- 24.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №33 (21 август)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Моннан 14 ел элек бу язманы Казан газеталарының берсендә бастырып чыгаруга алындым. Ул язмага минем гадәти булмаган, башкалардан аермалы, аларга караганда күбрәк сәләтләр бирелгән кешеләр белән танышлыгым һәм үземнең уема килгән сорауларга ачкыч-җавапларны тиз генә алар аша белә алуым сәбәп булдымы? Тик аны бүген дә, бер үзгәрешсез, кабат укып чыгу минем өчен бары бер яңа сорау гына өсти икән. Ул Казанда төшерелгән «Кабан күле хәзинәләре» нәфис фильмы продюсеры Андрей Николаев белән очрашып сөйләшкәндә туган сорау. Андрей: «Ул хәзинә өстендә каргыш бармы икән?» – дип сорады. Ә бу еракта, хәтта узган гасырда калган 1998 елгы язмада башкачарак: «Ул байлыкларны үлгәннәрнең рухлары саклый», – дигән сүзләр бар иде. Шулвакыт Мария апа: «Ул байлыкларны үлгәннәрнең рухлары саклый» дигән сүз дөрес түгел. Җаннар күптән күккә күтәрелгән», – диде.
Ә каргыш хәзинә өстенә укылмаган булып чыкты, тик бу хакта быел һәм башка дәвачы, күрәзәче ир-ат аша белдем. Ышандым, чөнки аларны вакытлыча дип күлгә салучыларга да, бу хакта кайгырткан мәчет әһелләренә дә мондый уй башларына да килмәгәндер. Казан ханлыгы, тарихчы-галим Һади Атласи язуы буенча, әлбәттә, бер дә тату булмаган: «Казан халкы бик вакчыл вә шуның илә бәрабәр орыш-талашны яратучан булганлыгы өчен, алар һичбер вакыт тыныч тора алганнары юк иде… Казан коткычылары, борынгыдан бирле, йорт өчен кирәкле эшләрне эшләүдә берләшә алмасалар да, аны сатар өчен булганэшләрдә тиз берләшәләр иде». Нәтиҗәдә, Иван Грозныйгаурысларның Казан өстенә килүен үтенеп илче җибәрүче бәкләре ярдәмендә дәүләт үз-үзенә зыян салса да, Явыз патша идарә итүе мәңгегә бармыйча, яңадан Казан ханлыгы үзенең дан-шөһрәтен, ирекле ханлык хакимлеген үзенә кире кайтарыр дигән өмет әлеге байлыкларны Кабан күленә каргышларсыз гына салып, кабат җиңел генә күтәреп алуны күзаллагандыр. Тик инде бу вакыйгадан соң… йөзләрчә ел үтеп киткән! Һәм менә… Кабан күле янында төшерелүче нәфис фильм хәзинәләрне кабат искә төшертә. Тик алар… инде унбиш метр тирәнлектәге ләм астында: аның да соңгы ике метры ләм булмыйча, ә үзле балчык икәнен дә исәпкә алырга кирәк әле. Шулай ук игътибарга алынасы тагын бер сәбәп, әлбәттә, ул Кабан күленең кешеләр тарафыннан елдан-ел пычрана барып, яшел, тынчу сулыкка әйләнүе. Тик бу беркемне дә борчымый, чөнки күлнең Су ияләре сүзләрен дә бары тик сәләтләре артык булганнар гына ишетә. Су ияләре кешеләрне шулкадәрачуланалар! Шул тикле вөҗданга кайтырга, күлне пычратуны туктатырга, аны чистартырга чакыралар. Әмма… бу гасырда яшәүче хөкүмәт ул хакта уйласа, Кабан күле күптән кысаларга алынган чип-чиста алмаз халәтендә булыр иде!
