- 17.11.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №45 (13 ноябрь)
- Рубрика: Могҗизалы дөнья
Безнең янәшәдә генә дә искитмәле сәләткә ия кешеләр яши. Халык аларга барып, озын-озын чират торып ярдәм сорый. Үзенең могҗиза белән очрашуын башкаларга да тасвирлап күрсәтә. Инде очрашып, тәфсилләбрәк сөйләшә башлагач, бернинди дә могҗиза белән очрашмавын аңлыйсың үзе. Гомуми сүзләр, гомуми киңәшләр… Әйе, сүзем экстрасенслар, күрәзәчеләр турында. Алар бүген бихисап. Һәр авылда, һәр урамда үз күрәзәчесе, дәвачысы бар. Элек совет чорында тыелгангамы, алар сирәк булганнар, һәм үзләре турында әле дә төрле риваятьләр йөри. Безнең якларда да булган андыйлар.
БАРЫШ ӘБИСЕ
Өлкәнрәк кешеләрнең Апас районындагы Барыш әбисе феномены турында ишеткәннәре бардыр. Үземә әлеге легендар әби белән очрашырга насыйп булмады, яшьрәк чакта кирәге чыкмаган, инде журналистика белән бәйле тормышым башлангач, ул үлеп киттеме, картайдымы… Теләгем булса да очрашу барып чыкмады. Әмма анда булган, аннан файда күргән кешеләрне беләм. Шул яктан булган бер дустымның сөйләве хәтеремдә: кибетче ачкычлар бәйләмен югалткан. Бу минем дустымның әнисен үгетләп, шул Барыш әбисенә (мин аның исемен белмим, аны ул чакта да авыл исеме белән генә атыйлар иде) киткәннәр. Җәяүләп берничә чакрым юл үтәсе. Олы кешеләр бит, юлда кайсыдыр авылда таныш кешеләренә туктап чәй эчеп чыкканнар. Барыш әбисенең бәрәңге чүбе утап ятышы икән. Ул болар килеп керүгә сәламнәрен дә алмый, сүгәргә тотынган: «Нәрсә, анда ач кеше кебек, кеше саен хәер эстәп, чәй эчеп йөрисез? Мә, чүп утый торыгыз, хәзер чәй куям!» – дип боерган да, кереп киткән. Чәй кайнагач, чыгып алган. Кибетчегә, ник килгәнен сорап та тормый: «Ачкычларыңны шаяртып кына алганнар, берничә көннән китереп бирерләр, бар кайт, тыныч бул», – дип кайтарып җибәргән. Чынлап та берничә көннән китереп биргәннәр… Ә эш болай: авылда яңгырлы көн булган. Көтү каршыларга чыккан халык кибеткә җыелган. Ә ул чакта авыл кешесе плащ урынына олы кожан киеп йөри иде, аны яңгыр яуганда гына кулына тота. Кибеттә торганда берсе, өстәлдә аунап яткан ачкычларны икенчесенең иләмсез зур кожан кесәсенә шудырган. Яңгыр туктаган, кожан икенче яңгырга кадәр үз кадагына «кунаклаган». Инде тагын яңгыр яугач, хуҗа шалтыраган тавышларны, авырлыкны сизеп, кесәсенә кулын тыккан…
Икенче бер дустым бу әби янына бер генә тапкыр барган, чатнап ярылучы экземалы кулына әйбер тота алмаган хәлдә булган. Озак газапланган. Кайтып бер атна да үтмәстән кулы чистарган.
Бу әбине кыйнаганнар дип тә ишеттем. Ул милициягә җинаятьчеләрне тотарга ярдәм иткән. Бер ел элек югалган мәетне табып биргән. «Язын, яр буенда бүреген табарсыз, үзе шуннан ерак түгел», – дигән. Эздән җинаятьчеләрне дә тапканнар. Туганнары килеп кыйнаган.
Хәзер күрәзәчеләр, дәвачылар күп, дидем. Әмма әле Барыш әбисе кебек, кешенең гозерен сорап та тормый, сөйләп бирә алучы турында ишеткәнем юк.
