әгәр өегезгә чит кеше кереп чыкса, хәтта туган-тумача килеп китсә дә, аларның артыннан көзгене чистартырга кирәк. Чөнки кешенең энергетикасы шуңа ягылып кала. Ярый ла ул бәндәләр сезнең хакта бары тик яхшы уйлар гына уйлаган булса! Йокы бүлмәсенә, гомумән, чит кешене аяк бастырмавың хәерле. Аш бүлгәндә, ир белән хатынга бер үк төрле тәлинкә, кашык кую тиеш, – дип сөйләде чуаш хатыны Татьяна.
Ул сөйләгән гыйбрәтле кыйссага ышану-ышанмау һәркемнең үз эше, әлбәттә. Ак һәм кара энергиянең булуын галимнәр дә инкарь итми. Кеше турында начар уйласаң, синнән чыгып киткән тискәре энергия, шул кешедәге кара уйларны ияртеп, үзеңә алып кайта, нәтиҗәдә, бәла-казага яки чирләргә юлыгасың, диләр. Якты уйлар, яхшы гамәлләр безне төрле авырлыклардан саклый. Кызганычка, тормышта изге ниятле, саф күңелле генә түгел, хөсетле, кара эчле бәндәләр дә очрап куя шул. Берүк яман күзләрдән үзең сакла, Ходаем...
Хәмидә ГАРИПОВА,
Казан шәһәре
Комментарии