Быргы чишмәсе

Быргы чишмәсе

Әй гомерләр, кайчандыр бу тау итәгендәге чишмәдән әниләребез, әбиләребез, яшь киленнәр, кызлар, борма, тар, текә сукмаклардан чәчкәле көянтәләр, көмештәй ялтыравыклы чиләкләр белән су ташыганнар.

Аның өске ягыннан, янәшәдән тау башына юл үтә. Биредә колхозыбызның кырлары җәелеп ята. Бу басуларга арыш, бодай, арпа, борчак чәчтеләр. Борчак дигәннән, биредә борчак чәчеп, үстереп, хөкүмәткә дә тапшырып, колхозчыларга да хезмәт көненә өлеш чыкты.

Борчак җирен безнең кебек ачка тилмергән малай-шалайлардан саклар өчен, урталыкка бәләгән ясалып, каравылчы куелды. Каравылда Тукай урамыннан күршебез Сәйфетдин карт куелып, ул үз эшен намуслы башкарды, безне дә кире бормады. Таш үзән ярыннан борчакка менгәндә аның очлы бәләгәнен күрүгә, йөрәкләр леп-леп типкәне үзебезгә ишетелгәндәй була иде.

Нәрсә инде, без ялан аяклы, бөрмәле ыштанлы, аермалы киндер күлмәкле малайлар күпме ашый да, күлмәк түшенә чамалы гына кузак җыя. Ач булгангамы, ул яшел кузакның тәмлелеге! Корсагыбыз карбыздай бүртсә дә тамагыбыз барыбер туймас иде. Кайткач әни-әбиләребезгә дә өлеш чыгарабыз, кузагы да әрәм булмый. Анысы – казларга.

Хәзер инде бу урыннарны карап, сагынып искә алырга гына калды, иген иксәләр дә борчак чәчелми. Басуын да «Урал» кооперативы ерак аралардан килеп чәчә, эре терлек комплексларын да тәртиптә тота.

Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, янәдән дә тау асты чишмәсенә кайтыйк әле. Патша заманында солдат хезмәтендә егермешәр ел булып кайтучылар бу чишмә буендагы болында чишмә суыннан самавыр куеп, казан асып, табын корганнар. Күрше-күлән, урамдашлар, авылдашлар да килгән. Кайткан солдатлар, быргылар кычкыртып, иртәдән кичкә кадәр күңел ачкан. Шуннан соң бу урынны – быргы буе, чишмәне «Быргы чишмәсе» дип атый башлаганнар. Бүген дә юбилейлар, урам бәйрәмнәре шушы болында, чишмә буенда үткәрелә.

Соңгы елларда авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев тырышлыгы белән бу урын һәм бу чишмә заманча итеп төзекләндерелде. Хәтта агачтан кырдырып самавыр да ясап куелды, борыныннан тәүлекләр, айлар, еллар буе көмештәй су агып тора.

Былтыр 21нче октябрь иртәсендә, карлар яуган көнне, бу чишмәнең хәзерге күренешен фотога төшереп кайттык. Алар «Туган авылым зур Кукмара» дип исемләнгән тарихи китапка кертеләчәк.

Минем әлеге чишмә сурәтләнгән картинам да бар. Алгы планда бозавы белән «Чебурашка» атлы сыерым күши. Ул картинам үземнең шәхси күргәзмәмә куелып, уңай бәяләнде, сатып алырга теләүчеләр дә булды. Ләкин бу минем иҗат җимешем, яшьлек истәлегем. Аңа карагач, су, газ, ут кергән өемдәге краннан су алганда, әниләребезнең тау итәгеннән су ташыган вакытлары искә төшә. Үзләре бу көннәрне күргән булсалар, бу тормышыбызга сокланырлар, шөкрана кылырлар иде. Бигрәк тә аскы итәктәге заманча эшләнгән «Быргы чишмәсе»н күрсәләр, исләре китәр иде.

Инде бу урыннарда иген дә игелми, печән дә үсми, яшь гаиләләр салган торак йортлар калкып чыкты. Әмма тау итәгендәге «Быргы чишмәсе» үзенең самавырыннан көннәр, айлар, еллар буе суын агыза, шифа бирә.