КҮРӘЗӘЧЕЛӘР ҖИНАЯТЬЧЕ ЭЗЛИ
Казан кызы Даша Максимованың Тирән күл янында вәхшиләрчә үтерелүе бар Татарстанны терәндерде. Бу хакта без дә яздык («Озакка сузылган фаҗига» 2011, №39 (5 октябрь), Дашаның үлеме әле һаман сер артында. Полиция көчсез. Җинаятьчеләрне НТВ телеканалындагы «Битва экстрасенсов» тапшыруы геройлары, иң көчле күрәзәчеләр дә эзләп карады. Тик әлеге шоу-тамашада катнашучылар җинаятьне тикшерү эшенә ачыклык кертә алмады. Әмма аларның бер фаразы мине һаман куркыта. Алар әлеге Тирән күл янында: «Тагын бер кыз баланы Даша кебек үк фаҗигале үлем көтә», – дип өркетте. Әлеге вакыйгадан соң 2 ел үтте, шөкер, әлегә тыныч. Шул ук вакытта җинаятьчеләр дә иректә.
Гомумән, экстрасенсорика җинаятьләрне ачуда ярдәм итә аламы? Мин шушы сорау белән интернетта казына башладым.
Берничә ел элек Мәскәүдәге искә дә алынмый торган йортларның берсендә берничә кеше очраша. Алар – милиция полковнигы, аның коллегасы һәм өч гади кеше – бер ир һәм ике хатын.
Полковник бу өчәүгә ялган акчалар баса торган берничә фотоклише күрсәтә. Ир кеше аларны, кулына алып, игътибарлап өйрәнә-карый башлый.
Хатыннарның берсе фотоклишене кулында әйләндергәли, ә икенчесе аларга хәтта кагылып та карамый. Берничә минут вакыт узуга бу өчәү бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, берсе әйткәнне икенчесе тулыландырып сөйли башлый.
– Яр буен күрәм… Кыш… Кич… төнгә охшаган… Карда ай яктысы чагыла… Буш яр буе… Ярдан өстәрәк, чокырга таба искерәк кенә агач авыл йорты. Аның 4 тәрәзәсе бар, ләкин анда ут янмый.
Кино караган кебек, әлеге өчәү йорттан авыр сумкалар күтәреп чыгып килүче ир һәм хатынны да «күрә». Менә алар елгага бара, юка боз авыр йөкне күтәрә алмый ярыла һәм сумкалар су астына төшеп китәләр…
Тикшерүләр хәлнең нәкъ шулай булуын күрсәтә. Ялган акча ясап, ансат баерга теләүчеләр, нишләптер нәфесләрен артык азындырмый – тагын да ялган акча басып, үзләрен куркыныч астына куярга теләми. Һәм, җитәрлек баскач, төп коралдан котылырга булалар – фотоклишеләрне суга ташлыйлар. Ләкин аларның елгада сайлаган урыны сайрак булып чыга. Җәен суда коенган балалар клишеләрне табып алып, өйләренә алып кайта, ә ата-аналар өйдә күренгән бу яңа «уенчыкларга» игътибар итми калмый. Ләкин эшнең берничек тә очын таба алмаудан гаҗиз булып, тикшерүчеләр әлеге күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итәргә була.
АДРЕСЛАРНЫ БЕЛӘЛӘР
Моннан бер ел элек клишеләрне суга ташлаучылар инде «котылдык» дип, җинаять урыныннан бик еракта рәхәтләнеп яшәп яткан булалар. Полковник кабинетына җыелган экстрасенслар башта алар яшәгән төбәкне – Себерне, аннан инде Иркутск шәһәрен дә атый.