Хәзинә турында язылган махсус язмалар, мавыктыргыч, кызыклы китаплар белән хәзер дөнья тулы. Аларны эзләүчеләр дә, аларның төрләрен аерып-аерып аңлатучылар да күп. Мәсәлән, «Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. Г.Гыйльманов хикәяләвендә» китабының икенче томында шундый аңлатма бар. «…Татарлар җиргә күмелеп озак яткан хәзинәгә, шул исәптән акчага да, Дию пәрие ияләнә, дип уйлаганнар. Имеш, Дию пәриләре үзләре дә җирдә күмелеп озак яткан акчалардан яратылалар икән. Хәзинә яткан җирдә Дию пәриләре төрле кыяфәттә күренәләр, ди. «Ал мине, ал мине!» – дип кычкырып та куялар икән әле. Им-том итмичә, ул хәзинәне алырга ярамый. Ырымы түбәндәгечә башкарыла: Дию пәрие күренгән җиргә, төнлә чыгып, көл сибеп куялар, иртә белән көл өстендә нинди хайван эзе барлыгын карарга баралар. Көл өстендә нинди хайван эзе күренсә, бу урында шул ук хайванны корбан итәргә тиешләр. Шуннан соң гына хәзинәне алып була.
Татарлар җиргә күмелгән хәзинә мәче кыяфәтенә кереп йөри, дип уйлаганнар. Мәче-хәзинәне кулга төшерү өчен, «Бисмилла»ны әйтеп, бер тибеп җибәрү дә җитә, имеш».
Күрәзәче Мария апа белән сөйләшкәндә дә, ул моңа охшаш аңлатмалар биргән иде: «Йә кызыл әтәчкә, йә куянга атап күмелгән булса, җирдә ятса, үзеннән-үзе калкып чыгар иде. Йә кызыл әтәчне шунда суйсаң, йә куян үзе күренсә, «җенләнеп» актарылып чыгар иде. Мондый очракта гарипләнеп калырга да була, сукыраерга да мөмкин. Куркыныч ул. Ләкин бу очрак – башка». «…Дингә бирелеп, чистарынып, догалар укысаң, Су Анасының чылтыр-чылтыр су коенганын да ишетергә мөмкин. Кич белән, төнлә». Су Бикәсе: «Туйдым. Алсыннар иде», – ди». «…Әмма белсәләр дә, ала алмыйлар. Мөмкинлекләре юк. Мәсәлән, махсус су төбенә төшүчеләрдән кала, алтын булуын раслаучы су асты приборлары булса һәм алар нәкъ шушы урында дип «чыжлап» күрсәтеп торсалар. …Ләкин бармы соң андый приборлар?»
Ә хәзер шул елда язылган язмам белән танышыгыз. «Кабан күле хәзинәләре» фильмы 2013 елда дөньяга чыкты. Быел Казанга шушы ук темага документаль фильм әзерләүчеләр дә килә дип язылды. Кыскасы, аянычлы тарих битләре язылган гасырда Казан ханлыгы үзенең киләчәк буыннарына үзенең тарихын, мәдәниятен һәм зәркән сәнгатен сыйдырган хәзинә калдырган. Ул шулкадәр якын… буыннар арты буыннар алмашына, ә хәзинәнең чишелеше… шулкадәр ерак!
«Мәктәптә Габдулла Тукайның 1908 елда язылган «Печән базары, яисә Яңа Кисекбаш» әсәрен укыганда да игътибар ителмәде. Ул вакытта бу темага алыначагым башыма да килмәс иде. Дөрес, бер тапкыр мин аңа кагылып үттем. Бу Башкортстанның халык артисты, атаклы җырчы Фидан Гафаров белән үткәрелгән әңгәмә вакытында булды. Минем көтелмәгән «Кабан күле төбендәге байлыкларны тапсагыз, нәрсә эшләтер идегез?» – дигән соравыма: «Яңадан кире ташлар идем. Ул байлык белән нәрсә эшлим?! Кабан күле байлыгы минем өчен байлык түгел. Миңа рухи байлык якынрак», – дип җавап бирде. Уляңа гына тәмамланган концерты тәэсирендә иде…
Узган ел минем кулыма «НЛО: акылга сыймаслык, легендар, һичшиксез» (№9, 1997 ел) газетасы килеп керде. Анда В.Верхорубова һәм Н.Жукованың «Күл төбендәге Казан хәзинәләре» язмасына игътибар иттем. Ул мәкаләдән бер өзек китерәм:
«Казан хәзинәләре турында Голдобин әфәнде (Сергей Иванович Голдобин – Екатеринбург шәһәрендә яшәүче, хәзинәләрне, кыйммәтле металларны һәм башка борынгы әйберләрне эзләү һәм табу буенча белгеч) безгә менә нәрсәләр сөйләде:
– Урыс патшасы Явыз Иван вакытында аның сарай әһелләре – гаскәр башлыклары күп тапкыр башка җирләргә хәрби басып керүләр оештырганнар. Польша, Литва җирләренә һөҗүм иткәннәр. Ләкин дуамал усал патша хөкем итү тарихында Көнчыгышка да поход булган. Бу вакытта аның 100 меңлек гаскәре 50 мең күп милләтле әшәкеләр ярдәмендә Казан ханлыгына һөҗүм иткән һәм аның башкаласын, Казан шәһәрен камап алган. Аның халкы белән булган канлы сугыштан соң шәһәр алынган һәм таланган. Сугышта 20 меңнән артык татар һәлак булган. Ләкин патша ерткычларына казна белән баерга мөмкинлек табылмаган.