«Быргы чишмәсенә» төньяк-көнбатыштагы «Изгеләр чишмәсе»ннән» көмештәй су агып килә. 11 яшьлек чагымда иптәшләрем Наил, Рәүф, Раилләр белән Нүрминкә елгасы көзгедәй бозга каткач, тимераякта шуа торган булдык. 1949нчы елның ноябрендә дә әле кар төшмәгән елга буена бергәләп шуарга киттек. Мәктәптән кайтып дәресләрне хәзерләгәнче, көн кичке якка авышты.

Бездән күрше рус авылы Жилой Рудникка кадәр бер чакрым тирәсе, тимераякта шуа-шуа менеп тә җиттек. Көзгедәй боз әле бик ныгып җитмәгән, артыбыздан сыгылып-сыгылып кала. Хәтта боз астында йөзеп йөргән балыклар да күзгә чалына...

Инде хәйран гына шуа торгач, ноябрьнең кыска көне үтеп, эңгер-меңгер иңде. Гөнаһ шомлыгына, тимераягымның бавы өзелеп, иптәшләремнән аерылып калдым. Ярты юлны үтеп, «Хәләви» турына җитәрәк кемдер казыган бәкегә төшеп китеп, тез башымны, уң аягымны имгәттем. Аңым барда кайтып калыйм дип боздан шуышкан арада янәшәдәге бәкегә суга төшүче апалар күреп алып, өемә кадәр күтәреп алып кайтып куйганнар, Аллаһының рәхмәте яусын үзләренә...

Таң атуга аякларым кызарып, шешеп чыкты. Мәктәпкә дә йөри алмадым. Иптәшләрем көн дә килеп, хәлемне белде, өй эшенә бирелгән дәресемне әзерләргә ярдәм итештеләр.

Көннәр үтә торды, аякларымның шеше кимемәде. Әниемнең, Зөһрә әбиемнең киңәше белән Гайникамал әбекәйдән имләтергә булдылар. Ул ризалашып, көн дә үзе алып килгән эре малның алгы аягының саргаеп беткән аскы сөяген аякларым өстенә куеп, өшкереп, нидер укып шифалап китә торган булды... Ләкин үзгәреш сизелмәде. Аннан авыл мулласы Барый агага мөрәҗәгать итеп, ул кызыл балчыкны кайнар суда изеп, аякларыма сылады, гөбедәй шешле аякларым чәнчеп-чәнчеп алдылар.

Гайникамал түтәй дә көн дә килеп өшкерүен туктатмады. Барый муллабыз янәдән килеп, уттай кызган аякларымны тотып карагач:

– Улым, бу шешеңне кире кайтару безнең кулдан килми, сиңа хастаханәгә бармыйча булмас, – дип китте, рәхмәт аларга, урыннары җәннәттә булсын...

Иртәгесен күршем Лотфулла ага ат җигеп үземне үзәк хастаханәгә алып китте. Мине сугышка кадәр салынган бер катлы агач бинаның дүрт палаталы хирургия бүлегенә салдылар. Палатада алты кеше, кайсы пешкән, күпләре гипста, култыксада йөриләр.

Баш табибәбез зифа буйлы, киң гәүдәле, кылыч борынлы, бик тә таләпчән, кырыс, әмма шәфкатьлелеге йөзенә чыккан Ида Лазеревна иде. Иртәгесен операциягә билгеләделәр. Атна-ун көннән өйгә кайтардылар. Күршебез Лотфулла ага атында атнага бер мәртәбә бәйләтергә йөри торган булдым. Аңа рәхмәтем чиксез...

Дәресләрем артка калды, әмма укытучыларым өйгә килеп, аңлатып, иптәшләремнән калдырмадылар.

Әнием-әбиемнәр үз аякларымда кайтуыма сөенделәр. Шулай да елдан-елга 16нчы февральдә аягым шешеп чыга торган булды. Шешкән аякларымда хастаханә юлын күп таптадым, әмма мәктәптә укуымны дәвам иттем. Миңа Казанга юллама бирделәр. Рентгеннан карагач, аякны кисәргә дигән сүзләрен ишетеп, бик кайгырдым.

Авылга кайткач, Зөһрә әбием төшемә кереп:

– Улым, син «Изгеләр чишмәсе»нә барып аягыңны юу, – диде. Мин аның сүзен тыңлап, чишмә буена килдем. Зәңгәрләнеп шешкән аякларымны боздай салкын чишмәдә юып, кайтыр юлга чыктым. Шуннан соң аягымның шеше күзгә күренеп кимеде, сызлавы да бетте. Әбиемнең хәер догасы үземә кире кайтып, аяклы калдым. Урыны оҗмахта булсын.

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы

Комментарии