Йорт күрәм, ди хатыннарның берсе. Колонналар белән эшләнгән иске йорт, анда чуен балкон, якында гына ниндидер фабрика, койма-капка, керү урыны…
– Йорт соры һәм пычрак, – дип дәвам итә икенчесе.Баскыч. Җимерелгән тотынгычлар. Икенче кат…
Җинаятьчеләрнең яшәгән урынын һәм аларның төс-кыяфәтен шулкадәр төгәл әйтеп бирә ки күрәзәчеләр, оперативникларга йортны бер кыенлыксыз табасы һәм кирәкле ишек кыңгыравына басасы гына кала. Әмма бу сирәк һәм аңлата алмастай сәләткә ия булучылар ярдәме белән ачылган беренче җинаять булмый…
ПРОКУРОР ҖИНАЯТЬЧЕ
Тагын да бер очрак. Ул Смоленск шәһәрендә теркәлә. Ике хатын-кыз – бухгалтер һәм кассир банкта бик күп акча алган көнне юкка чыгалар. Алар җинаятьчеләр корбаны булганмы, әллә законны үзләре үк бозганмы? Бу хакта тикшерүчеләр берни дә ачыклый алмый. Менә шул чакта инде алар күрәзәче Лариса Д.га мөрәҗәгать итәргә була. Лариса акча белән югалучыларның фотоларын күрүгә икесенең дә үлгән булуын әйтә. Гәүдәләрен эзләү өчен ул Смоленск шәһәренең картасын сорап ала, ләкин анда берни «күрми». Шул чакта инде шәһәр читләре картасыннан эзләү башлана. Озак та үтми, ул югалган хатыннар яткан урынны күрсәтә. «Елга буенда, ярты метр гына тирәнлектә яталар», – ди күрәзәче.
Күрсәтелгән урынга барган тикшерүчеләргә урынны табып, җинаятьне теркәргә генә кала. Дөрес, хатыннар үтерелгән, ләкин кем кылган соң бу җинаятьне? Лариса үтерүченең төс-кыяфәтен, ул йөрткән машинаны төгәл әйтеп бирә. «Ир кеше, властька ия, хокук саклау органнарына мөнәсәбәте бар», – ди ул.
Моннан тыш күрәзәче җинаятьченең үтерелгән хатыннарның берсе белән якын мөнәсәбәттә булуын, акчаларны кулга төшерү өчен аның белән килешү төзүен, соңыннан инде икесен дә харап итүен сурәтләп бирә. Бу алдан уйланылган һәм әзерләнгән җинаять булып чыга. Әгәр күрәзәче Лариса Д.ның ярдәме тимәсә, үтерүче җәзасыз калыр һәм пычрак акчаларның игелеген күреп, типтереп яшәп ятар иде. Җинаятьче кем булып чыккан дисезме? Шәһәрнең прокуроры үзе булган.
ФОТО СОҢРАК «ҮЛӘ»
Лариса Д. гына фотографиягә карап, җинаятьләрне ача, андагы кешенең исәнме-түгелме икәнен әйтеп бирә икән, димәгез. Кемдер моны үлгәч кешенең портреты үзгәрү белән аңлата. Мәсәлән, мәетнең күзләре башка форма ала, иреннәре башкача елмая… Кемдәдер бу үзгәрешләр вафат булгач та барлыкка килә, кемдәдер – вакыт үтү белән. Беркөнне шул ук Ларисага хәрби очучының әтисе мөрәҗәгать итә. Улы югалган икән… Күрәзәче фотографиядәге яшь, чибәр ир-егетне күрә һәм аның исән булуын сизә. Шунда ук кайгыдан үзен кая куярга белмәгән атаны тынычландырырга ашыга. Ләкин: «Улыгыз белән нидер булган, аның бөтен тәне күгәргән һәм яралы, аны юл кисеше тирәсендәге зур булмаган урманда эзләргә кирәк», дип тә өсти.
Милиция һәм очучының туганнары шәһәр читендәге зур булмаган урманга ашыга. Ләкин аларны очучының үле гәүдәсе генә көтә… Лариса әлеге вакыйганы бик авыр кичерә, ата кешегә ялган өмет биргәне өчен үз-үзен гафу итә алмый газаплана.
Ул фотографиягә кабат-кабат карый, ләкин анда сурәтләнүчене тере итеп «күрә». Ягъни, фото «сүнми». Берничә көн күзәтүен дәвам итә ул һәм фотоның әкрен генә сүнүен сизә. Үлеменнән соң 3 көн үтүгә генә фотодагы җан сүнә башлый һәм бары 9 көннән соң гына тулысынча «үлә».