Алтын шәһәрнең төп әхрамы – мәчеттә сакланган. Ислам динен тотучылар шәһәрнең зур гаскәр тарафыннан боҗрага алынуын күреп, фаҗига булачагын алдан сизеп, ике зур көймә алганнар. Төн караңгылыгыннан файдаланып, Крепостьтан алтын һәм көмеш кирәк-ярак салынган 6 сумаланган мичкәне алып чыкканнар, мичкәләрне ул вакытта хәзергечә шәһәр эчендә түгел, ә шәһәр читендә булган күл тирәнлегенә ташлаганнар.
Мичкәләрне суга төшергәндә, мәчеттә сигнал-ут янган, һәм күл уртасындагы утраудагы кече әхрамда да ут янган. Болар көймәләрдә утыручылар өчен юнәлеш күрсәткечләре булганнар.
Ләкин… бу кешеләр өчен киләчәк калмаган. Алар барысы да, шәһәрне иртәнге штурм белән алганда, мәчет диварлары янында үтерелгәннәр.
Санаулы казанлыларгына качып котыла алган, алар арасында, талау шаукымы башлангач, шәһәр дивары аша качкан иң яшь дин әһеле дә булган. Бу мәгълүматлар нәкъ аның аркылы безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, шәһәр һәм күлнең планы булган карта-схема да бар дип сөйлиләр.
Ул озын-озак гомер кичергән һәм бу серне бары үләр алдыннан үзенең олы улына сөйләп калдырган.
1968 елда, 1975 елда хәзинәне күтәрергә тырышканнар, ә 1990 елда һәвәскәр аквалангчылар күлне тикшереп карадылар, әмма нәтиҗәләр юк…
Шәһәрдә күптән яшәүчеләр, андагы исәпсез-хисапсыз хәзинәләрне урыслар ала алмый, чөнки ул алтыннарның өстендә изге Ислам кешеләренең каны ята, дип ихлас фараз итәләр. Аларның җаннары әлеге хәзинәне саклый һәм башка диндәгеләр кулына бирмиләр. Мәчетнең алтын һәм көмеш ядкәрләрен Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәсе, бу җирләрнең киләчәктәге патшасы һәм хакиме генә күтәрә алачак…»
Газетаны быел яңадан укып чыккач, әлеге сер турында үземнең танышым, Чаллы шәһәрендә яшәүче данлыклы күрәзәче Мария апа Ивановадан белергә булдым. Мария апа инде күп еллар алдан әйтеп бирү һәм дәвалау белән шөгыльләнә. Күрәзәчәлек сәләте буенча ул күптән икенче Ванганы хәтерләтә.
Газета материалын ул тулысынча тыңлап та тормады, сүзне бүлде һәм әйтте:
– Нәрсә турында сорарга теләвеңне аңладым. Яз. Байлык бар. Бик тирән җирдә. Кеше таба алмый. Балчык астында. Суын бетереп, күлне киптереп, берникадәр вакыт киптергәннән соң, казытсалар гына, килеп чыга. Ала алалар. Монда байлык әллә ничә җирдә.
Аннан соң ул уе белән күл төбе картинасын күрә һәм кулы белән күрсәтә башлады:
– …Бер зур җирне күрсәтә… Дүрт җирдә. Бер җирендә күбрәк. Суын бетермичә булмый. Җирен киптерергә кирәк. Шунсыз булмый. Алмасалар, череп бетә.
…Монда кемдер ташлаган да, алып та киткән. Шул вакыт Казанда яшәп, кем Себергә китә алган, шул. Күл эченә якын куйган. Кем үз теләге белән Себергә киткән, ул кайтып ала алган. Үзенекен алып китә, калган кешеләр кайтып ала алмый. Төнлә-төнлә кайтып эзлиләр, таба алмыйлар. Байлык бик күп. Алтын беләзекләр, алтын балдаклар… Кабат бөтенесе шунда.