Менә шуннан соң инде күрәзәче үзенең күзәтүен башка вафат булучыларның фотографияләрендә тикшерә башлый. Эш шунда — әгәр кеше үз үлеме белән үлсә, фотосурәт тиз генә сүнә, ә җинаять корбаны булып гомере өзелсә, өченче яки тугызынчы көнне генә… Моның ни өчен шулай булуын беркем дә белми…
ЯРДӘМ БУЛМАДЫ
Бервакыт ТВга минем яныма тиз генә кереп чыгасы иткән дустымның өр-яңа машинасын алып киттеләр. Нинди генә күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итмәдек. Берсе мәшриккә, икенчесе мөшриккә күрсәтте, бар да табыла, күрәм, дип ышандырырга тырышты. Без исә, алар күрсәткән урамнарда, чүплекләрдә казындык… Милицинең дә ваемсызлыгы шаһиты булдык. Кыскасы, машина юк. Хәтта «Братва» да ярдәме тимәде. Ничек тырышып, эзләүгә карамастан, машина эзсез югалды. Шулай булгач, мин күрәзәчеләргә бәйле һәртөрле риваятьләргә ышанмыйм. Үземнең «тотып караганым» булмагач…
Алай да Русиянен киң билгеле психологы В. Леви күрәзәлек итү сәләте һәркемдә бар, дип саный. Аныңча, ул барыбызга да тумыштан бирелгән. Әйтик, барыбыз да бераз гына бии, берникадәр җырлый, рәсем төшерә белгән кебек. Менә шул сәләтләрне дөрес һәм туктаусыз үстерә барганда кешедән җырчы, рәссам һ.б. килеп чыга бит. Күрәзәчелек белән дә хәлләр шулай имеш. Тормыш, яшәеш үзе үк көтелмәгән очраклар белән кайберәүләрнең сиземләү-тоемлау сәләтен арттыра. Кемдер бик нык курка, клиник үлем кичерә, яшен суга, төшендә еш кына оча… Ниндидер серле затлар, ак бабай догалар өйрәтте диючеләр дә бар. Леви сүзләренчә, күпләр исә үзләренең тумыштан килгән күрәзәчелек итү сәләтен аңнарының иң-иң төпкеленә үк яшергән. Ләкин сәләт анда да тик ятмый – ул үзен вакыты белән хуҗасына «эчке тавыш» аша сиздерә, кайчак тынычсызлык, борчу булып күңелгә керә. Ләкин бу тынгысыз заманда кем генә моңа игътибар итеп торсын, ди. Күпләр исә, башкаларның «моның башы киткән», «мәзәк сүзләр сөйли» дип көлүеннән куркып, әлеге «сигналларга» игътибар да итмәскә тырыша. Шулай да искиткеч сәләткә ия булган кешеләр бар арабызда (кызганыч, алар бик аз) һәм алар кешеләргә ярдәм итеп яшәүне бәхет итеп күрә.
АЛДАКЧЫЛАР КҮП
Дөрес, әлеге сәләткә ия дип үзләрен күрсәтеп, көн итүче, акча табучы кәсепчеләр дә җитәрлек бүген. Аларның бу алдау, акча табу ысулы. Күп кыенлыклар, башлыча, психологик проблемалар алдында калган кеше нәкъ менә шундый мошенниклар кулына килеп эләгә дә. Мондый корбаннарны хокук яклаучылар да якларга ашкынып тормый. Чөнки кеше үз теләге белән илтеп бирә акчасын. Алдакчы-күрәзәчегә ышанып, акчасы беткәч, кредитларга батучылар бар. Казанда да әледән әле андый очраклар ачылып тора. Алдакчы экстрасенслар төркеме фаш ителә. Әмма алар тиешле җәзасын ала алмый да кала. Чөнки эшчәнлекләрен җинаять яссылыгына күчереп исбатлау җиңел түгел. Гомумән, күрәзәчегә барма, башыңа бәла алма, дигән гыйбарәне истә тотып яшәргә кирәк. Бездә психологларга мөрәҗәгать итү популярлашып китә алмый. Ә күрәзәче, шул ук психолог инде ул. Тик чын психологлардан аермалы буларак, кешегә проблемасын аңларга, аны үзенә чишәргә булышмый, клиентының йомшак кылларын чиертеп, бүгенге проблемасын кыен итеп күрсәтеп, аңа бәхетле киләчәкне үзе ясап бирергә вәгъдә итә. Бар кеше дә мондый капкынга эләгә алмый, анысы. Ихтыярлары йомшаклар гына корбан була ала.
Интернет материалларыннан файдаланып,
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.Аңлата алмаслык сәләтме,

Комментарии