– Ләкин… Мария апа, моңа кем алынсын соң? Бары тик нәкъ шушы ысул гына бармы? Ул бу күл өчен бердәнберме? Ни өчен башкача мөмкин түгел?
– Яз. Әгәр алтын-көмеш җир өстендә булса, җанланып чыга ала. Атап күмелсә. Суда булгач, ята да ята. Ләм күмгән. Аның тирәнлеген билгеләү кирәк түгел. Ләкин киптергән очракта күлне полиция белән әйләндереп саклау зарур. Сак бар яктан да булырга тиеш. Краннар белән күтәрәчәкләр.
Казанга кайткач, Рафаэль Әхмәт улы Мостафинның «Кабан күле серләре» дип аталган тарихи-документаль китабын укып чыктым һәм аннан тиз генә кирәкле урынны эзләп таптым:
«Дөрес, 1913 елның 8 июнендә чыккан (№1219) «Вакыт» татар газетасында бастырылган яңалыкны таба алдык. Мәкаләдә ниндидер Америка эшмәкәре (фамилиясе әйтелмәгән) Казан Думасына Кабан күле төбендә эзләнүләр үткәрергә хокук алыр өчен миллион ярым долларлык алтын тәкъдим иткән. Күрәсең, эшмәкәр Казанда булып киткән, чөнки ул табылачак хәзинәләр аның бар чыгымнарын каплар дип исәпләп, әллә Кабанның суын киптерергәме, әллә су биеклеген кинәт кенә түбәнәйтергәме ният иткән. Ул Думаны, күл төбен чистартканнан соң, Кабан һәм Болак буенча суднолар йөреше шартлары яхшырыр, Идел һәм Казансуга чыгу юллары ачылыр, дип кызыксындырырга тырышкан. Әмма Дума мондый килешүгә риза булмаган».
Кабан күле рухының әлеге ысулга ризамы икәнен сорарга онытылганлыгы искә төште һәм Мария апага шалтыраттым.
– Мария апа, Сез аның белән сөйләшә аласызмы? Нәрсә ди ул? Ризамы моның белән?
– Күрәм: аның җаны елый: «Минем өстемә, шулкадәр күләмдәге байлык өстенә пычрак су коярга ярамый. Мине чисталыкта тотыгыз. Мин бит атаклы күл. Кемнең алтынны өскә күтәрәсе килә, шуңа рөхсәт. Казысын да алсын, рәхим итсен. Моңа карап «Кабан күле» исеме юкка чыкмаячак».
– Ә ничек соң, Мария апа, «…мәчетнең алтын һәм көмеш ядкәрләрен Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәсе, бу җирләрнең киләчәктәге патшасы һәм хакиме генә күтәрә алачак?» Мин бу зур күләмдәге акчалар таләп ителүче – күлдән үз халкының тарихын һәм мәдәниятен күтәрү мәсьәләсе белән безнең хөкүмәт кызыксыныр дип тулысынча ышанып бетмим.
– Әйе. Бу хакта беркем дә уйламый. Ләкин бит син үзең язам дип әйттең.
1998 елда аерым бер кәгазьгә: «Казанда Кабан күле буенда Кабан күле хәзинәләре һәм шул ук вакыттагы тарихны сөйләүче кечкенә музей ачылачагын һәм аның ишекләрен ачып керәчәгемне дә күрәм», – дип язганмын.
Яңа нәфис фильм өчен Һиндстаннан махсус сөйләшү белән ясап кайтарылган 2 тонна «алтын» бутофор реквизит 2,5 миллионга сатып алынды, диде фильмны тудыручылар. Исәпләргә яратучылар югалган хан казнасының күләме дә 2 тонна, ә тарихчылар хан казнасының тулы кыйммәтлеге, имеш, 240 миллиард доллар булуын, ә бу үзенә күрә бүгенге Татарстанның 46 еллык бюджетына тиң икәнлеген дә санап чыгарганнар. Фильмны төшереп бетергәннән соң калачак «алтын» реквизитлар яңа музейда урын алачагы турында да сүз бара. Дөреслеккә чыкса, аның урнашу урыны гына башка, ләкин бу артык мөһим дә түгел. Уйлар тормышка аша. Кем аны белми!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Комментарии